Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Муса Җәлил истәлегенә” китап күргәзмәсе.
16.02.2022
Бүген мәктәбебез китапханәсендә шагыйрь, көрәшче Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан “Муса Җәлил истәлегенә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга күзәтү үткәрелде.
Сегодня в библиотеке нашей школы в честь 116-летия со дня рождения поэта, борца Мусы Джалиля была организована книжная выставка “В память о Мусе Джалиле”.
-
Әлифба бәйрәме 16.02.2022
Бүген мәктәбебездә бик күңелле “Әлифба бәйрәме” узды. Әлифба бәйрәме - укучылар өчен дә, укытучылары өчен дә һәм инде укырга, язарга өйрәнгән укучыларның әти-әниләре өчен дә зур тантана булып тора. Әлифба белән беррәттән укучыларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр. Шушындый күркәм сыйфатларга ия булу өчен, 1 нче сыйныф укытучысы Фәйзуллина Тәскирә Илдус кызының да тырышлыгы зур. Алдагы көннәрдә дә укучыларыбыз зиһенле һәм тырыш, сау-сәламәт булсыннар, дигән теләктә калабыз!
Сегодня в нашей школе прошел веселый “Праздник алфавита”. Праздник азбуки-это торжество и для учащихся, и для учителей, и для родителей тех, кто уже научился читать и писать. Наряду с азбукой все учащиеся научились читать, писать, красиво говорить, быть вежливыми, уважать старших и младших, дружить с коллективом, быть отзывчивыми. Для того, чтобы обладать такими качествами, учительница 1 класса Файзуллина Таскира Ильдусовна прилагает большие усилия. Желаем, чтобы и в последующие дни наши ученики были трудолюбивыми и здоровыми!
-
Муса Җәлил – каһарман шагыйрь 15.02.2022
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. Бүген безнең мәктәбебездә аның иҗатына, тормышына багышланган чаралар үтте. Укучылар шагыйрь турында “Муса Җәлил” фильмын карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Имя Героя Советского Союза, лауреата Ленинской премии Мусы Джалиля известно всей планете. Сегодня в нашей школе прошли мероприятия, посвященные его творчеству, жизни. Учащиеся посмотрели фильм о поэте “Муса Джалиль”, ответили на вопросы викторины.
-
Илһам Шакировны искә алып. 15.02.2022
Милләтебезне бөтен дөньяга таныткан халкыбызның моңлы сандугачы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне уңаеннан балалар җырчының тормыш юлы белән таныштылар, иҗатын тасвирлаган викторина сорауларына җавап бирделәр, җырларын тыңладылар.
В честь Дня рождения прославившего нашу нацию на весь мир народного артиста Татарстана и России, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Ильхама Шакирова дети познакомились с жизненным путем певца, ответили на вопросы викторины о его творчестве, послушали его песни.
-
“Психологик иминлеккә адымнар” атнасы.
14.02.2022
14 нче февральдән 19 нчы февральгә кадәр Олы Яке мәктәбендә “Психологик иминлеккә адымнар” дигән психология атналыгы башланды. Шушы уңайдан бүген 1-9 нчы сыйныфларда “Эмоцияләр белән ничек дуслашырга?”, “Елмайсаң – син чибәр”, “Яхшылык дөньяны коткарыр”, “Үзең белән идарә итү сәнгате”, “Без – илнең сәламәт киләчәге” темасына сыйныф сәгатьләре үтте.
С 14 по 19 февраля в Большеякинской ООШ стартовала Неделя психологии “Шаги к психологической безопасности”. В связи с этим сегодня в 1-9 классах прошли классные часы “Как подружиться с эмоциями?”, “Улыбнись – ты красавица”, “Добро спасет мир”, “Искусство управлять собой”, "Мы – здоровое будущее страны".
-
Батырлык дәресе. 14.02.2022
Бүген Олы Яке мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган гомуммәктәп батырлык дәресе үткәрелде.Батырлык дәресендә укучылар Әфган сугышы тарихы белән таныштылар, сугышның башлану сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, совет гаскәрләренең югалтулары, әлеге сугышта катнашкан һәм һәлак булган якташларыбыз турында белделәр. Бөтен һәлак булган солдатларны һәм офицерларны бер минут тынлык белән искә алдылар, документаль видеоматериаллар карадылар.
Сегодня в Большеякинской средней школе прошел общешкольный урок мужества, посвященный Дню вывода советских войск из Афганистана. На уроке мужества учащиеся познакомились с историей Афганской войны, узнали о причинах начала и продолжительности войны, о потерях советских войск, о наших земляках, принимавших участие и погибших в этой войне. Всех погибших солдат и офицеров почтили минутой молчания.
