Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
| E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 40обучающихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
“Психологик иминлеккә адымнар” атнасы.
14.02.2022
14 нче февральдән 19 нчы февральгә кадәр Олы Яке мәктәбендә “Психологик иминлеккә адымнар” дигән психология атналыгы башланды. Шушы уңайдан бүген 1-9 нчы сыйныфларда “Эмоцияләр белән ничек дуслашырга?”, “Елмайсаң – син чибәр”, “Яхшылык дөньяны коткарыр”, “Үзең белән идарә итү сәнгате”, “Без – илнең сәламәт киләчәге” темасына сыйныф сәгатьләре үтте.
С 14 по 19 февраля в Большеякинской ООШ стартовала Неделя психологии “Шаги к психологической безопасности”. В связи с этим сегодня в 1-9 классах прошли классные часы “Как подружиться с эмоциями?”, “Улыбнись – ты красавица”, “Добро спасет мир”, “Искусство управлять собой”, "Мы – здоровое будущее страны".
-
Батырлык дәресе. 14.02.2022

Бүген Олы Яке мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган гомуммәктәп батырлык дәресе үткәрелде.Батырлык дәресендә укучылар Әфган сугышы тарихы белән таныштылар, сугышның башлану сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, совет гаскәрләренең югалтулары, әлеге сугышта катнашкан һәм һәлак булган якташларыбыз турында белделәр. Бөтен һәлак булган солдатларны һәм офицерларны бер минут тынлык белән искә алдылар, документаль видеоматериаллар карадылар.
Сегодня в Большеякинской средней школе прошел общешкольный урок мужества, посвященный Дню вывода советских войск из Афганистана. На уроке мужества учащиеся познакомились с историей Афганской войны, узнали о причинах начала и продолжительности войны, о потерях советских войск, о наших земляках, принимавших участие и погибших в этой войне. Всех погибших солдат и офицеров почтили минутой молчания.
-
“Россия чаңгы юллары – 2022” безнең мәктәптә. 12.02.2022

“Россия чаңгы юллары” – һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнаша торган массакүләм Бөтенроссия чаңгы ярышы. Ул 1982 нче елдан бирле үткәрелә. Ярышларның максаты-өлкәннәрне дә, яшьләрне дә чаңгы спорты белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Безнең мәктәптә дә “Россия чаңгы юллары” акциясеузды: укучылар һәм укытучылар ярышларда катнашты. Өлкән яшь төркеме спортчылары 2 км, кечкенәләр 1 км дистанцияне уздылар.
” Лыжня России " – массовая Всероссийская лыжная гонка, в которой принимают участие как любители, так и профессионалы. Проводится с 1982 года. Цель соревнований-привлечение как взрослых, так и молодежи к регулярным занятиям лыжным спортом. В нашей школе также прошла акция “Лыжня России”: ученики и учителя приняли участие в соревнованиях. Спортсмены старшей возрастной группы-2 км, младшей-1 км.
-
Чаңгы шуу – шәп спорт төре. 10.02.2022

Кышның матурлыгына сокланып, саф һавада рәхәтләнеп чаңгы-чана шууга ни җитә! Табигать ял да иттерә, саулыкка да баета. Чаңгы сәламәтлек өчен бик файдалы. Мәктәбебезнең спорт сөюче, актив тормыш рәвеше алып баручы укучылары һәр көнне физкультура дәресләрендә, дәресләрдән соң спорт секцияләрендә чаңгыга басалар. Чиста, саф һавада чаңгы юлыннан кояш нурында җемелдәгән ап-ап карга карап җилдерү аларның үзләренә дә бик ошый. Укучыларыбыз “Сәламәт тәндә – сәламәт рух”, дигән девиз белән яшиләр.
Как же приятно кататься на лыжах, любуясь красотой зимы и наслаждаясь свежим воздухом! Природа дает и отдых, и здоровье. Лыжи очень полезны для здоровья. Учащиеся нашей школы, любящие спорт, ведущие активный образ жизни, ежедневно встают на лыжи на уроках физкультуры, после уроков-в спортивных секциях. И им самим очень нравится, когда на свежем воздухе с лыжни можно понаблюдать за сияющим на солнце снегом. Наши ученики живут под девизом” В здоровом теле – здоровый дух".
-
Рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе.
09.02.2022
Бүген, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханының мәҗбүри өлеше - рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе үттеләр. Укучылар тугыз ел эчендә алган белемнәрен сынадылар. Аны уңышлы тапшыручылар калган имтиханнарга рөхсәт ала. Уңышсызлыкка очраган очракта, яңадан тапшыра алалар.
Сегодня учащиеся 9 - х классов нашей школы прошли итоговое собеседование по русскому языку-обязательной части основного государственного экзамена. Учащиеся проверили знания, полученные за девять лет. Успешно сдавшие экзамен получат допуск к остальным экзаменам.
-
8 февраль–Яшь герой–антифашистларны искә алу көне.
08.02.2022
Бу көн Бөек Ватан сугышы елларында әти-әниләре, абыйлары һәм сеңелләре кебек батырлык күрсәткән яшь малайлар һәм кызлар истәлегенә багышлана. Шушы уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары өчен Олы Яке авыл китапханәчесе Закирова Ә.Ш. чара уздырды. Ул герой-пионерлар, сугыш кырына куркусыз һәм горур атлаган малайларның һәм кызларның батырлыклары, Бөек Ватан сугышы елларында яшь антифашистларның илбасарларга каршы көрәшүе турында сөйләде. Укучылар буыннар хәтерендә мәңге калачак герой-пионерларның исемнәрен белделәр.
Этот день посвящен памяти юношей и девушек, которые проявили такой же героизм, как их родители, братья и сестры в годы Великой Отечественной войны. В связи с этим мероприятие для учащихся начальных классов провела библиотекарь Большеякинской сельской библиотеки Закирова А.Ш.. Она рассказала о героях-пионерах, о подвигах мальчишек и девчонок, бесстрашно и гордо шагавших на поле боя, о борьбе юных антифашистов с захватчиками в годы Великой Отечественной войны. Учащиеся узнали имена пионеров-героев, которые навсегда останутся в памяти поколений.
-
“Куркынычсыз интернет” мәгълүмати сәгать 07.02.2022

