Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
“Юнармия” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына кабул итү. 30.04.2021

Бүген мәктәбебез укучыларын “Юнармия” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы узды. Балалар Ватанга тугры булырга, аның геройларын истә тотарга, көчсезләрне сакларга, укуда һәм спортта уңышка омтылырга, патриот булырга һәм Россиянең лаеклы гражданнары булырга ант иттеләр, барысы бергә Юнармия гимнын башкардылар. Яшь армиячеләргә сәламләү сүзе белән “Юнармия” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе штаб начальнигы Братухин Владимир Валерьевич мөрәҗәгать итте, әһәмиятле вакыйга белән котлады.
Сегодня состоялась торжественная церемония приема учащихся нашей школы в ряды Всероссийского детско-юношеского военно-патриотического общественного движения “Юнармия”. Дети поклялись быть верными Родине, помнить ее героев, беречь слабых, стремиться к успеху в учебе и спорте, быть патриотами и достойными гражданами России, все вместе исполнили гимн Юнармии. С приветственным словом к ребятам обратился начальник штаба Зеленодольского местного отделения Всероссийского детско-юношеского военно-патриотического общественного движения “Юнармия” Братухин Владимир Валерьевич. Он поздравил юноармейцев со знаменательным событием.
-
Хәрби-патриотик җыр фестивале. 29.04.2021

Бүген мәктәптә Җиңү көненә багышланган хәрби-патриотик җыр фестивале булып узды. Фестивальдә 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Бөек Ватан сугышы, Ватан, солдатлар турында сәхнәдән бик күп матур җырлар яңгырады. Балалар патриотизм һәм үз Ватаннары өчен горурлык хисләре белән башкардылар. Барлык чыгышлар да эмоциональ иде, фестивальдә катнашучыларның һәм тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады. Фестивальне әзерләүче Назыров И.С. ка рәхмәт!
Сегодня в школе прошел фестиваль военно-патриотической песни, посвященный Дню Победы. В фестивале приняли участие учащиеся 1-9 классов. Много красивых песен прозвучало со сцены о Великой Отечественной войне, о Родине, о солдатах. Дети исполняли песни с чувством патриотизма и гордости за свою Родину. Все выступления были эмоциональными, никого из участников и зрителей фестиваль не оставил равнодушным. Спасибо организатору фестиваля Назырову И. С.!
-
Викторина “Тукай әсәрләрен беләсеңме?” 27.04.2021

Бүген мәктәбебез китапханәчесе Назырова Л.И. укучылар өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Тукай әсәрләрен беләсеңме?” исемле викторина оештырды. Укучылар шигырь-табышмакларга җаваплар таптылар, предметларның кайсы шигырьдән яки әкияттән икәнен билгеләделәр. Чара укучыларның белемнәрен тирәнәйтүдә зур ярдәмлек булып калыр.
Сегодня библиотекарь нашей школы Назырова Л. И. в рамках Года единства родных языков и народов для учащихся организовала викторину“Знаете ли вы произведения Тукая?". Учащиеся находили ответы на стихи-загадки, определяли, из какого стихотворения или сказки сложены предметы. Мероприятие стало большим подспорьем в углублении знаний учащихся.
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 27.04.2021

Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан мәктәбебезнең 1-9 нчы сыныфларында “Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә” темасына сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар Г.Тукай белән бәйләнешле һәм бүгенге көндә аның исеме белән аталган урыннар турында мәгълүмат алдылар.
Сегодня весь татарский народ отмечает 135-летие со дня рождения великого поэта Габдуллы Тукая. В связи с этим в 1-9 классах нашей школы прошли классные часы на тему “Дух поэта в наших сердцах”. Учащиеся получили информацию о местах, связанных с Г. Тукаем и названных его именем.
-
Халыкара Туган телләр һәм халыклар бердәмдеге елы “Тукай әкиятләренә ияреп” әдәби кичә. 26.04.2021

Яз ае белән бөек Тукаебызның туган көне килә. Бүген Олы Яке мәктәбендә Тукайга багышланган әдәби кичә булды. Билгеле, бу чара - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында да бара. Укучыларның чыгышлары театральләштергән күренеш аша тәкъдим ителде. Бу күренешләрдән без шагыйрьнең танылган әсәрләрендәге образлар белән очраштык. Урман сарыгы Шүрәлене дә, адашып йөрүче Кәҗә белән Сарыкны да, эшләргә теләмәүче маэмайны да, Бала белән Күбәләкне дә күрдек. Болар барысы да укучыларның Тукай геройларын белүне, яратуны күрсәтә. Кичәбез хор башкаруында Г.Тукайның гимнга әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Р.Ә. оештырды
С наступлением весны наступает день рождения великого Тукая. Сегодня в Большеякинской школе состоялся литературный вечер, посвященный Тукаю. Конечно, это мероприятие проходит и в рамках Года единства родных языков и народов. Выступления учащихся были представлены через театрализованное представление. С этими образами мы сталкивались в известных произведениях поэта. Мы увидели и Шурале, и блуждающих козу и овцу, и не желающего работать маэмая, и бабочку с ребенком. Все это показывает, что читатели знают и любят героев Тукая. Вечер завершился песней “Туган тел”, ставшей гимном Г. Тукая. Мероприятие организовала учитель татарского языка и литературы Зарипова Р. А.
-
Бөтенроссия өмәсе. 24.04.2021

