Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Яңа атнаны сәламлибез.⠀ Бу атнаның темасы "Көз"
20.10.2026
Көзге уңыш, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, көзге табигать һ.б.лар турында сөйләшәчәкбез.⠀ ⠀
Һәр дүшәмбе бакчабызның үз яңалыклар радиосы эшли башлаганлыгы турында хәбәр иткән идек.⠀ Бу атнада эфирда Фәнзия Мансуровна һәм Зөләйха иделәр. Бергәләп тыңлыйк.
-
Республикакүләм педагогик идеяләр ярминкәсе
19.10.2026



Үткән атнада, Менделеевск шәһәрендә "Алдынгылар" хәрәкәте белән берлектә, Республикакүләм педагогик идеяләр ярминкәсе уздырылды. ⠀ ⠀
Барлык катнашучылар да үзләренең эш тәҗрибәләре, уеннар, пособиелар белән бүлештеләр. Безнең бакчадан Зәлия Фәнисовна һәм Фәнзия Мансуровна мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен авторлык материалларын тәкъдим итеп, уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
"Туризм һәм сәяхәтләр" юнәлеше буенча эш
16.10.2026
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендә "Туризм һәм сәяхәтләр" юнәлеше буенча эшләделәр.⠀
Бу тема буенча дәфтәрдә биремнәрне үтәделәр, бирелгән әкиятне укып фикер алыштылар.⠀ ⠀
Балаларга һәм ата-аналарга өйгә эш тә бирелде: гаилә белән Республикабызның истәлекле урыннарында булып, фотога төшәргә!Гаилә, якыннар белән вакытны файдалы һәм истә калырлык итеп үткәрер өчен яхшы сәбәп!⠀ Фотоларны, көтеп калабыз!⠀
-
Дүшәмбе иртәсе шулай башланып китте!⠀⠀
13.10.2026
Безнең бакчаның үз яңалыклар радиосы эшли башлады!⠀⠀
Һәр яңа атна башында барлык бакчабыз өчен шушындый белдерүләр яңгыраячак.⠀Тәрбия һәм белем бирү планы буенча без бу атнада нинди темага сөйләшәчәкбез, атна буена нинди чаралар булачак шулар хакында хәбәр итәчәкбез. Һәр атна саен балалар шигырь дә сөйләячәк!⠀⠀
Димәк бу атнаның темасы "Көзге парклар. Агачлар һәм куаклар"⠀ Сез дә безнең яңалыкларны күзәтеп барып, атна дәвамында, өйдә балалар белән, әлеге теманы ныгыта аласыз.Балалар белән бергә, көзге табигать турында әңгәмә корып, паркларда йөрер өчен, бу атнада һава торышы да искиткеч.
-
Юлда йөрсәң – уяу бул!⠀
12.10.2026
Бакчабызга "Юл хәрәкәте иминлеге" Дәүләт бюджет учреждениесы хезмәткәре Вагизова Зөлфия һәм 27нче гимназия укучылары – "Алдынгылар" хәрәкәте вәкилләре килделәр.⠀ ⠀
Балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен, автомобильдә йөргәндә үзеңне имин тоту кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр.⠀
Автореслога утырып, иминлек каешларын эләктерү күнекмәләрен дә кабатладылар.⠀
-
Яфрактан – ябалаклар
09.10.2026
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме саф һавада йөргәндә, менә шундый ябалаклар ясадылар!⠀ ⠀
Коелган яфракларны пакеткаларга тутырып, бәйлибез;⠀ күзләр, томшыклар, тәпиләр ябыштырабыз – һәм шундый сөйкемле ябалаклар килеп чыга!⠀ ⠀
Яфраклар коелып беткәнче сез дә ясарга өлгерәсез әле.
-
Казан Башкарма комитеты бинасының зур киңәшмәләр залында "Гәүһәр" проектының 6 нчы сезонына старт бирелде. ⠀
06.10.2026
Дүрт ай дәвамында Казанның 20 балалар бакчасында һәм 46 мәктәбендә балалар татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнә. Барлык дәресләр дә татар телендә уза. ⠀ ⠀
Быел безнең бакчабызның остазы "Әкият" курчак театры артисты – Дилүс Хуҗиәхмәтов булачак.⠀ Хәерле сәгатьтә.
Финалга узып, бакчабыз балаларының зур сәхнәдә уйнаганын күрергә язсын дигән теләктә калабыз
-
Җил – яңгыр дип тормадык, Кама буйларына барып кайттык.
05.10.2026
Шимбә көнне коллективыбыз белән Кама Тамагына сәяхәт кылдык.
Табигать күренешләренә сокланып, республикабызның истәлекле урыннары белән танышып йөрдек.⠀ ⠀
Ял итеп, яңа эш атнасын яңа көчләр белән башлап җибәрәбез!⠀ Ә бүген укытучылар көне!⠀ Барлык мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз
P.S. роликның авторы логопед – Лилия Вакилевна.
-
Автомобильләр күргәзмәсе!⠀ ⠀
03.10.2026
Бакчабызда уенчык автомобильләр күргәзмәсе эшли башлады.⠀
Кемнәрнең автомобильләр турында күбрәк беләсе, ишетәсе килә рәхим итегез!⠀ Күргәзмә 5нче октябрьгә кадәр эшләячәк!⠀
-
1нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне!⠀
01.10.2026
Бакчабызга әби - бабай, дәү әни - дәү әтиләрне җыеп бәйрәм ясадык.⠀
Балаларның чыгышлары, уен - көлке, балачак һәм яшьлек хатирәләре белән үрелеп барды бәйрәмебез.⠀ ⠀
Өлкәннәребез!⠀ Якыннарыгызның кадер-хөрмәттендә, бәхетле һәм сәламәт булып, озак еллар гомер кичерергә язсын сезгә.










