Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
“Татарча диктант” акциясендә катнаштык 10.09.2021
10 нчы сентябрь көнне бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант” белем бирү акциясе узды. Алтынчы ел оештырылып килүче әлеге әһәмиятле чарага Олы Яке мәктәбе дә кушылды. Анда мәктәп укучылары, укытучылар, балалар бакчалары педагоглары, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре һәм үзләре теләгән һәркем белемнәрен сынадылар.
Быел диктант язучыларга Гомәр Бәшировның искиткеч матур тексты тәкъдим ителде, барлыгы 223 сүз иде анда. Бераз катлаулырак булуына карамастан, аны күбесе бик теләп һәм яратып язды. Бер айдан исә аның нәтиҗәләре билгеле булачак.
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Ләкин аның иң мөһим миссиясе – татарлыкны саклап калу.
10 сентября по всему миру прошла образовательная акция “Татарча диктант”. К этому знаменательному мероприятию, которое проводится уже шестой год, присоединилась и Большеякинская школа. В нем приняли участие школьники, учителя, педагоги детских садов, работники образования, культуры и все желающие.
В этом году участникам диктанта был представлен замечательный текст Гумера Баширова, всего 223 слова. Несмотря на некоторую сложность, многие писали ее охотно и с любовью. Уже через месяц станут известны его результаты.
Цель акции-обучение безошибочному письму на татарском языке, расширение круга пользователей татарского литературного языка, проверка орфографических и грамматических ошибок. Но его важнейшая миссия-сохранить татарский язык.
-
Мәктәптә янгын сүндерү эвакуациясе үтте. 09.09.2021
Укучыларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан, 10 нчы сентябрь көнне безнең мәктәптә янгын эвакуациясе үтте. Гамәли эвакуациянең башлануын белдереп сигнал бирелде. Укытучылар тарафыннан укучыларны бинадан эвакуацияләү оештырылды, барлык укучылар һәм педагоглар тревога сигналы буенча мәктәп бинасыннан тиз арада чыгып киттеләр. Укытучылар балалар саны турында хәбәр иттеләр. Исемлек буенча барлаганнан соң, бинада беркем дә калмавы ачыкланды, барысы да тиешле норматив вакыт эчендә эвакуацияләнде.
В целях формирования у учащихся навыков соблюдения требований пожарной безопасности 10 сентября в нашей школе прошла учебная пожарная эвакуация. Был дан сигнал о начале практической эвакуации. Учителями была организована эвакуация учащихся из здания, все учащиеся и педагоги по сигналу тревоги оперативно покинули здание школы. Учителя сообщили о количестве детей. После сверки списков выяснилось, что в здании никого не осталось, все были эвакуированы в соответствующий нормативный срок.
-
3 нче сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 03.09.2021
Бүген мәктәптә Беслан фаҗигасенә һәм бөтен дөньяда террорчылар китергән башка фаҗигаләргә багышланган чаралар үткәрелде. Балалар террорчылар тарафыннан кылынган фаҗигале вакыйгалар турында белделәр, Беслан шәһәрендә мәктәпне яулап алу тарихы белән таныштылар, шул куркыныч көннәр турында видеофильмнар һәм роликлар карадылар, бөтен дөньяда террорчылар корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Сегодня в школе были проведены мероприятия, посвященные страшной трагедии в Беслане. Дети узнали о трагических событиях, совершенных террористами, познакомились с историей захвата школы в городе Беслане, посмотрели видеофильмы и ролики об этих страшных днях, почтили минутой молчания память жертв террористов во всем мире.
-
Татарча диктант 02.09.2021
"Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе узачак
10-12 сентябрь көннәрне сәгать 11:00дә «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак.
Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.
Акция ел саен берьюлы РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Яшь, милләт, җенес, дин, һөнәр, гаилә хәле һәм кызыксынулар буенча акциядә катнашу өчен чикләр юк.
