Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | Aygyul.Mardanova@tatar.ru, mbdou24vahit@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Самира нәфис гимнастика ярышларында катнашып,⠀ 2022 нче елгы балалар арасында I урынны яулый
12.06.2026
Самираны котлыйбыз!⠀ Һәрчак уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.



-
12 нче июнь – Рәсәй көне!⠀
12.06.2026
Балалалар белән Дәүләт символикаларын кабатладык, үрә басып гимн җырладык. Кул эшләнмәләре (беләзекләр) ясадык.⠀ ⠀ Урамга чыккач шарлар кабартып аларны һавага очырдык. Бәйрәм хөрмәтенә бакчабыз ишегалдына каштан агачы да утырттык.⠀ ⠀ Илләребездә тынычлык, татулык хөкем сөрсә иде.⠀ Барыгызны да бәйрәм белән!⠀ ⠀




-
Футбол турында сөйләштек
12.06.2026
Төркемдә футбол кырын, футболистлар һәм футбол тубы кул эшләнмәләре ясадык. Аннары мәйданчыкта футбол кыры әзерләп, командаларга бүленеп уйнарга керештек.⠀ Командалар сынатмадылар, һәр ике як та үз капкасын яхшылап саклады!⠀ Уен дус-тату мөгамәләдә тәмамланды!⠀Балаларга, афәрин!

-
Чәчәкле җәәй
10.06.2026
Илгизә Гаязовна балаларга чәчәкләр турында сөйләде кичә.Әңгәмәдән соң, кул бармаклары һәм буяулар ярдәмендә чәчәкләрне кәгазь битенә төшереп карадылар. Ә урамга чыкккач, бакчабыз ишегалдындагы үсемлекләр белән якыннанрак таныштылар.⠀ Әйләнә - тирәбездә күп төрле, матур чәчәкләр үскәнлегенә игътибар иттеләр балалар.⠀
-
Әхмәтне котлыйбыз
09.06.2026
Уртанчылар төркеменнән Давлетшин Әхмәт бию бәйгесендә катнаша.⠀
Ансамбльләре белән, I һәм II дәрәҗәдәге лауреатлар була алар. Әхмәткә алга таба да уңышлар телибез.
.jpg)



-
Тимур беренче!⠀
09.06.2026
Гимнастика үзәгендә булып үткән, спорт гимнастикасы ярышларында Арсентьев Тимур беренче урынга лаек дип табылды!⠀Котлыйбыз, Тимур!⠀ Һәрчак алга яңа үрләргә!⠀


-
Бал корты Майя
04.06.2026
Илгизә Гаязовна балаларны бал корты Майя белән таныштырды: Маяй турында әңгәмә үткәрде, мультфильм карадылар. Саф һавада губкалар һәм гуашь буяулары ярдәмендә бал кортын ясап та карадылар.⠀Яңгыр ява башлап, эшебезне тулысынча тәмамлый алмадык. Ләкин балалар хәзер бал кортларының тормышы турында күбрәк беләләр, гадәти булмаган техника ярдәмендә иҗат итеп, яңа күнекмәләр дә үзләштерделәр.⠀

-
Сара Садыйкова скверына тавыш бирик!⠀⠀ ⠀⠀
03.06.2026
https://pos.gosuslugi.ru/lkp/fkgs/home/ сайтында Татарстанның парк һәм скверларын төзекләндерү буенча тавыш бирү бара.⠀ Сара Садыкованың тууына быел 120 ел!⠀ Кызы Әлфия Айдарская исә, быел май аенда, 101 яшен тутырды.⠀ Әлфия ханым, белән без һәрчак элемтәдә. Ул безнең бакчабызда берничә мәртәбә кунак та булып китте.⠀Барыгызны да әлеге тавыш бирүдә катнашырга чакырып калабыз!⠀ Шәһәребез төзекләндерүгә үз өлешебезне кертик!⠀ ⠀
Тавышны 12.06.2026 датасына кадәр бирергә була!⠀





-
1 нче июнь. Халыкара балаларны яклау көне!⠀
02.06.2026
Бакчабызда балалар өчен бәйрәм оештырдык. ⠀Төрле бәйге - ярышлар үткәреп, җырлап - биеп, рәсемнәр ясап күңел ачтык!⠀ ⠀ Быелгы җәй шатлыклы вакыйгаларга, сөенечле хәбәрләргә бай;⠀ кояшлы - яңгырлы, җиләкле - сандугачлы, чәчәкле - күбәләкле булып истә калсын иде!⠀
-
Хыялдагы бакча
29.05.2026
Һәрберебезнең дә, көндез йоклатмый торган, ашарга тәмлүшкәләр өләшә торган балалар бакчасы турында хыялланганы булгандыр. Безнең коллективыбыз һәм мәктәпкә әзерлек төркеме ата - аналары шул хыялны тормышка ашырды.⠀Ничек килеп чыкканлыгын бергәләп карыйк
Видеоны сылтама аша үтеп карый аласыз.














