Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Укытучым – иң кадерле кешем. 02.10.2021
Якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә татар һәм рус телләрендә язган иншалар күргәзмәсе куелды. Укучылар мөгаллимнәренә карата булган ихтирам һәм ихлас рәхмәт хисләрен җиткергәннәр.
В связи с приближающимся Днем учителя в нашей школе была организована выставка сочинений на татарском и русском языках. Учащиеся в своих работах выразили свое уважение и искреннюю благодарность учителям.
-
Өлкәннәр көне белән!
01.10.2021
Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз. Традиция буенча Олы Яке мәктәбендә эшләп лаеклы ялга киткән өлкән яшьтәге укытучыларны, хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладык. Кадерле өлкәннәребез! Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз тарафыннан мәхәббәт һәм игътибар телибез!
Время не стоит на месте. Всё быстрее ритм нашей жизни, всё больше с годами волнений, неотложных дел… Но забота о пожилых людях – то, о чём нельзя забывать ни на минуту. По всей стране 1 октября отмечается День пожилых людей.. По традиции в Большеякинской школе поздравили пожилых учителей и работников, ушедших на заслуженный отдых. Дорогие наши пожилые! Желаем вам здоровья, бодрости духа, долгих лет счастливой жизни, любви и внимания со стороны родных и близких.
-
Балалар китаплары күргәзмәсе . 23.09.2021
Китаплар укып без тормышны өйрәнәбез, чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютор да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз. Китап геройларыннан үрнәк алабыз һәм кайберләренә охшамаска тырышабыз. Менә шушы максат белән бүген башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Алар балалар язучылары һәм аларның китапларыннан торган күргәзмә белән таныштылар.
Читая книги, мы изучаем жизнь, потому что в них накоплено много сокровищ мудрости. Он не может обменять сокровище ни на компьютер, ни на телевизор. Читая книгу, мы учимся, думаем. Мы берем пример с героев книги и стараемся не быть похожими на некоторых из них. С этой целью сегодня учащиеся начальных классов побывали в гостях в сельской библиотеке. Они ознакомились с выставкой детских писателей и их книг
-
Юл кагыйдәләре буенча интерактив викторина. 23.09.2021
Бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында юлда йөрү кагыйдәләре буенча интерактив викторина булды. “Банни” һәм “Бүреләр” командалары көч сынашты. Укучылар юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Нәтиҗәдә, “Банни” командасы 7:5 исәбе белән җиңде.
Сегодня в нашей школе состоялась интерактивная викторина по правилам дорожного движения среди учащихся 5-6 классов. Соревновались команды” Банни “и ”Волки". Учащиеся закрепили знания о правилах дорожного движения, дорожных знаках. В итоге команда "Банни" победила со счетом 7:5.
-
Укучының мәдәни көндәлеге. 22.09.2021
Бүген 1 нче сыйныф укучылары тәүге тапкыр Олы Яке авыл китапханәсе белән таныштылар. Китапханәче Әлфинур апалары аларга кызыклы сораулар, төрле биремнәр бирде. Укучылар кызыксынучанлык, активлык һәм зирәклек күрсәттеләр, кызыклы биремнәр үтәделәр, китаптан файдалану кагыйдәләрен тыңладылар. Соңыннан китапханәче "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырды, анда балалар республикабызның мәдәни мирасы белән таныша, шулай ук мәдәни чараларда катнаша алачак.
Сегодня учащиеся 1 класса впервые ознакомились с Большеякинской сельской библиотекой.. Учащиеся проявили любознательность, активность и смекалку, выполнили интересные задания, послушали правила пользования книгой. Затем библиотекарь Закирова А.Ш. вручила "Культурный дневник школьника", где дети смогут познакомиться с культурным наследием республики, а также принять участие в культурных мероприятиях.
-
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы. 21.09.2021
Бүгеннән республикада, шул исәптән Олы Яке мәктәбендә, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы башланды. Ул 25 сентябрьгә кадәр дәвам итә.Атналыкның максаты - җәяүлеләр, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә җитәкчеләр, укытучылар составы һәм анда хезмәт күрсәтүче эшче персонал белән инструктажлар, "Куркынычсызлык дәресләре" үткәрелә.