Быел акция алтынчы тапкыр уза. Диктант тексты КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары тарафыннан сайлап алына.
Татарстан һәм Башкортостан Республикалары өчен – 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен – 11 сентябрь, чит илләр өчен – 12 сентябрь төп диктант язу көне итеп билгеләнгән.
Диктантны Россия Федерациясе төбәкләре, чит илләр, Татарстан Республикасы оешмалары тарафыннан булдырылган мәйданчыкларга килеп; мөстәкыйль рәвештә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында трансляцияны кушып; һәм, яңалык буларак, http://diktant.tatar/ сайтына кереп, онлайн (клавиатура ярдәмендә) язу мөмкинчелеге булачак.
Татарстанда һәм чит илләрдә акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзекләрне язачаклар. РФ регионнарында яшәүчеләр татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәләховның әсәреннән өзекне язачак.
Татар телендәге диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерә. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.
Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.
Сайтка сылтама: http://diktant.tatar
Социаль челтәрләргә сылтамалар:
https://www.instagram.com/tatarchadiktant
Всемирная акция «Татарча диктант»
10-12 сентября пройдет всемирная образовательная акция по проверке грамотности на татарском языке «Татарча диктант».
В этом году акция будет проходить в течение трех дней. Основной день написания диктанта для участников из Татарстана и Башкортостана — 10 сентября, для участников из субъектов Российской Федерации — 11 сентября, странах зарубежья — 12 сентября.
Трансляция диктанта пройдет на телеканалах ТНВ-Татарстан и ТНВ-Планета. Начало трансляции в 11:00 по московскому времени.
Кроме телевизионной трансляции, диктант можно будет написать на площадках, организованных местными общественными объединениями в регионах Российской Федерации, странах зарубежья и районах Республики Татарстан. Также впервые в этом году диктант можно будет написать посредством ввода текста на клавиатуре на сайте http://diktant.tatar/. Здесь же можно будет автоматически отправить текст на проверку.
Текст диктанта определяется филологами татарского языка Института филологии и межкультурной коммуникации КФУ. В этом году участники из Татарстана и стран зарубежья напишут диктант по двум отрывкам из произведений известного татарского писателя, фольклориста Гумера Баширова. Жители регионов РФ напишут диктант по отрывку из произведения татарского поэта и писателя Ибрахима Салахова.
Диктант по татарскому языку будут проверять филологи, профессора и доктора филологических наук Института филологии и межкультурных коммуникаций КФУ. Результаты диктанта будут опубликованы на официальном сайте diktant.tatar не позднее 30 дней после проведения акции.
Акция направлена на повышение интереса к татарскому языку, развитие навыков правильной речи и правописания на литературном языке, на самопроверку орфографических и грамматических ошибок, на популяризацию филологов и преподавателей родного языка, на воспитание уважения к татарскому языку, его историческим и культурным ценностям.
«Татарча диктант» — ежегодная добровольная и бесплатная акция для всех желающих, которая проходит одновременно в разных городах РФ и мира. Участвовать в акции может любой желающий, независимо от возраста, пола, образования, вероисповедания, профессии, семейного положения и интересов. В этом году акция проходит в шестой раз.
Организаторы акции: Всемирный форум татарской молодежи, Исполнительный комитет Всемирного конгресса татар, Казанский (Приволжский) Федеральный университет, Институт филологии и межкультурной коммуникации, Телерадиокомпания “Новый Век”.
Ссылка на сайт: http://diktant.tatar
Ссылки на социальные сети:
https://www.instagram.com/tatarchadiktant
-
Белем бәйрәме!
01.09.2021
Бүген Олы Яке мәктәбендә “Белем бәйрәме” үтте. Бәйрәмне мәктәп җитәкчесе Гатауллина М.И. ачып җибәрде. Ул узган уку елы дәвамында мәктәп тормышында актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәт хатлары, ГТО нормативларын уңышлы тапшырган укучыларга бүләкләр тапшырды. Укучылар көче белән әзерләнгән монтаж куелды. Быел 1 нче класска 5 укучы килде. Мәктәптә барлыгы 41 укучы белем ала. Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фәйзуллина Ф.Г. укучыларга тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Соңыннан дәрескә чакырып кыңгырау шалтырады.