Ә язын җыештыру бик тә кирәкле гамәл. Олы Яке мәктәбе коллективы һәм укучылар бүген Бөтенроссия өмәсенә кушылды. Урта сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән дамба буен каты көнкүреш калдыкларыннан арындырырга чыгып китсә, түбән сыйныф укучылары мәктәп тирәсен җыештырды. Барыбыз бергә күңелле итеп эшләгәннән соң, тирә-юнебез тагын да матурланып, ямьләнеп калды. Безнең дә кәефләр күтәрелде.
Уборка весной-дело очень нужное. Коллектив и учащиеся Большеякинской школы присоединились сегодня к Всероссийскому субботнику. Учащиеся средних классов вместе с классными руководителями занялись уборкой твердых бытовых отходов, а учащиеся низших классов убирали территорию школы. После того, как мы все вместе весело поработали , все вокруг стало еще красивее. Настроение у нас тоже было приподнятое.
-
Милләтнең сүнмәс йолдызы. 23.04.2021

Кыска гына гомер яшәп, Тукай бик зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Мәктәбебез китапханәчесе Назырова Л.И. аның балалар өчен бастырылган китапларыннан һәм шагыйрь турында истәлекләрдән күргәзмә оештырды. Күргәзмә атна дәвамында эшләячәк.
Прожив короткую жизнь, Тукай оставил огромное наследие, почти половину которого занимает детская литература. Библиотекарь школы Назырова Л. И. организовала выставку его книг для детей и воспоминаний о поэте. Выставка будет работать в течение недели.
-
Тарихи квест-уен. 22.04.2021

Бүген Раифа урта белем бирү мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Үткән көннәр Тере хәтер» республика квесты үтте. Өч команда, җиде кызыклы һәм мавыктыргыч станция үтеп, совет халкы һәм аның героик тормышының төрле чорларына сәяхәт иттеләр. Алдан эшләнгән маршрут буенча квестта катнашучылар тематик биремнәр үтәделәр: сугыш чоры җырларын, герой-шәһәрләрне искә төшерделәр, солдат хаты яздылар. Квест нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм актив катнашучылар лаеклы дипломнар һәм призлар алдылар. Мәктәбебез командасы 100 балл җыеп, 3 нче урын яуладылар. Афәрин, егетләр!
Сегодня в Раифской СОШ прошел республиканский квест «Живая память минувших дней», посвященный 76-летию Победы в Великой Отечественной войне. Три команды, пройдя семь интересных и увлекательных станций, путешествовали в разные эпохи советского народа и его героической жизни. По заранее разработанному маршруту участники квеста выполняли тематические задания: вспоминали песни военных лет, Города-герои, писали солдатские письма. По итогам квеста победители и активные участники получили заслуженные дипломы и призы. Команда нашей школы набрала 100 баллов и заняла 3 место. Молодцы, ребята!
-
Җиребез – туган өебез. 21.04.2021

22 апрель – Халыкара Җир көне – чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Әлеге көн куркыныч экологик катастрофалар турында искә алу, һәр кешенең күңелендәге битарафлылык белән көрәшү көне, һәр кешенең экологик проблемаларны чишүдә үз өлешен кертә алу мөмкинлеге барлыгы турында уйланырга мөмкин көн ул!Шул уңайдан биология укытучысы Гайнетдинова Д.Х. 6-9 нчы сыйныфлар арасында “Җиребез – туган өебез” дигән чара уздырды. Укучылар экологик белемнәрен тикшерделәр, табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, Җирдәге барлык тереклеккә җаваплылык хисләре булдырдылар.
22 апреля – Международный День Земли-праздник чистой воды, земли и воздуха. Этот день-День памяти об опасных экологических катастрофах, день борьбы с равнодушием в душе каждого человека, день, когда каждый человек может внести свой вклад в решение экологических проблем! В связи с этим учитель биологии Гайнутдинова Д. Х. проводит среди 6-9 классов конкурс “Наша Земля – наш родной дом”. Учащиеся проверили свои экологические знания, выработали гуманное отношение к природе, чувство ответственности за все живое на Земле.
-
Язгы өмә. 17.04.2021

Яз - урамнарда, йорт тирәләрендә чисталык һәм тәртип урнаштыру, кыштан соң чүп-чар һәм яфракларны җыештыру вакыты. Бүген мәктәп укучылары сыйныф җитәкчеләре белән бергә экологик өмәгә чыктылар. Балалар көнкүреш чүп-чары, коры үлән, коелган яфраклар җыйдылар.Мондый чараларда катнашу балаларда табигатькә җаваплы һәм сак караш формалаштыра. Уртак хезмәт мәктәп коллективын берләштерә, балаларга күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр бирә.
Весна-пора наведения чистоты и порядка на улицах, в домах, уборки мусора и листвы после зимы. Сегодня школьники вместе с классными руководителями вышли на экологический субботник. Ребята собрали бытовой мусор, сухую траву, опавшие листья.Участие в таких мероприятиях формирует у детей ответственное и бережное отношение к природе. Совместный труд объединяет коллектив школы, дарит детям бодрость духа, хорошее настроение и положительные эмоции.