С сегодняшнего дня в республике, в том числе и в Большеякинской школе, началась Неделя “Безопасности дорожного движения”. Она продлится до 25 сентября.Цель Недели-пропаганда безопасных правил дорожного движения среди пешеходов, особенно детей, привлечение к этому широкой общественности. В связи с этим в школах проводятся инструктажи, "уроки безопасности" с руководящим, преподавательским составом и обслуживающим его рабочим персоналом.
-
Юлларда сак булыйк! 20.09.2021
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы уңаеннан сыйныф җитәкчеләре класс сәгатьләре үткәрде. Әлеге чараның төп максаты – юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмын кисәтү һәм белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыра төшү. Юл хәрәкәтендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен беренче чиратта үзеңне юлда дөрес тотарга кирәклеген, өс киемнәрендә һәм сумкаларда яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиешлеген, юл билгеләрен искә төшерделәр, видеороликлар карадылар.
В честь недели "Безопасность дорожного движения" классные руководители провели классные часы. Основная цель мероприятия – профилактика детского травматизма в дорожно-транспортных происшествиях и повышение безопасности дорожного движения вблизи образовательных учреждений. Для обеспечения безопасности дорожного движения, в первую очередь, необходимо правильно вести себя на дороге, на верхней одежде и сумках должны быть светоотражающие элементы. Учащиеся вспомнили дорожные знаки, смотрели видеоролики.
-
Милләтләр кроссы – 2021. 18.09.2021
Бүген Яшел Үзәндә һәр елдагыча “Милләтләр кроссы” гөрләп узды. Массакүләм йөгерештә Назыйров И.С. җитәкчелегендә мәктәбебез укучылары да катнашты. Раяз (2 кл.) - 4 нче, Әдилә (5 кл.) - 2 нче, Фәнис (6 кл.) - 2 нче, Инсаф (7 кл.) - 6 нчы, Инсаф (8кл.) 7 нче булып килделәр. Укучыларга уңышлар телибез!
Сегодня в Зеленодольске прошел ежегодный “Кросс наций”. В массовом забеге под руководством Назырова И. С. приняли участие и учащиеся нашей школы. Раяз(2 кл.) занял 4-е место, Аделя (5 кл.)- 2-е, Фанис(6 кл.)- 2-е, Инсаф (7 кл.)- 6-е, Инсаф (8кл.)- 7-е место. Желаем учащимся дальнейших успехов!
-
Мәктәптә спорт секциясе эшли башлады. 16.09.2021
Спорт организмның эшен яхшыртып кына калмый, стрессны төшерү өчен менә дигән чара да. Укучыларны физик культура һәм спортка тарту-сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда мөһим эш. Ә безнең мәктәптә спортны яраталар. Һәм бу бик сөендерә. Физик тәрбия укытучысы Назыров И.С. укучылар белән спорт секциясен башлап җибәрде. Балалар төрле күнегүләр ясыйлар, йөгерәләр. Шулай итеп, район һәм мәктәп күләмендә уза торган төрле чараларга әзерлек эшләре алып баралар.
Спорт не только улучшает работу организма, но и является отличным средством для снятия стресса. Привлечение учащихся к занятиям физической культурой и спортом-важная работа по формированию здорового образа жизни. А в нашей школе любят спорт. И это очень радует. Учитель физкультуры Назыров И. С. начал спортивную секцию со своими учениками. Дети выполняют различные упражнения, бегают. Таким образом, ведется подготовка к различным мероприятиям районного и школьного масштаба.
-
Бәрәңге уңышы.
11.09.2021
Көз - яңа уку елы башлану гына түгел, урып-җыю вакыты да. Бүген урта сыйныф укучылары, Назыров И.С. җитәкчелегендә, чиләк һәм перчаткалар, көрәкләр белән коралланып, мәктәп бакчасында бәрәңге уңышы алдылар. Барлык балалар да актив эшләделәр, тиз арада җыеп алырга тырыштылар.
Осень-это не только начало нового учебного года, но и время сбора урожая. Сегодня учащиеся средних классов под руководством Назырова И. С., вооружившись ведрами и перчатками, лопатами, собрали урожай картофеля в школьном саду. Все ребята активно работали, старались быстро собрать урожай.