МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Чыгарылыш кичәсе 23.06.2018

Имтиханнарны уңышлы тәмамлап, бүген 9 класс укучылары аттестат алды. Чыгарылыш кичәсе узды.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2018

Мәктәптә 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан Кече Сабантуй узды. Укучылар милли уеннарда ярыша алды, бәйгеләрдә катнашты, биеде. Һәр катнашучы призлар белән бүләкләнде.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2018

9 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Быел мәктәпне 6 укучы тәмамлый. Мәктәп спортзалында узган бәйрәм тантанасы бик эчтәлекле узды. Укучылар елатты да көлдертте дә. Без үз чиратыбызда аларга алдагы сынауларда һәм тормышларында уңышлар теләп калабыз.
- Укучылар "Үлемсез полк"та катнашты 09.05.2018
- Мәктәптә укучылар конференциясе 07.05.2018
-
Тәмәкенең зарары турында әңгәмә 17.04.2018

5-7 класс укучылары белән психологлар тәмәкенең организмга зарары турныда сөйләштеләр.
-
Психологлар белән тренинг 16.04.2018

Мәктәптә Яшел Үзән шәһәреннән килгән психологлар укучылар белән тренинглар, дәресләр уздырып китте.
-
Ата-аналар да психологлар белән очрашты 16.04.2018

Ата-аналар белән оештырылган дәрес, тренинглар да файдалы булды. Психологлар әти-әниләрне балаларына карата дөрес мөнәсәбәттә булу кирәклекне искәртте.
-
Батырлык дәресе 13.04.2018

Немец теле укытучысы Шайхуллина Алсу Фатыйховна 7-9 класс укучылары өчен Батырлык дәресе уздырды. Әлеге дәрес Германия концлагерьлары корбаннарын искә алу көне уңаеннан оештырылды. Укучылар әлеге чарадан үзләре өчен Бөек Ватан сугышы тематикасының яңа сәхифәләрен ача алды, тоткыннарның аяныч, куркыныч язмышлары белән танышып, үзләренә күп кенә гыйбрәтле сабак ала алды.
-
Математикадан иң тапкыр укучы кем? 13.04.2018

Бүген, математика атналыгы кысаларында 5-7 класс укучылары арасында Иң тапкыр укучыны билгеләделәр. Шактый авыр гына сынаулардан соң 1 урынны һәм "Иң тапкыр укучы" исемен Шәйхиев Алмаз алды (5 класс), 2 урын - Сайфудинов Умар (7 класс), 3 урын- Гафиятуллин Илназ (6 класс). Афәрин егетләр!












