Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Котлыйбыз!!! 15.04.2021

Бүген Әйшә авылы мәдәният йортында “Язгы уеннар” үзешчән сәнгать фестивале булып узды. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Фестивальдә мәктәбебез укучылары һәм укытучылары номинацияләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. “Нәфис сүз” номинациясендә Инсаф (6 сыйныф) 1 нче дәрәҗә, “Хореограф номинациясендә биюче кызлар төркеме (4,7 сыйныф) 2 нче дәрәҗә, башлангыч сыйныф укытучысы Илдилә Ренатовна “Вокал”номинациясендә 2 нче дәрәҗә дипломга ия булды. Афәрин, уңышлар телибез!
Сегодня в Айшинском сельском Доме культуры прошел фестиваль художественной самодеятельности “Весенние игры”. В этом году он был посвящен Году единства родных языков и народов. На фестивале учащиеся и учителя нашей школы участвовали в номинациях и были награждены дипломами различных степеней. Инсаф в номинации "Художественное слово “(6 класс) 1-й степени, группа танцовщиц в номинации "Хореограф" (4,7 класс) 2-й степени, учитель начальных классов Ильдиля Ренатовна стала обладателем диплома 2 степени в номинации “Вокал”. Молодцы! Желаем удачи!
-
Безнең хәтер - ул безнең эшләр! 14.04.2021

Бүген 7 нче сыйныф укучылары физик тәрбия укытучысы Назыров И.С. җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлне һәм аның янәшәсендәге территорияне кардан һәм чүп-чардан чистарттылар. Аларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Сегодня учащиеся 7 класса под руководством учителя физической культуры Назырова И. С. очистили от снега и мусора памятник погибшим в Великой Отечественной войне односельчанам и прилегающую к нему территорию. Выражаем им слова благодарности.
-
Галәмгә сәяхәт. 13.04.2021

Бүген башлангыч сыйныф укучылары “Галәмдә мавыктыргыч экскурсия”дә булдылар һәм “планетаның могҗизалы гаиләсе” турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Ә аларның навигаторы – Олы Яке авыл китапханәчесе Закирова А.Ш. Укучылар Җир – тере организмнар белән яшәгән бердәнбер Галәм планетасы икәнлеген белделәр, төрле сорауларга, табышмакларга җаваплар таптылар. Галәм киңлекләренә виртуаль сәяхәт укучыларга бик ошады.
Сегодня учащиеся начальных классов побывали на”Увлекательной экскурсии по Вселенной”и узнали много интересного о” чудесной семье планеты". А их навигатор- заведующая Большеякинской сельской библиотеки Закирова А. Ш. Учащиеся узнали, что Земля – единственная космическая планета, населенная живыми организмами, нашли ответы на самые разные вопросы и загадки. Виртуальное путешествие в космические просторы учащимся очень понравилось.
-
Янгын куркынычсызлыгы. 12.04.2021

Янгын-планетада тереклек өчен бик зур бәла. Янгыннарның күбесе кешеләр гаебе белән килеп чыгуы сер түгел, шулай ук балалар катнашында да күп бәхетсезлек очраклары булып тора. Бу бәхетсезлекләр гади кызыксыну, ут белән саксыз эш итү яки белемсезлек аркасында килеп чыга. Шуларны истә тотып, балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру һәм балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тота белү өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту өчен, 1-9 нчы сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
Пожар-огромное бедствие для всего живого на планете. Не секрет, что большинство пожаров происходит по вине людей, но также и с участием детей. Эти несчастья случаются из-за простого любопытства, неосторожного обращения с огнем или неграмотности. С учетом этого, для формирования у детей осознанного и ответственного отношения к соблюдению правил пожарной безопасности и закрепления у детей знаний и навыков, необходимых для поведения в экстремальных ситуациях, в 1-9 классах были проведены воспитательные часы.
-
Язгы өмәләр башлана. 10.04.2021

