Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Су Патшасы көнен үткәрдек
21.07.2026
Рәхәтләнеп күңел ачтык:⠀
– судан капкачлар җыйдык⠀
– кашык белән су ташыдык⠀
– сулы чиләкләр тотып йөгердек⠀
– стакандагы суны түкмичә, кулдан-кулга тапшырып уйнадык⠀ ⠀
Бәйрәм ахырында һавада куыклар очырдык, бер-беребезгә су сибештек.⠀ ⠀
Чып-чын җәйге, эссе, маҗараларга бай көн булды кичә.
⠀ ⠀
-
Файдалы да кызыклы да
19.07.2026
Кулны кәгазьдән алмыйча рәсемнәрне фломастер ярдәмендә йөртеп чыктык, аннары төсле карандашлар белән буядык.⠀ ⠀
Ике куян койрыгын бергә тоттык:⠀
- су җанварлары белән дә таныштык
- язу күнекмәләрен дә ныгыттык



-
Мультфильмнар иленә сәяхәт
17.07.2026
Пластилиннан яраткан мульфильм геройларын әвәләдек.⠀ ⠀
Пластилин белән әвәләү – балаларның фантазиясен, күзаллау сәләтләрен, вак моторикасын үстерүгә этәргеч бирә.⠀ ⠀
Кайсы нинди мультфильм герое? Таныдыгызмы?⠀ ⠀



-
Үзебез үстергән кыярлар
15.07.2026
Бакчабызда үскән кыяр уңышын җыеп алдык.⠀ Үзебез утыртып, үзебез карап үстергән яшелчәләр.⠀ Шуңа да аеруча да тәмле һәм сусыл булып җитешкәннәр алар.



⠀ ⠀
-
Яңгырлы атнаны болыт һәм салават күперләрен ясап башлап җибәрдек! ⠀
15.07.2026
Шифалы яңгырлар булсын!



-
Бүген менә шушындый бакалар ясадык
15.07.2026
Күлдә балык, бакалар⠀
Баталар да калкалар.⠀
Әнә бара бер бака⠀
Баткакка бата-бата.⠀ ⠀
Бүген менә шушындый бакалар ясадык
Аларның яшәү рәвеше, тән төзелеше үзенчәлекләре белән дә таныштык!⠀



-
Җәйнең кызу атнасын коктейльләр ясап озаттык
12.07.2026
Балалар фантазияләренә ирек куйды биредә.⠀ Эчемлекләр нинди ингредиентлардан торачагын, төс - кыяфәтләрен үзләре сайладылар.⠀ ⠀
Киләсе атна яңгырларга бай булыр дип көтелә.⠀ Иң мөһиме күңелләрегездә тынычлык, якыннарыгыз исән-сау, машиналарда тулы бак булсын!



-
Бездән сезгә Ассорти пиццасы!⠀⠀
10.07.2026
Бүген төркемебездә пицца кисәкләрен ясадык.⠀⠀
Һәркем үзе яраткан, үзенә ошаган ингредиентлар белән бизәде пиццасын. Ә килеп чыккан кисәкләрне барысын бергә җыеп зур, уртак пиццабызны ясадык!⠀⠀ ⠀⠀


-
8 нче июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!⠀
08.07.2026
Шул уңайдан, бәйрәм символы булган, ромашка чәчәге һәм йөрәктән торган кул эшләнмәләре ясадык
Гаиләләрегезгә иминлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез.



-
Тәҗрибә⠀
07.07.2026
Төркемебездә үз җилебезне булдырып, тәҗрибә үткәрдек.⠀ ⠀
Җил генә дә түгел, чып-чын давыл булды ул)⠀ Балалар өчен кызыклы һәм файдалы итеп вакыт үткәрүнең тагын бер мисалы сезгә.










