Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
| Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
| E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
| Руководитель: | Галимуллина Эндже Рафаилевна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников, из них иностранных граждан -4 |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Г.Тукай әсәрләре буенча иҗат бәйгесе - Творческий конкурс по произведениям Г.Тукая. 25.04.2022

Бакчабызда шагыйрь Г.Тукайның иҗатына багышланган иҗади бәйге узды. Бәйгедә ата-аналар балалар белән берлектә шагыйрьнең әсәрләре буенча төрле иҗат эшләре ясадылар. Соңыннан әлеге эшләр белән күргәзмә оештырылды. Һәр катнашкан бала дипломнар белән бүләкләнде.
-
Анар көне - День граната. 19.04.2022

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре бар. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итә. “Анар көне” (Гранат бәйрәме) - 2006 елдан башлап ел саен Әзербәйҗанда гранат җыю көннәрендә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бәйрәм көннәрендә Әзербайҗанның гранатчылык үзәге саналган Гейчай шәһәрендә күргәзмәләр үткәрелә, анда бакчачылар гранат, гранат соклары, кайнатмалар һ. б. төрле сортларны күрсәтә. Бүген зурлар төркемнәрендә әлеге бәйрәмгә багышланган танып-белү кичәсе узды. Безнең бакчада Әзербәйҗан милләтеннән балалар йөри, алар әлеге кичәдә бигрәк тә теләп катнашты. Кичәне оештыруда әлеге балаларның әти-әниләре югары активлык күрсәттеләр. Мондый кичәләр оештыру балаларда башка милләт вәкилләренә карата ихтирам тәрбияли һәм халык бәйрәмнәре турында кузаллауларын үстерүдә ярдәм итә.
-
03.04.2022
01 апреля 2022 года начинается комплектование детского сада на предстоящий 2022/2023 учебный год.
Запланирован прием в детский сад детей следующих возрастных категорий:
Возрастная категория
Количество свободных мест
1-2
0
2-3
18
3-4
23
4-5
0
5-6
4
6-7
1
Проверить статус ранее поданного заявления возможно через Единый портал государственных услуг Российской Федерации, оформив подписку на информирование (https://www.gosuslugi.ru/10909).
Срок действия статуса «Направлен в дошкольную образовательную организацию» - 30 дней.
Телефон горячей линии отдела образования Вахитовского и Приволжского районов 89274004468
-
"Тере классика битләре буйлап" - "По страницам живой классики" 02.04.2022

"Тере классика битләре буйлап" район бәйгесендә катнашып Малаткина Эльвина беренче урынга лаек булды. Киләчәктә дә уңышлар телибез!!! диплом.jpg
-
"Боз озату" - "Проводы льда" 26.03.2022

Борынгы ата-бабаларыбыз елгалардагы бозлар белән бергә авырулар, бәла-казалар да агып китә дип ышанганнар. Татарлар яшәгән авылларда елга-инешләрдә боз кузгалган көн үзенә бер төрле бәйрәмгә әйләнә торган булган.Табигатьнең язгы яңарышы яңа өметләр, яңа уңышлар вәгъдә иткән, һәм халык, бу көнне көтеп алып, боз шытырдавын ишетү белән елга буенда җыелган, җырлап-биеп, милли уеннар уйнап боз озаткан, язны каршылаган. Шул рәвешле елгага булган хөрмәт күрсәтелгән. Безнең бакчада да “Боз озату” кичәсе узды. Кичәнең максаты: балаларны татар халкының яз көне уздырыла торган йола бәйрәмнәренең берсе – “Боз озату” йоласы белән таныштыру.
-
"Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек!" 22.03.2022

"Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек!" район бәйгесендә Гафиатуллин Раил һәм Галимуллина Динә "Башкару артистлыгы" номинациясендә беренче урынга лаек булдылар. Киләчәктә дә уңышлар телибез балаларга! Дипломнар: Гафиатуллин Раиль.pdf Галимуллина Дина.pdf
-
Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2022

Җылы кояш нурларын көннән–көн җылырак чәчеп, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәреп яз килде. Март ае – яз башы, бу ай озак заманнар Яңа елның беренче ае булып саналган. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршы алганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.
Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Безнең балалар да әлеге бәйрәмне билгеләп уздылыар. Нәүрүзбикә белән күңел ачтылар, теләкләрен әйттеләр. Киләсе еллар уңышлы булсын.
- 18.03.2022
-
"Нәрсә? Кайда? Кайчан?"- "Что? Где? Когда?" 17.03.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены узды. Балалар уенда бик теләп катнаштылар. Идел буе халыклары тормышы, йолалары турында күзаллауларын ныгыттылар һәм күп кенә яңа мәгълүмат алдылар.
-
Республиканский конкурс "Народы разные - Республика одна!" 14.03.2022

Наша воспитанница Иванова Арина награждена дипломом Гран-При в III Республиканском конкурсе "Народы разные - Республика одна!" в номинации лучший национальный танец, песня, стихотворение "Каждый талантлив по-своему!". диплом .jpg







