Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423963, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Байряка, ул. Ютазинская, д. 5А |
| Телефон: | +7(855)-936-25-54 |
| E-Mail: | Bayryaka.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байрякинская СОШ" Ютазинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Абдуллин Ильнур Ильясович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 51 учащихся(иностранные граждане отсутствуют) /51 укучы белем ала |
| У нас учат: | 17 учителей /аларга 17 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Экологик диктант 22.04.2017

15-22нче апрель көннәрендә мәктәп күләмендә Бөтенрәсәй экологик диктант үткәрелде. Бу чарада 5-10 класс укучылары үзләренең экологик белемнәрен сынап карадылар.
-
Мәгълүмат үзәгендә ярдәмче 19.04.2017

Бүген укучылар мәктәптә техник хезмәткәрләргә, үзләренең әти-әниләренә, әби-бабайларына электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану тәртибен өйрәтәләр.
-
Тарихи ватаныбызны саклыйк 18.04.2017

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында бүген укучылар Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларыбыз хөрмәтенә төзелгән һәйкәл территориясен чистарттылар. Башлангыч сыйныф укучылары ясле-бакчада тәрбияләнүчеләр белән "Гобәйдия" музей-комплексына экскурсиягә керделәр.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 17.04.2017

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы башланды. Бүген тимурчылык отряды авылыбыз шагыйрәсе Саҗидә апа Гомәрованың йорт тирәсен җыештырды. Ул үзенең рәхмәт сүзләрен шигъри юллар белән җиткерде.
-
Табигатьнең кадерле бүләге 17.04.2017

Биология укытучысы Әһлиуллина Д. М. 5нче һәм 4 нче класс укучылары өчен “Табигатьнең кадерле бүләге” дип исемләнгән дәрес үткәрде. Укучылар туган авыл чишмәләренең тарихын искә төшерделәр, суларының составларын эксперименталь юл белән тикшерделәр. Алар дәрес дәвамында чишмәләрнең табигать бүләге һәм аны саклау проблемаларын чиштеләр.
-
Акция "СМС-дети" 12.04.2017

Антинаркотический отряд организовал очередную акцию «Будь готов! Скажи, нет!». В рамках акции участники проекта провели викторину для учащихся начальных классов. Учащимся также было предложено отказаться от своих вредных привычек, от вредной еды, выбрасывая все это в мусорную корзину. В итоге СМСки раздали всем участникам акции смайлики с призывом вести здоровый образ жизни.
-
Конференциягә әзерлек 12.04.2017

Мәктәбебез укучылары "Акыл. Мәдәният. Фән" гамәли конференциясенә әзерләнәләр. Алар "Биология", "Экология", "Инглиз теле" бүлекләрендә чыгыш ясаячаклар.
-
Космонавтика көне 12.04.2017

Бүгенге уку көне мәктәп шегалдында ракета җибәрүдән башланды. Һәр теләгән укучы физика укытучысы Ямаев Фәрит Фазылович җитәкчелегендә су белән корыла торган ракетаны җибәреп карады. Соңыннан башлангыч сыйныфлар өчен ХБК отряды әгъзалары физик экспериментлар үткәрде. 7-10 сыйныфлар физика дәресенең беренче ун минутын космонавтика темасына багышладылар.
-
ТУКЛАНУ КУЛЬТУРАСЫ 11.04.2017

Экология айлыгы кысаларында 8нче сыйныфта "Туклану культурасы" дәресе узды. Укучылар коры кабымлыклар өстендә сынаулар уздырдылар, экологик чиста һавада һәм җирдә җитештерелгән яшелчә, сөт, ит ризыкларының витаминнар һәм микроэлементларга бай булуын исбатладылар. Азык җитештергәндә кулланылган төрле кушылмаларның кеше организмына зыянын өйрәнделәр. Дөрес туклануның сәламәтлек нигезе булуына кабат инандылар.
-
Географик карта белгече 10.04.2017

География атналыгы кысаларында укытучы Әһлиуллин Равил Кәрамович "Географик карта белгече" бәйгесе уздырды. 7нче сыйныф укучылары Вильданова Алия һәм Гомәрова Алсу иң яхшы географик карта белгечләре дип табылды.










