МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Тукай - безнең күңелләрдә!
26.04.2019
26 апрель көнне авыл китапханәсендә “Тукай-безнең күңеллеәрдә” дип аталган уен-викторина зерләнгән иде.Укучылар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, әкиятләрдән өзекләр күрсэттеләр. Ахырда традиция буенча гимнга әверелгән “Туган тел” җырын хор белән бөтен мәктәп җырлады.
-
"Илһам" бәйгесендә Ләйлә җиңүче! 25.04.2019
25 апрель көнне Казан шәhәрендә “Илhам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе булып узды. Рәсәйкүләм уздырыла торган “Илһам” конкурсы яшь шагыйрьләрне, язучыларны, драматургларны берләштерә торган бәйге. Мондый конкурсларны уздыру беренчедән, халкыбызны берләштерсә, икенчедән, сәләтле балаларга юл ача. Бу бәхетне безгә дә, Ачасыр мәктәбенә дә , татырга туры килде. Ике тапкыр талпынып, өченче талпынуда зона этабына узарга мөмкинлек туды. Шиһабетдинова Ләйлә “Үз әнием” драмасы белән жюри комиссиясе алдында имтихан тотты. Дөрестән дә, имтихан булды бу. Китаплар уку, музейларга йөрү, театрларда булу – болар барысы да Ләйләгә үз фикерен дәлилләр ярдәмендә җиткерергә ярдәм итте. Афәрин, Ләйлә! Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Бүген Космонавтика көне 12.04.2019
12 апрель көнне Ачасыр мәктәбендә укучылар өчен “Космос ул-без!” дигән гомуми класс сәгате үткәрелде. Укучыларга презентация күрсәтелде, күрунекле космонавтлар буенча чыгышлар ясалды. Балалар космонавтика турында файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
Яшь парикмахерлар прическа ясады 21.03.2019
Казанда узачак эшче профессияләр чемпионаты уңаеннан башлангыч класс укучылары рәсемдә булса да прическа ясадылар. Әйе, яшь парикмахерлар өйрәнүне нәкъ шулай башлыйлар!
-
WorldSkills Kazan 2019 дәресе 20.03.2019
Бүгенге гомуми класс сәгате "WorldSkills Kazan 2019 дәресе" дип исемләнде. Дәрес август аенда Казан шәһәрендә узачак эшче профессияләр чемпионатын каршы алу уңаеннан оештырылды. Класс сәгатен 8-9 класс җитәкчеләре Шайхаттарова Э.Ш., Гафиятуллина Ә.Г. укучыларга кызыклы һәм файдалы итеп уздырдылар.
-
WorldSkills Kazan 2019 дәресе башлангыч классларда 20.03.2019
"WorldSkills Kazan 2019 дәресе" башлангыч класс укучылары белән дә күңелле оештырылды. Алар эшче профессияләр турында гына сөйләшеп калмыйча, дәресне төрле кызыклы уеннар белән дә, табышмакларга җавап бирү белән дә дәресне үтемле иттеләр. Укучылар Чемпионатның Гимнын да тыңладылар!
-
Мин авылның гади бер мөгаллиме 15.03.2019
Бүген мәктәбебездә "Мин авылның гади бер мөгаллиме" дип исемләнгән II Ачасыр мәктәбе укучыларының Ш.Таһири исемендәге конференциясе узды. Укучылар авылда яшәүче ветеран укытучыларның мөгаллимлек, остазлык еллары турында чыгышлар ясады. Хөрмәтле укытучыларыбыз үзләре дә әлеге чарада катнашты. Конференция ахырында кунакларыбызга чәчәкләр тапшырылды.
-
Бәйрәм белән котлыйбыз! 07.03.2019
Хөрмәтле хатын-кыз укытучыларыбыз!
Менә килеп җитте тагын
Кояшлы ямьле язлар.
Бәйрәм тантанасын тоеп,
Шатлана хатын-кызлар.
Сигезенче март көнне
Хатын-кызлар бәйрәме.
Кызларга бүләк итәбез
Гөлчәчәкләр бәйләмен.
Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез.
Сезгә вәгъдә бирәбез
Гел тырышып укырга.
Тәртипле, тыныч, уңган
Һәм ярдәмчел булыргаИң изге теләкләр белән укучыларыгыз!
-
Әлифба бәйрәме узды 05.03.2019
Бүген беренче класс укучылары өчен Әлифба бәйрәме узды. Укытучылары Замалиева Ф.Г. 2 генә бөртек укучы булса да, кызыклы итеп оештырган иде чараны. Бәйрәмдә катнашкан укытучылар да, әти-әниләр дә беренчеләргә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
-
"Терәк һәм хәрәкәт" биологик уен 02.03.2019
Атналык кысаларында биология укытучысы Мухаметзянова Р.Р. 8-9 класс укучылары өчен "Кеше скелеты" буенча уен-ярыш оештырды. Сораулар бик җиңелләрдән булмаса да укучылар бар көчләрен куеп ярышты. Биология фәненнән имтиханнарга әзерлекне дә күпмедер дәрәҗәдә күрсәтте бу чара.