Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423963, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Байряка, ул. Ютазинская, д. 5А |
| Телефон: | +7(855)-936-25-54 |
| E-Mail: | Bayryaka.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байрякинская СОШ" Ютазинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Абдуллин Ильнур Ильясович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 51 учащихся(иностранные граждане отсутствуют) /51 укучы белем ала |
| У нас учат: | 17 учителей /аларга 17 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байрякинская средняя общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Космонавтика көне 12.04.2017

Бүгенге уку көне мәктәп шегалдында ракета җибәрүдән башланды. Һәр теләгән укучы физика укытучысы Ямаев Фәрит Фазылович җитәкчелегендә су белән корыла торган ракетаны җибәреп карады. Соңыннан башлангыч сыйныфлар өчен ХБК отряды әгъзалары физик экспериментлар үткәрде. 7-10 сыйныфлар физика дәресенең беренче ун минутын космонавтика темасына багышладылар.
-
ТУКЛАНУ КУЛЬТУРАСЫ 11.04.2017

Экология айлыгы кысаларында 8нче сыйныфта "Туклану культурасы" дәресе узды. Укучылар коры кабымлыклар өстендә сынаулар уздырдылар, экологик чиста һавада һәм җирдә җитештерелгән яшелчә, сөт, ит ризыкларының витаминнар һәм микроэлементларга бай булуын исбатладылар. Азык җитештергәндә кулланылган төрле кушылмаларның кеше организмына зыянын өйрәнделәр. Дөрес туклануның сәламәтлек нигезе булуына кабат инандылар.
-
Географик карта белгече 10.04.2017

География атналыгы кысаларында укытучы Әһлиуллин Равил Кәрамович "Географик карта белгече" бәйгесе уздырды. 7нче сыйныф укучылары Вильданова Алия һәм Гомәрова Алсу иң яхшы географик карта белгечләре дип табылды.
-
Су серләре
10.04.2017
Экология айлыгы кысаларында химия, биология укыткчысы Әһлиуллина Д. М. 4нче сыйныф укучылары өчен “Су серләре” темасына дәрес-эксперимент уздырды. Үткәрелгән сынауларны балалар кызыксынып күзәтте. Бу аларның кызыклы фән иленә беренче адымнары булды.
-
Кошлар - безнең дуслар! 08.04.2017

-
Дәүләт символикасына - 25 ел 07.04.2017

Бүген 5-6 сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Конституциясе һәм дәүләт символикасының 25 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрелде. Әлеге чараны 10 сыйныф укучылары әзерләде. Алар Татарстанның флагы, гербы, гимны, Конституциясе турында сөйләделәр, укучылар арасында викторина үткәрделәр. Дәресне гимнны җырлап тәмамладылар.
-
Агачны сакла - макулатура тапшыр! 05.04.2017

Инде гадәткә әверелгән язгы макулатура тапшыру марафоны старт алды. Бүгенге көнгә 5нче сыйныф укучылары 32 кг кәгазь җыйды.
-
Калсын дөнья матурлыгы 04.04.2017

Экология айлыгы кысаларында 9нчы сыйныфта "Калсын дөнья матурлыгы киләчәк буынга да" дип исемләнгән экология дәресе узды. Укучылар, биология укытучысы Диләрә Миннерахмановна җитәкчелегендә, урман экосистемасын дөрес файдалану турында сөйләштеләр, проектларын якладылар.
-
Балалар китабы көне 03.04.2017

Бүген 2-3нче сыйныф укучылары авыл китапханәсендә Балалар китабы көнен билгеләп уздылар. Китапханәче Нәсимә Нигмәтҗан кызы укучыларны яңа китаплар белән таныштырды. Ул яңа китапларның зәвык белән бизәлеше, эчтәлеге ягыннан бик бай булуына тукталып узды. Соңыннан һәр бала үзенә китап сайлап алды, аерым әсәрләрне иптәшләренә укып күрсәттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 03.04.2017

7нче сыйныф җитәкчесе Голшат Фарвазовна укучылары белән ата-аналарны очрашуга җыйды. Ул "Халкыбызның югалып баручы йолалары" темасына багышланды. Балалар үзләре әзерләгән Каз өмәсе йоласын сәхнәләштерделәр, ата-аналар заманча буш вакытны уздыру күренешен тәкъдим иттеләр. Әлеге күренешләрне чагыштырып, укучылар үзләренең буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә кирәклегенә төшенделәр, әти-әниләре аларга һәм мәктәпкә үз теләкләрен җиткерделәр. Җыелыш-очрашудан һәркем үзенә гыйбрәтле киңәш алгандыр дип ышанабыз.










