Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Кошларга оя ясыйк. 06.04.2021

Яз җитүгә, бар табигать уяна. Канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган якларына кайта башлыйлар. Кошларны сөендереп, Олы Яке мәктәбе укучылары "Кошларга оя ясыйк" конкурс-акциясендә актив катнаштылар. Укучылар әти-әниләре ярдәме белән сыерчык оялары ясап алып килделәр. Һәрбер сыйныфтан иң матур сыерчык оялары сайлап алынды. Әлеге акциядә ярдәм иткән әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез.
С наступлением весны просыпается вся природа. Из теплых краев в родные края начинают возвращаться и наши крылатые друзья. Порадовав птиц, учащиеся Большеякинской школы приняли активное участие в конкурсе-акции" Сделаем птицам кормушки ". Ученики с помощью родителей сделали скворечники. Из каждого класса были отобраны самые красивые работы. Выражаем благодарность родителям, которые поддержали эту акцию.
-
Кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел. 05.04.2021

1961 нче елның 12 нче апрелендә безнең ил гражданы Юрий Алексеевич Гагарин беренче булып космоска күтәрелде. Бу көннән соң 12 нче апрель “Бөтендөнья авиация һәм косманавтика көне” дип игълан ителә. Космосны үзләштерү - кешелек җәмгыяте алдында галәмне өйрәнү өчен чиксез мөмкинлекләр ачты, киләчәккә якты өмет уятты.Шул уңайдан мәктәбебезнең 1-9 нчы сыйныфларында тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар Ю.Гагарин батырлыгының бөтен кешелек дөньясы өчен зур әһәмияткә ия һәм әлеге очышның фән өлкәсендә илебез өчен бик зур казаныш булуын билгеләп үттеләр.
12 апреля 1961 года первым поднялся в космос гражданин нашей страны Юрий Алексеевич Гагарин. После этого 12 апреля был объявлен “Всемирным Днем авиации и космонавтики”. Освоение космоса открыло перед человеческим обществом безграничные возможности для изучения космоса, вселило надежду на светлое будущее. В связи с этим в 1-9 классах школы прошли воспитательные часы. Ученики отметили, что подвиг Ю. Гагарина имеет большое значение для всего человечества и этот полет является большим достижением для нашей страны в области науки.
-
Г.Х.Андерсен әкиятләренә сәяхәт. 03.04.2021

Халыкара балалар һәм яшүсмерләр китабы көнен бәйрәм итү кысаларында Олы Яке авыл китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары белән “Г.Х.Андерсен әкиятләренә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби уен - сәяхәт үткәрелде. Балалар Бөек әкиятченең тормышы һәм иҗаты турында белделәр, аның танылган һәм яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. Соңыннан балалар “әкияти викторина” сорауларына җавап бирделәр.
В рамках празднования Международного дня детской и юношеской книги в Большеякинской сельской библиотеке с учащимися 1-4 классов была проведена литературная игра - путешествие “Путешествие по сказкам Г. Х. Андерсена”. Дети узнали о жизни и творчестве великого сказочника, вспомнили его известные и любимые сказки. Затем ребята ответили на вопросы” Сказочной викторины".
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. “Йолдызлы сәгать” уены. 02.04.2021

Бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча “ Йолдызлы сәгать ” уены үтте. Укучылар бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен сынадылар. Өзекләрдән әкиятләрнең һәм шигырьләрнең исемнәрен таптылар, иллюстрацияләрнең кайсы әсәргә караганлыгын әйттеләр. Уенны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Р.Ә. әзерләде.
Сегодня среди учащихся 5-6 классов прошла игра “ Звездный час ”, посвященная жизни и творчеству Г. Тукая. Учащиеся проверили свои знания о жизни и творчестве великого поэта. По отрывкам и иллюстрациям угадывали названия сказок и стихов. Игру подготовила учитель татарского языка и литературы Зарипова Р. А.
-
Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз. 02.04.2021