Кояш көннән-көн югарырак күтәрелә. Кар астыннан чүп-чар чыга башлый. Димәк, язгы өмәләр башларга вакыт. Көннәр аяз торганда, укучылар мәктәп территориясендәге карларны тараталар.
Солнце поднимается все выше и выше. Из-под снега начинает выходить мусор. Значит, наступила пора начинать весенних субботников. В ясную погоду учащиеся раскидывают снег на территории школы.
-
Гагарин. Галәмдә беренче.
09.04.2021
Бүген мәктәбебез укучылары Олы Яке мәдәният йортында “Гагарин. Галәмдә беренче” фильмын карадылар. Космоска беренче очыш - бөтен кешелек өчен зур вакыйга. Ә безнең ил өчен ул вакытта әле абруй да, элеккеге көндәшләрне җиңеп чыгу да. Фильмны караганнан соң, балаларда бик күп яхшы тәэсирләр һәм аның турында фикерләр калды. Алар очучы булу өчен зур әзерлек кирәклеген һәм Ю.А.Гагаринның биографиясеннән билгесез фактларны белделәр.
Сегодня в Большеякинском доме культуры состоялся показ фильма“Гагарин. Первый в космосе.” Первый полет в космос - большое событие для всего человечества. А для нашей страны тогда еще и престиж, и победа над бывшими соперниками. После просмотра фильма у детей осталось много положительных впечатлений и отзывов о нем. Они узнали об интересных фактах из биографии Ю.А.Гагарина, а также том, что для того, чтобы стать летчиком, нужна большая подготовка .
-
Кошларга оя бүләк иттек. 08.04.2021

Укучылар әтиләре ярдәме белән ясаган сыерчык ояларын мәктәпкә бүләк иттеләр. Бүген аларны мәктәп ишегалдындагы агачларга элделәр. Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды. Кошларга карата битараф булмаган, акциядә актив катнашкан барлык балаларга сыерчыклардан һәм үз исемебездән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Ученики подарили школе скворечники, которые они сделали с помощью родителей. Сегодня домики повесили на деревьях во дворе школы. Теперь птицам остается только выбрать понравившееся гнездо и приступить к созданию семьи. Благодарим всех, кто неравнодушен к птицам, принимал активное участие в акции!
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. “Туган тел – Ватан нигезе” акциясе. 07.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТИСБИ университеты “Туган тел - Ватан нигезе” исеме астында 5 апрельдән 10 апарельгә кадәр белем бирү акциясе үткәрә. Шул уңайдан бүген мәктәбебезнең 8-9 нчы сыйныф укучылары татар телендә диктант язуда катнашты. Әлеге чара татар телендә дөрес язуга кызыксынуны арттыруга, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыруга юнәлдерелгән.
В рамках Года единства родных языков и народов университет ТИСБИ с 5 по 10 апреля проводит образовательную акцию” Родной язык - основа Отечества". В связи с этим сегодня учащиеся 8-9 классов нашей школы приняли участие в написании диктанта на татарском языке. Мероприятие направлено на повышение интереса к правильному письму на татарском языке, расширение круга пользователей литературного татарского языка.
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2021

Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Олы Яке мәктәбе укучылары да Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган флешмобка кушылдылар. Иртәне иртәнге зарядка белән башлап җибәрделәр. Аннары Олы Яке авылы ФАП фельдшеры Шәйхетдинова М.М. “Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк” темасына әңгәмә оештырды.
Здоровье-это самое большое богатство, которое дарит человеку природа. Сегодня Всемирный день здоровья. Этот день отмечается для того, чтобы объяснить учащимся, какова роль здоровья в жизни человека и как его сохранить. К флешмобу, посвященному Всемирному дню здоровья, присоединились учащиеся и нашей школы. Утро началось с утренней зарядки. Далее фельдшер Большеякинского ФАПа Шайхутдинова М. М. Провела беседу на тему: “Будем сильнее вредных привычек”.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены. 07.04.2021

Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Р.Ә. 5 нче сыйныф укучылары белән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрде. Уенның масаты: укучыларда туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренәз карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Укучыларны эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү.
В связи со 135-летием со дня рождения Г. Тукая учитель татарского языка и литературы Зарипова Р. А. провела интеллектуальную игру “Тамчы-шоу” с учащимися 5 класса. Цель игры: воспитание у учащихся чувства уважения, гордости, любви к родному языку, краю, его выдающимся людям. Обучение учащихся поиску, самостоятельной работе.