Сегодня в Большеякинской ООШ прошел “День знаний”. Торжественную линейку открыла руководитель школы Гатауллина М. И. Она вручила благодарственные письма родителям, принимавшим активное участие в жизни школы в течение прошедшего учебного года, а также подарки учащимся, успешно сдавшим нормативы ГТО. В этом году в 1 класс пришли 5 учеников. Всего в школе обучается 41 ученик. С этим знаменательным днем поздравила и Глава Большеякинского сельского поселения Файзуллина Ф. Г. Затем для первоклассников прозвенел первый школьный звонок.
-
Яңа уку елы алдыннан педагогик киңәшмә
31.08.2021
Бүген мәктәбебез укытучылары яңа уку елына бурычлар турында сөйләшергә, шулай ук бер-берсен яңа уку елы башлану белән котларга һәм уңышлы эшләргә рухландырырга җыелдылар. Төп игътибар яңа уку елының максатларына, бурычлар һәм планнарга бирелде.
Сегодня учителя нашей школы собрались, чтобы обсудить задачи на новый учебный год, а также поздравить друг друга с началом нового учебного года и вдохновить на успешную работу. Основное внимание было уделено целям, задачам и планам на новый учебный год.
-
Мәктәп бакчасында язгы эшләр.
26.05.2021
Яз җитү белән, мәктәп яны участогында эш кайный башлый.Укучы балалар җирне эшкәртәләр, түтәлләр ясыйлар. Яшелчәләр, чәчәкләр утырталар. Бүген укучылары һәм укытучылар бик тырышып эшләде. Җәй һәм көз көннәрендә безнең мәктәп бакчасы бик матур булсын иде.
С наступлением весны возобновляется работа на пришкольном участке. .Ребята обрабатывают землю, делают грядки. Сажают овощи, цветы. Сегодня ученики и преподаватели трудились очень усердно. Пусть летом и осенью наш школьный сад будет очень красивым.
-
ГОД РОДНЫХ ЯЗЫКОВ/ КОНКУРС ПО ПРИВЛЕЧЕНИЮ ЖИТЕЛЕЙ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН К ВЫЯВЛЕНИЮ ОШИБОК В НАЗВАНИЯХ И НАДПИСЯХ НА ВЫВЕСКАХ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТАБЛИЧКАХ, ТОПОГРАФИЧЕСКИХ ОБОЗНАЧЕНИЯХ, ДОРОЖНЫХ УКАЗАТЕЛЯХ И НА АНШЛАГАХ ЖИЛЫХ ДОМОВ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ. 25.05.2021
ГОД РОДНЫХ ЯЗЫКОВ/ КОНКУРС ПО ПРИВЛЕЧЕНИЮ ЖИТЕЛЕЙ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН К ВЫЯВЛЕНИЮ ОШИБОК В НАЗВАНИЯХ И НАДПИСЯХ НА ВЫВЕСКАХ, ИНФОРМАЦИОННЫХ ТАБЛИЧКАХ, ТОПОГРАФИЧЕСКИХ ОБОЗНАЧЕНИЯХ, ДОРОЖНЫХ УКАЗАТЕЛЯХ И НА АНШЛАГАХ ЖИЛЫХ ДОМОВ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ
Конкурс проводится с 1 февраля по 1 сентября 2021 года.