Бүген Олы Яке авыл китапханәсендә “Интернет куркынычсызлыгы” темасына башлангыч сыйныф укучылары өчен “Балаларга – куркынычсыз Интернет” дип исемләнгән информацион сәгать уздырылды.Билгеле булганча, Интернет зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә төп ярдәмче. Алар биредә үзләренә кирәкле мәгълүматны таба ала. Ләкин аның тискәре яклары да юк түгел. Интернет челтәрендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә? Укучылар әлеге сорауга “Куркынычсыз Интернет“ дип аталган презентация карап үткәннән соң җавап таба алдылар. Презентация барышында Интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштылар, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук зыян китерүче программалар, азартлы уеннар, аларның зыяны турында белделәр.
Сегодня в Большеякинской сельской библиотеке состоялся информационный час “Детям – безопасный Интернет"для учащихся начальных классов на тему “ Безопасность Интернета “.Как известно, Интернет является главным помощником не только для взрослых, но и для детей. Здесь они могут найти нужную им информацию. Но у него есть и свои минусы. Как обеспечить безопасность в сети Интернет? На этот вопрос школьники смогли ответить после просмотра презентации “Безопасный Интернет“. В ходе презентации ознакомились с полезными и вредными аспектами интернета, поделились своим мнением. Также ребята узнали о вредоносных программах, азартных играх, их вреде.
-
“Иҗади кул эшләнмәсе”түгәрәге отчеты. 02.02.2022

“Иҗади кул эшләнмәсе” түгәрәгенең чираттагы эш күргәзмәсе куелды. Укучылар фоамираннан кар болытлары һәм кар бөртекләре ясадылар.
Была представлена очередная выставка работ кружка” Творческие поделки". Ученики сделали из фоамирана облака и снежинки.
-
Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы.
01.02.2022
Февраль ае – традиция буенча Ватанны саклаучылар көненә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, сугыш һәм тыл ветераннарына, инвалидларга шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында чаралар планы төзелә. Яшь герой-антифашист көненә багышланган чаралар, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган Хәтер дәресләре, Батырлык дәресләре, укучылар конференцияләре, шашка уены турниры, стройда җыр смотры уздырыла.
-
Холокост корбаннарын искә алу. 28.01.2022

27 нче гыйнварда Икенче бөтендөнья сугышы тарихында истәлекле һәм фаҗигале дата билгеләп үтелә. Бу - Холокост корбаннарын искә алу көне.Бүген Олы Яке мәктәбендә Освенцим лагеренда коточкыч үлемгә дучар булган халыкны искә алу максатыннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга бу фаҗиганең тарихын сөйләделәр, презентацияләр күрсәттеләр, “расизм” темасына әңгәмә үткәрделәр.
27 января отмечается памятная и трагическая дата в истории Второй мировой войны. Это День памяти жертв Холокоста. Сегодня в Большеякинской школе прошел классный час, посвященный памяти людей, погибших в лагере Освенцим. Классные руководители рассказали школьникам историю этой трагедии, показали презентации, провели беседу на тему “Расизм”.