Игелеклелек, эстетик хисләр, әйләнә-тирә дөньяга кайгыртучан караш тәрбияләү максатыннан, мәктәбебездә Халыкара кошлар көненә карата “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән балалар рәсеме күргәзмәсе оештырылды.
В целях воспитания доброты, эстетических чувств, бережного отношения к окружающему миру в нашей школе к Международному дню птиц была организована выставка детского рисунка “Птицы-наши крылатые друзья”.
-
Халыкара кошлар көне. 01.04.2021

Планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан 1-9 нчы сыйныф укучылары арасында биология укытучысы Гайнетдинова Д.Х. “Кошларны таны” дип исемләнгән уен-викторина уздырды. Ул балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: “Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә”, “Рәсемнән кошларны тану”. Табышмак, кроссвордларга җавап таптылар.
Наша планета отметила Международный день птиц. В связи с этим среди учащихся 1-9 классов учитель биологии Гайнутдинова Д. Х. провела игру-викторину “Узнай птиц”. Она рассказала детям о птицах, об их охране. Ребята приняли активное участие в конкурсах: “Продолжение пословицы”, “Распознавание птиц по рисунку”. Отгадывали загадки, кроссворды.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Тукай айлыгы. 01.04.2021

Быел апрель ае Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан, Тукай айлыгы дип игълан ителде. Мәктәп күләмендә чаралар планы төзелде.
Апрель этого года объявлен месяцем Тукая в рамках Года единства родных языков и народов в связи со 135-летием со дня рождения великого поэта нашего народа Габдуллы Тукая. Был составлен план мероприятий школьного масштаба.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Шамов укулары.
31.03.2021
2021 нче елның 31 нче мартында Зеленодол муниципаль районының 5 нче гимназиясендә VI Регионара Шамов Укулары үтте. Конференциядә читтән торып катнаштылар. Җиңүчеләр ZOOM аша игълан ителде. Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Таңсылуның эше жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнеп, 1 нче урынга лаек булды (җитәкчесе Зарипова Р.Ә.).
31 марта 2021 года в гимназии № 5 Зеленодольского муниципального района прошли VI межрегиональные Шамовские чтения. Победители были объявлены через ZOOM. Работа ученика 5 класса нашей школы Тансылу была высоко оценена членами жюри и заняла 1 место (руководитель Зарипова Р. А.).
-
4 нче чирек башланды .
30.03.2021
Әле кайчан гына укучылар язгы каникулны өзелеп көткән иделәр. Үтте дә китте ул. Кабат укулар башланды. 2020-2021 нче уку елында бу соңгы чирек. Иң кыскасы да. Алда – уку елын йомгаклау контроль эшләре. Димәк, тагын да яхшырак укырга, тырышырга кирәк. Хәлиткеч чорга керәбез.
Еще недавно ученики с нетерпением ждали наступления весенних каникул. Оглянуться не успели, как они уже закончились, начались учебные занятия. Четвертая четверть- это последняя и самая короткая четверть. Впереди-контрольные работы по подведению итогов учебного года. Значит, надо стараться учиться еще лучше. Вступаем в решающий период.
-
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Габдулла Тукай исемендәге укулар . 29.03.2021

Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге XI Халыкара “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип исемләнгән дистанцион муниципаль тур бәйгесе узды. Укучыларның чыгышларына Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов һәм Газинур Морат бәя бирде. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучысы Инсаф катнашты. Җитәкчесе Зарипова Р.Ә.
В Айшинской средней школе прошел XI Международный конкурс дистанционного муниципального тура имени Габдуллы Тукая “Люби жизнь, Люби народ, люби ...”. Выступления учащихся оценивали члены Союза писателей Татарстана Рифат Салах, Ленар Шейх, Галимзян Гильманов и Газинур Муратов. В конкурсе принял участие ученик 6 класса нашей школы Инсаф. Руководитель Зарипова Р. А.











