Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
-
Яңа атнаны сәламлибез.⠀ Бу атнаның темасы "Көз"
20.10.2026
Көзге уңыш, яшелчә һәм җиләк-җимешләр, көзге табигать һ.б.лар турында сөйләшәчәкбез.⠀ ⠀
Һәр дүшәмбе бакчабызның үз яңалыклар радиосы эшли башлаганлыгы турында хәбәр иткән идек.⠀ Бу атнада эфирда Фәнзия Мансуровна һәм Зөләйха иделәр. Бергәләп тыңлыйк.
-
Республикакүләм педагогик идеяләр ярминкәсе
19.10.2026



Үткән атнада, Менделеевск шәһәрендә "Алдынгылар" хәрәкәте белән берлектә, Республикакүләм педагогик идеяләр ярминкәсе уздырылды. ⠀ ⠀
Барлык катнашучылар да үзләренең эш тәҗрибәләре, уеннар, пособиелар белән бүлештеләр. Безнең бакчадан Зәлия Фәнисовна һәм Фәнзия Мансуровна мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен авторлык материалларын тәкъдим итеп, уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
"Туризм һәм сәяхәтләр" юнәлеше буенча эш
16.10.2026
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме Алдынгылар хәрәкәтенең "Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендә "Туризм һәм сәяхәтләр" юнәлеше буенча эшләделәр.⠀
Бу тема буенча дәфтәрдә биремнәрне үтәделәр, бирелгән әкиятне укып фикер алыштылар.⠀ ⠀
Балаларга һәм ата-аналарга өйгә эш тә бирелде: гаилә белән Республикабызның истәлекле урыннарында булып, фотога төшәргә!Гаилә, якыннар белән вакытны файдалы һәм истә калырлык итеп үткәрер өчен яхшы сәбәп!⠀ Фотоларны, көтеп калабыз!⠀










