Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
| Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
| E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
| Руководитель: | Галимуллина Эндже Рафаилевна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников, из них иностранных граждан -4 |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Эколяталар көне - День Эколят" 25.04.2023

25нче апрель - Бөтенроссия "Эколяталар Көне". Бу көннең төп максатлары: балалар бакчасында экологик белем бирүне, экологик культураны һәм мәгърифәтне үстерү; балаларда табигатькә мәхәббәт, аңа сакчыл караш тәрбияләү. Әлеге уңайдан балалар белән әңгәмәләр, уеннар узды. Шулай ук бакчабызда "Батарейканы тапшыр - табигатьне сакла!", "Макулатура тапшыр - агачны сакла!" кебек акцияләр даими уза.
-
бәйге "Халкым бизәкләре-Народные узоры" конкурс 17.04.2023

Милли бизәкләр куллану аша балаларда халык сәнгатенә, милли мәдәниятнең бай тарихына кызыксыну уяту, ихтирам тәрбияләү максатында "Халкым бизәкләре - Народные узоры" бәйгесе узды.
-
Космонавтика көне - День космонавтики 12.04.2023

Бүген Космонавтика көне. 1961 елныӊ 12 апрелендә СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр Җир шары орбитасына чыгып, аны космик корабльдә әйләнеп узды. Бу уңайдан безнең бакчада да чаралар узды: балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, рәсемнәр, кул эшләре ясалды.
-
Юл хәрәкәте иминлеге - Безопасность дорожного движения 11.04.2023

Балаларның юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре турында күзаллауларын ныгыту максатыннан, бүген зурлар төркеме балалары белән шәһәр урамына экскурсиягә чыктык. Балалар светофор эшен, шәһәр транспортын күзәттеләр. Җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләрен хәтердә ныгыттылар.
-
Г.Тукай музеенда кунакта - В гостях в музее Г.Тукая 07.04.2023

Тиздән бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне җитә. Бакчабызда әлеге уңайдан төрле чаралар уза. Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукай музеенда кунакта булдык. Анда безне Шүрәле каршы алды. Ул балалар белән төрле уеннар уйнады, мультфильм тәкъдим итте. Шулай ук, балалар да үз һөнәрләрен күрсәттеләр: шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, рәсем ясадылар. Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында күп яңа мәгълүмат алдылар.
-
Тренировочная эвакуация. 04.04.2023

4 апреля в детском саду прошла учебно-тренировочная эвакуация по практической обработке действий воспитанников и сотрудников в различных чрезвычайных ситуациях.
-
Тәрәз төбендә бакча - Огород на подоконнике 03.04.2023

Балалар бакчасында кыска вакытлы "Тәрәз төбендә бакча" проекты буенча эш алып барыла: балалар чәчәк, яшелчә орлыклары чәчтеләр, суган утырттылар. Көн дә үсентеләрнең үсешен күзәтәләр, аларга су сибәләр.
-
Нәүрүз бәйрәме. 21.03.2023

Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз! Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын бүген дәртле җырыбыз!
-
Юл хәрәкәте иминлеге - Безопасность дорожного движения 09.03.2023

"Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесе профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Музаффарова Зөлфия Вагизовна бүген зурлар төркеме балалары белән очрашты. Очрашу барышында юлларда йөргәндә иминлек кагыйдәләре турында әңгәмә уздырды, балаларга уеннар һәм видеодәрес тәкъдим итте. Шулай ук "Кайгыртучан әни" бәйгесендә катнашкан балаларга диплом һәм бүләкләр тапшырды.Диплом 1.pdf Диплом 2.pdf
-
8-март кичәләре - утренники 8-марта 07.03.2023

Бакчабызда гөрләп 8-Март кичәләре узды. Балалар яраткан әниләрне, дәү әниләрне, апаларны бәйрәм белән котладылар.
Солнышко сияет ярко, радостно звенит капель,
И весной - в начале марта к нам приходит женский день.
Мамы, бабушки, сестренки, наши милые девчонки!
От души вас поздравляем, только лучшего желаем!







