Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Көз бәйрәме.⠀ Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме
06.11.2025
Бәйрәмебез күңелле үтте.⠀
Җырладык, биедек, уйнадык, әти-әниләрне төрле бәйгеләрдә сынап та карадык.⠀
⠀
Барсы да булдырдылар,сынатмадылар! -
Бүген бәйрәм!
06.11.2025
1992 елның 6 ноябрь көне⠀
Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн! -
Халыклар бердәмлеге көне белән
04.11.2025
Бердәм, дус, тату булып, тыныч һәм имин илдә яшәргә язсын!
-
Казан дәүләт мәдәният институтында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә утырыш булып узды.
03.11.2025
Кунакларга "Сабантуй" фиджитал-уены, "Идел буе халыклары" мәдәни порталы һәм "Казан чигүе" техникасын кабат яңарткан студентлар эшләре күрсәтелде.⠀
⠀
Биредә бакчабыздан Арсентьева Лия да чыгыш ясады.⠀
Ленар Шәехнең "Татарстан" шигырен укыды ул!⠀ -
Көз бәйрәме.⠀ Уртанчылар төркеме
01.11.2025
Җырлап-биеп, күңел ачып үткәрдек бәйрәмебезне.⠀
Уеннар да уйнадык, шигырь дә сөйләдек.⠀
⠀
Витаминнарга бай винегреттан да авыз иттек.⠀
Барсы да видеода. -
Гәүһәр проекты
31.10.2025
Балалар үзләрен сәхнәдә тотарга, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнәләр.
Репетицияларда шулай күңелле бездә. -
Барлык һөнәрләр дә яхшы!⠀
30.10.2025
Әлеге атнада шушы тема буенча эшлибез.⠀
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме, тәрбиячеләре – Лилия Фаизовна белән кухняга экскурсия ясадылар.⠀
⠀Экскурсияне максаты:⠀
- балаларның бакча пешекчесенең хезмәте турында күзаллауларын баету;⠀
- бу һөнәргә хөрмәт хисе тәрбияләү.⠀Шәфкать туташы, Әминә Әмирҗановна, балаларга азык-төлекне дөрес саклау, табак-савытларны юу һәм саклау кагыйдәләре турында сөйлә үтте. ⠀
Пешекчебез Вера Витальевна кухнядагы кирәк - яракларны, аларның ничек эшләгәнен күрсәтте.⠀
Өстәлгә тәмле сый-нигъмәт килгәнче, нинди юллар үткәне, пешекче һөнәренең җаваплылыгы турында тагын да күбрәк белә хәзер балалар! -
Кечкенәләребездә көз бәйрәме
29.10.2025
Җырлап-биеп, шигырьләр сөйләп, уйнап, шаярып һәм көлеп үткәрдек бәйрәмне!⠀
⠀
Күңелле булды! -
I урынны яуладык
25.10.2025
Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" татар җыры һәм музыка уен коралларының XIII төбәкара ачык фестиваль - конкурсында чыгыш ясадык.⠀Зәлия Фәнисовна җитәкчелегендәге "Мәрҗән" ансамбле "Туган авылыма" җыры белән чыгыш ясап, I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнделәр.⠀Махсус бүләк тә тапшырдылар аларга: ⠀"Шәһри Казан" газетасына ярты еллык язылу!⠀
⠀
Чын күңелдән котлыйбыз!⠀
Иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез!⠀



-
Кечкенәләребездә музыка шөгыле
15.10.2025
Ничек сөенеп, шатланып кабатлый алар апалары артыннан.
Самими һәм ихлас балачак.










