Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
Руководитель: | Валиева Айгуль Фариятовна |
Год основания учреждения: | 1963 |
У нас учатся: | 175 воспитанника, из них иностранных граждан -5 |
У нас учат: | 15 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Татар кызчыгы-2023" 17.02.2023
Балаларда татар халкының мәдәни кыйммәтләрен, милли үзаңны үстерү максатыннан оештырылган "Татар кызчыгы-2023" район бәйгесендә Фахретдинова Аделина һәм яклау төркеме беренче урынга лаек булдылар.
-
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" 09.02.2023
Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган "Хәрәкәттә-бәрәкәт" проектында катнашып, безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар грамоталарга лаек булдылар.
-
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" 07.02.2023
"Хәрәкәттә-бәрәкәт" проектын гамәлгә ашыруда зур өлеш керткән өчен балалар бакчасы мөдире Валиева Айгөл Фәрият кызы һәм педагоглар коллективы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Рәхмәт хаты.pdf
-
Переход на ФОП ДО 20.01.2023
-
Юл хәрәкәте иминлеге - Безопасность дорожного движения 19.01.2023
"Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесе профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Музаффарова Зөлфия Вагизовна бүген безнең бакчада балалар белән очрашты. Очрашу барышында юлларда йөргәндә иминлек кагыйдәләре турында әңгәмә уздырды. Шулай ук балаларга уеннар һәм видеодәрес тәкъдим итте. Әлеге очрашулар балалар өчен кызыклы һәм файдалы уза.
-
Семинар-практикум 12.01.2023
Педагоглар өчен семинар-практикум узды. Семинар алдыннан "Уеннар калейдоскопы" темасына бәйге оештырылды. Семинар барышында педагоглар "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирүдә заманча уен технологияләре" темасына фикер алыштылар. Һәр тәрбияче үзе иҗат иткән уенны тәкъдим итте.
-
Яңа ел чаралары - Новогодние утренники 28.12.2022
Балалар бакчасында яңа ел чаралары узды. Балалар янына кунакка Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары килделәр. Алар балалар белән җырлап, биеп күңел ачтылар.Балалар матур шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны баллы күчтәнәчләр белән сөендерделәр.
-
"Яңа ел символы "-конкурс-"Новогодние фантазии" 27.12.2022
Балалар бакчасында яңа ел эшләнмәләре иҗат бәйгесе узды.
-
Ватан батырлары көне - День героев Отечества 09.12.2022
9 декабрь - Россиядә Ватан батырлары көне. Әлеге дата уңаеннан балалар бакчасында патриотлык, батырларга, Ватанны саклаучыларга карата горурлык һәм ихтирам хисләре тәрбияләү максатыннан чаралар узды. Мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркемнәр тәрбиячеләре балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр, "Ватан батырлары көне" темасына презентация тәкъдим иттеләр.
-
Олимпиада "Умка" 07.12.2022
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оештырылган ачык "Умка" олимпиадасында катнашып, балалар төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Олимпиаданың бурычлары: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем алу теләген ныгыту; елның төрле сезоннарында кешеләрнең, үсемлекләрнең һәм хайваннарның тормыш-көнкүреше турында балаларның белем дәрәҗәсен билгеләү.