Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423963, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Байряка, ул. Ютазинская, д. 5А |
| Телефон: | +7(855)-936-25-54 |
| E-Mail: | Bayryaka.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байрякинская СОШ" Ютазинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Абдуллин Ильнур Ильясович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 51 учащихся(иностранные граждане отсутствуют) /51 укучы белем ала |
| У нас учат: | 17 учителей /аларга 17 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Вступление в юнармейцы 10.03.2017

Сегодня 15 учащихся нашей школы вступили в ряды Всероссийского военно-патриотического движения «Юнармия».
-
Изгелекне бергә эшлик 03.03.2017

Авыл клубында бәйрәм уңаеннан оештырылган "Без бергә" фестиваленә багышланган "Изгелекне бергә эшлик" хәйрия концерты уздырылды. Һәр класс фольклор композиция белән чыгыш ясады. Шулай ук "Мир танцев" бию түгәрәге һәм "Сихри каләм" түгәрәге әгъзалары иҗат җимешләре белән сөендерде.
-
Туган тел ункөнлегенә йомгак 01.03.2017

Бәйрәкә урта мәктәбендә 16 февральдән 28 февральгә кадәр Туган телләр ункөнлеге кысаларында төрле чаралар, ачык дәресләр үткәрелде. Барлык класс укучылары да актив катнашты .
17.02. “Иң грамоталы укучы” бәйгесе үзды. Бу исемгә 9 нчы класс укучысы Мөхәммәтгалиева Сөмбел лаек булды.
18.02. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип исемләнгән әдәби –тарихи сәяхәт үткәрелде. Укучылар “Гобәйдия” мәдрәсәсендә урын алган авылыбызның күренекле шәхесләре, язучылары белән таныштылар.
20.02. 5-6 класс укучылары арасында “Телләр белгән - илләр белгән” бәйгесе узды. Укучылар тел гыйлеменең төрле тармакларына караган сорауларга җавап бирделәр, тапкырлыкта , зирәклектә көч сынаштылар.
22.02. “Зирәк укучы” дип исемләнгән ребус, кроссворд, башваткыч төзүче укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр билгеләнде
27.02. 8-9 класс укучылары арасында “Үз уеным “ бәйгесе үтте. Укучылар “Синтаксис” буенча белемнәрен тикшерделәр. 8 нче сыйныф укучылары җиңү яулады.
28.02. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирҗанова В.С. 5 класста Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәре буенча дәрес үткәрде.
1 март көнне ункөнлеккә йомгак ясалды. Актив укучылар билгеләнде. Бәйгеләрдә призлы урыннарга лаеклар грамоталар белән бүләкләнде.
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес
28.02.2017
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирҗанова В.С. 5 класста Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” әсәре буенча ачык дәрес үткәрде.
-
Интеллектуаль бәйге 27.02.2017

Бүген 8-9 класс укучылары арасында татар теле буенча интеллектуаль бәйге үтте. 8нче класс кызлары синтаксис бүлеген иң яхшы белүчеләр дип табылды.
-
Зирәк укучы 22.02.2017

Бүген Туган тел декадасы кысаларында“Зирәк укучы” дип исемләнгән кроссворд һәм башваткыч төзүчеләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүче укучылар билгеләнде.
-
Тарих атналыгына нәтиҗә 22.02.2017

Мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Касимова С. Ш. җитәкчелегендә тарих атналыгы узды. Әлеге атна кысаларында 5-10нче класс укучылары арасында кроссворд, рәсем, инша, проектлар конкурсы оештырылды. 5, 7 нче классларда тарихтан, 8нче класста җәмгыять белеменнән олимпиада уздырылды. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” дигән исем астында 10 класс укучылары стенгазета чыгардылар. 8-9нчы класс укучылары арасында Февраль революциясенең 100 еллыгына багышланган брейн-ринг уздырылды. 10нчы класс белән “Иван IVнең хакимияткә килүе “ дигән темага ачык дәрес үткәрелде.
Тарих атналыгында актив катнашкан укучыларга гомуми линейкада дипломнар тапшырылды.
-
Всероссийский заповедный урок 22.02.2017

Для учащихся 5-6 и 7-8 (36 учеников) классов прошел Всероссийский заповедный урок в форме деловой игры и дискуссии. Учитель биологии Аглиуллина Д. М. познакомила ребят с двумя заповедными зонами Республики Татарстан. Также обсуждали памятник культуры Урдалы-Тау, который находится в нашем районе около села Акбаш, где растут редкие растения. В конце был организован просмотр видеоролика, после которого ребята поделились своим мнением о том, какую посильную помощь они в силах оказать, чтобы сохранить природу для следующих поколений. В итоге учащиеся отметили флажком на карте государственные заповедники, национальные парки, заказники РФ и РТ.
-
“Туган телем - Тукай теле” 21.02.2017

Туган тел көне унаеннан башлангыч сыйныф укучылары “Туган телем - Тукай теле” дип исемләнгән кичә оештырдылар. Кичәдә 3-4 сыйныф укуылары татар теле буенча узара белемнәрен сынаштылар. Ә 1-2 нче сыйныф укучылары табышмак, мәкаль әйтүдә ярыш оештырдылар. Кичә барышында җырлар, Тукай шигырьләре яңгырап торды. Соңыннан кичәне йомгаклап,укучыларны бәйрәм белән котлап, укытучы Гильманова Г.Т. нәтиҗә ясады.
-
“Телләр белгән – илләр белгән“ 20.02.2017

Бүген 5-6 класс укучылары арасында “Телләр белгән –илләр белгән“ бәйгесе үткәрелде. Укучылар тел гыйлеменең төрле тармакларына караган сорауларга җавап таптылар, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар.