Для участия в Конкурсе необходимо:
- установить мобильное приложение ГИС РТ «Народный контроль» на устройство, поддерживающее операционную систему iOS или Android;
авторизоваться в мобильном приложении ГИС РТ «Народный контроль» (или на сайте Государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан в разделе ГИС РТ «Народный контроль»), выбрать категорию «Ошибки в названиях и надписях»;
- направить уведомление (сообщение) с фотоматериалами полной вывески (должно быть видно, какой организации она принадлежит) с ошибками в названиях и надписях на татарском языке на вывесках, информационных табличках, топографических обозначениях, дорожных указателях и аншлагах жилых домов, размещенных на территории Республики Татарстан, с обязательным указанием в публикации точного адреса.
В случае отсутствия возможности подачи гражданами уведомлений (сообщений) через ГИС РТ «Народный контроль» гражданин для участия в конкурсе может подать обращение в письменном виде с указанием ошибок в названиях и надписях на татарском языке на вывесках, информационных табличках, топографических обозначениях, дорожных указателях и аншлагах жилых домов с указанием точного адреса и приложением фотоматериала Модератору Конкурса, в Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук РТ на электронный адрес iyali.anrt@mail.ru или по адресу: 420111, г. Казань, ул. Карла Маркса, д. 12.
По итогам Конкурса определяются 10 (десять) победителей, приславших наибольшее количество фотоматериалов в уведомлениях, размещенных в ГИС РТ «Народный контроль» в категории «Ошибки в названиях и надписях», или письменных обращениях, поступивших в адрес Модератора, с подтвержденными ошибками в названиях и надписях на татарском языке на вывесках и информационных табличках, которые будут награждены электронными и/или печатными дипломами «Победитель конкурса» и ценными подарками.
Церемония награждения победителей Конкурса будет проводиться в IV квартале 2021 года. -
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. “Сабантуй – халкыбызның милли бәйрәме” сыйныф сәгате.
24.05.2021
Бүген Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәптә сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар милли бәйрәм – Сабантуй турында мәгълүмат алдылар.Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе - мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән. Сегодня в рамках Года родных языков и единства народов в школе прошел классный час " Сабантуй-национальный праздник нашего народа.”
Учащиеся получили информацию о национальном празднике – Сабантуй.Праздник Сабантуй-это праздник труда, в котором сочетаются традиции, обычаи, песни и танцы нашего народа.В старину Сабантуй считался большим событием, и подготовка к его празднованию шла долго. Всю зиму женщины готовили подарки к празднику, шили, вышивали. С наступлением весны мальчики собирали яйца, а девочки готовили полотенца. Самым дорогим подарком считалось вышитое национальными узорами полотенце. Сбор полотенец обычно сопровождался песнями, танцами, развлечениями. Подарки вешались на шест, а иногда парни обвязывали их вокруг себя. Аксакалы, являвшиеся своего рода Сабантуйными советами, следили за порядком во время соревнований и назначали членов жюри для награждения победителей. Кульминация праздника-Майдан. Здесь проводились соревнования по бегу, прыжкам, национальной борьбе, конным скачкам.
-
Соңгы кыңгырау!
22.05.2021
Бүген барлык мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлый. Иртән коеп яуган яңгыр бөтен тирәлекне сафландырса, бәйрәм башланыр алдыннан елмаеп кояш чыкты.Бу уку елында мәктәпне бер укучы тәмамлый. Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлап, Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Габделбариевна, мәктәп директоры Мәдинә Исмәгыйлевна, әти-әниләр, укытучылар хәерле юл теләделәр. Ә 1-8 нче сыйныф укучылары үзләрнең матур теләкләрен җыр-бию аша җиткерделәр, киләчәктә ышанычлы алмаш булырга сүз бирделәр.
Сегодня во всех школах звучит последний звонок для выпускников. И если утром проливной дождь освежил все вокруг, то перед началом праздника с улыбкой взошло солнце.В этом учебном году школу заканчивает один ученик. Поздравляя с праздником Последнего звонка, глава Большеякинского сельского поселения Фирая Габдулбариевна, директор школы Мадина Исмагиловна, родители, учителя пожелали всем доброго пути. А учащиеся 1-8 классов выразили свои добрые пожелания через песни и танцы, пообещав в будущем стать надежной заменой.