МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Әдәби марафон" җиңүчеләре арасында безнең укучылар да бар! 15.11.2019
IX Дөньякүләм “Әдәби марафон” китап сөючеләр дөньясын үзенең очрашулары белән күңелгә кереп калыр. Монда укучылар Рәзил Вәлиев, Роберт Минуллин кебек танылган шагыйрьләр белән генә очрашып калмадылар, ә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та таптылар. Ачасыр мәктәбендә укучы балаларга да бу бәхет елмайды. Гатиятуллина Г., Минуллина А., Минуллин К. тантана өлешендә катнаштылар. Бу аларга укуларында да ярдәм итәр дип ышанып каласы килә. Уңышлар сезгә!
-
Җәлил укуларында 07.11.2019
29 октябрь көнне “Җәлил укулары” дип аталган муниципаль әдәби бәйгедә катнашучы Шәмсетдинова Х. IV урын яулап кайтты. Бу Шәмсетдинова Х. өчен беренче сынау иде. Шигырьне артистлар кебек укуы hәм үз-үзен әдәпле тотуы белән залдагы тамашачыларны таң калдырды. Киләчәктә дә без аңа уңышлар телибез. Тормышта әле мондый сынаулар аның күп булыр.
-
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне! 29.10.2019
Бүген мәктәп күләмендә ачык класс сәгате узды. Тарих укытучысы Абзалина Г.А. әзерләгән әлеге чара "Халыклар бердәмлеге көне" нә багышланды.
-
Атналыкка йомгак ясалды 28.10.2019
Бүген гомуми мәктәп линейкасында башлангыч класслар атналыгына йомгак ясалды. Бер генә укучы да диплом-грамотасыз калмады. Һәрбер укучы актив рәвештә һәр чарада катнашты.
-
ТАССР ның 100 еллыгын каршылап 23.10.2019
Бүген башлангыч классларда класс сәгате ТАССР ның 100 еллыгына багышланды. Укучылар туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесенә сәяхәт кылдылар. Чара башлангыч класслар атналыгы кысаларында оештырылды.
-
Эрудитлар көрәше 22.10.2019
Мәктәптә башлангыч класслар атналыгы бара. Бүгенге чарада ике команда ярышты. Уенның ахырында иң күп балл җыйган укучылар билгеләнде. 1 урын -Минуллин Камил, 2 урын - Гатиятуллина Әминә, 3 урын - Голышев Максим. Котлыйбыз!
-
Татарча диктант 21.10.2019
Шимбә көнне илебез буйлар "Татарча диктант яз" акциясе узды. Безнең мәктәп базасында да 20 кеше әлеге чарада катнашты: укучылар, укытучылар, әти-әниләр. Нәтиҗәләре дә бик үк начар түгел. Үзеңне тикшереп карарга менә дигән мөмкинлек!
-
Уңыш бәйрәме 18.10.2019
Менә ниһаять көтеп алган Көзге уңыш бәйрәме дә килеп җитте. Быелгысы бәйрәмне тулысы белән кабакка багышладык. Кабактан композицияләр, кабактан аш-су һәм концерт номерлары да әлеге җиләк-җимеш белән бәйле булды. Бәйрәм чәй өстәлендә дәвам итте. Уйнап-биеп укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
М.Ю.Лермонтову - 205! 16.10.2019
15 октября - 205 лет со дня рождения М.Ю.Лермонтова. В фойе школы организовали выставку, посвященное к этой знаменательной дате.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2019
Бүген халыкара укытучылар көне. Шул уңайдан мәктәп укучылары остазларын бәйрәм белән тәбрикләде. 8 класс укучылары иртәдән ук һәр укытучыны ишек алдында чәчәкләр белән каршы алды. Төп чара мәктәп спортзалында узды. Укучылар үзләренең бәйрәм котлауларын иҗади чыгышлар аша җиткерделәр.