-
“Россия чаңгы юллары – 2022” безнең мәктәптә. 12.02.2022
“Россия чаңгы юллары” – һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнаша торган массакүләм Бөтенроссия чаңгы ярышы. Ул 1982 нче елдан бирле үткәрелә. Ярышларның максаты-өлкәннәрне дә, яшьләрне дә чаңгы спорты белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Безнең мәктәптә дә “Россия чаңгы юллары” акциясеузды: укучылар һәм укытучылар ярышларда катнашты. Өлкән яшь төркеме спортчылары 2 км, кечкенәләр 1 км дистанцияне уздылар.
” Лыжня России " – массовая Всероссийская лыжная гонка, в которой принимают участие как любители, так и профессионалы. Проводится с 1982 года. Цель соревнований-привлечение как взрослых, так и молодежи к регулярным занятиям лыжным спортом. В нашей школе также прошла акция “Лыжня России”: ученики и учителя приняли участие в соревнованиях. Спортсмены старшей возрастной группы-2 км, младшей-1 км.
-
Чаңгы шуу – шәп спорт төре. 10.02.2022
Кышның матурлыгына сокланып, саф һавада рәхәтләнеп чаңгы-чана шууга ни җитә! Табигать ял да иттерә, саулыкка да баета. Чаңгы сәламәтлек өчен бик файдалы. Мәктәбебезнең спорт сөюче, актив тормыш рәвеше алып баручы укучылары һәр көнне физкультура дәресләрендә, дәресләрдән соң спорт секцияләрендә чаңгыга басалар. Чиста, саф һавада чаңгы юлыннан кояш нурында җемелдәгән ап-ап карга карап җилдерү аларның үзләренә дә бик ошый. Укучыларыбыз “Сәламәт тәндә – сәламәт рух”, дигән девиз белән яшиләр.
Как же приятно кататься на лыжах, любуясь красотой зимы и наслаждаясь свежим воздухом! Природа дает и отдых, и здоровье. Лыжи очень полезны для здоровья. Учащиеся нашей школы, любящие спорт, ведущие активный образ жизни, ежедневно встают на лыжи на уроках физкультуры, после уроков-в спортивных секциях. И им самим очень нравится, когда на свежем воздухе с лыжни можно понаблюдать за сияющим на солнце снегом. Наши ученики живут под девизом” В здоровом теле – здоровый дух".
-
Рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе.
09.02.2022
Бүген, мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханының мәҗбүри өлеше - рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе үттеләр. Укучылар тугыз ел эчендә алган белемнәрен сынадылар. Аны уңышлы тапшыручылар калган имтиханнарга рөхсәт ала. Уңышсызлыкка очраган очракта, яңадан тапшыра алалар.
Сегодня учащиеся 9 - х классов нашей школы прошли итоговое собеседование по русскому языку-обязательной части основного государственного экзамена. Учащиеся проверили знания, полученные за девять лет. Успешно сдавшие экзамен получат допуск к остальным экзаменам.
-
8 февраль–Яшь герой–антифашистларны искә алу көне.
08.02.2022
Бу көн Бөек Ватан сугышы елларында әти-әниләре, абыйлары һәм сеңелләре кебек батырлык күрсәткән яшь малайлар һәм кызлар истәлегенә багышлана. Шушы уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары өчен Олы Яке авыл китапханәчесе Закирова Ә.Ш. чара уздырды. Ул герой-пионерлар, сугыш кырына куркусыз һәм горур атлаган малайларның һәм кызларның батырлыклары, Бөек Ватан сугышы елларында яшь антифашистларның илбасарларга каршы көрәшүе турында сөйләде. Укучылар буыннар хәтерендә мәңге калачак герой-пионерларның исемнәрен белделәр.
Этот день посвящен памяти юношей и девушек, которые проявили такой же героизм, как их родители, братья и сестры в годы Великой Отечественной войны. В связи с этим мероприятие для учащихся начальных классов провела библиотекарь Большеякинской сельской библиотеки Закирова А.Ш.. Она рассказала о героях-пионерах, о подвигах мальчишек и девчонок, бесстрашно и гордо шагавших на поле боя, о борьбе юных антифашистов с захватчиками в годы Великой Отечественной войны. Учащиеся узнали имена пионеров-героев, которые навсегда останутся в памяти поколений.