МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Химик квест уен 01.03.2019
1 март - Менделеев таблицасы туган көне. Шул уңайдан мәктәптә "Периодик таблица буенча сәяхәт" дип аталган квест уен оештырылды. 8-9 класс укучылары 3 командага бүленеп әлеге ярышта үз көчләрен сынады.
-
ЮНАРМИЯ сафларына кабул ителделәр! 28.02.2019
Бүген мәктәпнең "Юнармия" отряды присяга тапшырып, официаль рәвештә таныклык һәм күкрәк билгесе алды. Тантанада Зеленодол районының ЮНАРМИЯ бүлеге башлыгы Братухин В.В. катнашты. Отряд җитәкчесе ТИН укытучысы Гатауллин Л.И. укучылар белән әзерләгән строй күнегүләрен күрсәтте. Шәһәрдән килгән җитәкче укчыларга үзенең теләкләрен җиткереп, инде алга таба ЮНАРМИЯ юнәлешендә оештырылачак район һәм республика чарларында катнашу хокугына ия булуларын әйтте. Котлыйбыз!
-
2019 - Халыкара Периодик система елы 27.02.2019
ЮНЕСКО 2019 елны Халыкара Периодик таблица елы буларак игълан итте. Атналык кысаларында бүгенге гомуми класс сәгате әлеге темага багышланды. 8-9 класс укучыларының да чыгышлары бик кызыклы булды.
-
Кто же самый умный по биологии? 27.02.2019
В рамках Недели Естествознания, сегодня среди учащихся провели конкурс по биологии "Самый умный". Учащиеся 6-9 классов соревновались в общих знаниях в облости биологии, кругозора и смекалости. Удивлением для всех была победа учащегося 6 класса Шайхиева Алмаза. Организатор игры учитель биологии Мухаметзянова Р.Р. вручила ему медаль "Самый умный". С разницей всего на один балл ученик 8 класса Сайфудинов Умар занял почетное 2 место, ученица 9 класса Сайфутдинова Разина удостоилась 3 места. Молодцы ребята! Поздравляем!
-
А.Эйнштейнның юбилей датасын каршылап 26.02.2019
Март аенда танылган физика галиме, Нобель премиясе лауреаты Альберт Эйнштейнның тууына 140 ел була. Шул уңайдан 7-9 класс укучылары өчен "Замана супергерое" дип исемләнгән фәнни кичә булып узды. 8 класс укучысы Умар Сайфудинов галимнең эшчәнлегенә тукталып китте, немец теле укытучысы Гобәйдуллина Р.А. әлеге галим белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштырды, физика укытучысы Шакиров Р.Ф. йомгаклап видеофильм күрсәтте.
-
Табигать фәннәре атналыгы башланды 25.02.2019
Бүгеннән мәктәптә табигать фәннәре атналыгы үз эшен башлап җибәрде. Биология, химия һәм физикадан атна дәвамында кызыклы уеннар, бәйгеләр , чаралар оештырылачак. Идел-Кама дәүләт тыюлыгы уздырган "Заповедная природа" дип исемләнгән республика бәйгесендә 2 урын алган 5 класс укучысы Гайнуллин Камилне гомуми линейкада җиңүе белән котлап мәктәп директоры диплом тапшырды. Камил ясаган рәсем кесә календарендә дә басылып чыккан. Котлыйбыз!
-
Аҗаган-2019 22.02.2019
Ватанны саклаучылар көне һәм хәрби-спорт айлыгы уңаеннан мәктәп укучылары традицион Аҗаган уенында көч сынашты. Барлыгы 3 командага бүленеп укучылар 2-3 атна дәвамында зур әзерлек алып барды һәм уенда югары күрсәткечләргә ия булдылар. Балаларның яраткан уены ул - Аҗаган. Шуңа күрә дә уен-ярыш бәйрәм рухында узды! Афәрин укучылар!
-
Булачак вертолетчы белән очрашу! 09.02.2019
Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәп укучылары элеккеге һәм булачак хәрбиләр белән очрашуны дәвам итә. Бүген алар Сызрань шәһәрендә урнашкан хәрби уку йортының икенче курсында белем алучы Гатауллин Булатка үз сорауларын бирә алды. Булат Ачасыр авылы егете. Ул булачак очучы. Шуңа күрә дә аның сөйләгәннәрен балалар бик кызыксынып тыдлады. Батырлык дәресен ТИН дәресе укытучысы Ленар Искәндәр улы оештырды.
-
Театр елын каршылап 08.02.2019
Мәктәп укучылары татар теле атналыгы кысаларында күренекле татар әдипләре әсәрләрен сәхнәләштерде. Татар теле укытучысы оештырган әлеге класстан тыш чара Россиядә Театр елына багышланды.
-
Волейбол буенча ярышлар бара 07.02.2019
Мәктәп укучылары волейбол ярышында актив катнашты. Беренчелекне 9 класс, икенче урынны 8 класс, өченче урынны 7 класс укучылары яулады. Афәрин укучылар!