Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
| Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
| E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
| Руководитель: | Галимуллина Эндже Рафаилевна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников, из них иностранных граждан -4 |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
"Туган телем" бәйгесендә катнашырга чакырабыз. 30.01.2022

Балаларның иң яраткан журналы «Салават күпере» – бик популяр басма, аны һәр бала түземсезлек белән көтеп ала. Безнең бакчага йөрүче балалар да журналны бик яратып укыйлар. "Салават күпере" туган телләр көне уңаеннан "Туган телем" дигән бәйге оештыра. Хөрмәтле әти-әниләр, сезне бәйгедә катнашырга чакырабыз. Бәйгенең шартлары:
https://www.instagram.com/p/CZYvhOjN5ub/?utm_medium=share_sheet
-
Разил Вәлиевка 75 яшь. 21.01.2022

Безнең балалар бакчасында шагыйрь Разил Вәлиевка 75 яшь тулуга багышланган әдәби кичә үткәрелде. Чарада балаларны әдипнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның иҗатына күзәтү ясадылар. Кичә барышында Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, шигырьләр сөйләнде.
-
Кошлар безнең дусларыбыз. 19.01.2022

Кышлаучы кошлар турында кайгырту безнең бурычыбыз. Балалар белән без балалар бакчасы мәйданчыгына җимлекләр эләбез. Көн саен аларга азык салырга да онытмыйбыз. Балалар саф һавага чыккач җимлеккә килгән кошларны күзәтергә бик яраталар.
Кыш җиттеме – кошлар өчен
Без ашханә ачабыз:
Җимлекләр ясап эләбез,
Кошларны ашатабыз.
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Җимлеккә сез куныгыз,
Көн дə кунак булыгыз
-
"Салават күпере" журналы белән хезмәттәшлек. 18.01.2022

Бакчабызда «Салават күпере» балалар журналы вәкилләре белән очрашу оештырылды. Баш мөхәррир урынбасары Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы безгә журналның барлыкка килү тарихы турында сөйләде, журнал битләренең эчтәлеге, проектлар, баш оныгы Шүрәле - Шүркә белән таныштырды. «Салават күпере» балалар журналы инде 20 елдан артык эшли һәм мәктәпкәчә, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иң яхшы журнал булып кала. Безнең әти-әниләр дә бик теләп журналны алалар һәм балалар белән бергә игелекле әкиятләр, гыйбрәтле хикәяләр, матур рәсемнәр һәм кызыклы уеннар дөньясына чумалар. Бала татар теле аша рус һәм инглиз теле нигезләрен белә, шул ук вакытта Татарстанның гына түгел, Россиянең төрле почмакларында яшәүче яшьтәшләре турында мәгълүмат ала.
-
Яңа ел балалар иртәләре - Новогодние утренники 28.12.2021

Бакчабызда яңа ел кичәләре узды. Балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән бергә матур җырлар җырлап, биеп күңел ачтылар, чыршы тирәли әйләнделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай аларны татлы күчтәнәчләр белән сөендерде.
-
02.12.2021
Сообщив заведомо ложную информацию, ПОМНИ: в этот момент кто-то не получит действительно нужную помощь!
Уважаемые родители! Просим Вас ознакомиться с брошюрой по данной ссылке: Брошюра по ст 207.docx
-
Әниләр көне - День матери 28.11.2021

Бүген һәр төркем балалары видеокотлау аша әниләрен бәйрәм белән котладылар: әниләргә багышлап иң матур җырларны, шигырьләрне башкардылар. Шулай ук һәр бала бәйрәм открыткасы әзерләде.
-
Всероссийский урок "Эколята - молодые защитники природы" 16.11.2021

Сегодня в старших группах прошел ежегодный Всероссийский урок "Эколята - молодые защитники природы" в рамках федерального проекта "Успех каждого ребенка". Цель урока - экологическое просвещение воспитанников, формирование ответственного экологического поведения. Дети посмотрели видеофильм и призентацию, поиграли в развивающие игры и отгадывали загадки на тему "Живая и неживая природа", "Как помочь птицам?".
-
Юл хәрәкәте иминлеге - Безопасность дорожного движения 11.11.2021

Бүген балалар бакчасында "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Музаффарова З.В. белән очрашу оештырылды.Зөлфия Вагизовна балалар белән әңгәмә уздырды, уеннар оештырды, мультфильмнар тәкъдим итте. Балалар чарада бик теләп катнаштылар, юлларда имин хәрәкәт турында кагыйдәләрне хәтердә яңарттылар.
-
"Хәвефсез хәрәкәт" -конкурс- "Безопасная дорога" 08.11.2021

Балалар төрле эш төрләре аша күп яңалык һәм кирәкле мәгълүмат туплыйлар. Бакчабызда шундый чараларның берсе, юлларда йөргәндә балаларда хәвефсез хәрәкәт итү күнекмәләре формалаштыру максатыннан оештырылган, «Хәвефсез хәрәкәт” рәсем бәйгесе узды. Балалар юлларда игътибарлы һәм сак йөрергә кирәклеген хәтердә яңарттылар.







