Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Һәр көнебез күңелле үтә
22.08.2025
Бүген бөтерчекләр ясадык һәм аларны әйләндерергә өйрәндек.
Шушы бөтерчекләр шикелле, зыр-зыр "әйләнеп" атнаның үткәне сизелми дә кала

-
Ә икенче көнне күбәләкләр ясадык
21.08.2025

Җәйге болын төсләрендә⠀
Кемдер салават күпере кебек дияр ⠀
Кемдер чык бөртегенә төшкән кояш нурлары чагылышына охшатыр⠀
Бәлки көзге, җете яфраклар белән тәңгәллек күрүчеләр дә булыр.⠀
⠀
Күбәләкләрне төркемебездәге гөлләргә кундырдык. Үзебезнең гөлләрбез, кичә ясаган кояш-чәчәкләребез һәм менә хәзер күбәләкләребез дә булды!⠀
-
Гербер чәчәкләре
20.08.2025
Нәфис, нәзәкатьле, горур һәм гади дә. Алар кояшның үзе кебек. Балалар белән, күп-күп итеп, гербер чәчәкләрен ясадык.
Тышта көн нинди булуга карамастан, төркемебездә шәхси кояшларыбыз бар хәзер. -
"Ростки: Россия һәм Кытай" халыкара бизнес – форумында катнаштык.
19.08.2025
Мәгариф өлкәсенә кагылышлы мастер-класслар карадык, тәҗрибә тупладык. Җиңү көненә карата ясалган стендта, бакчабыз балаларының да рәсемнәре урын алган иде

Шундый масштаблы чараның бер өлеше булуыбызга шатбыз!

-
Туңдырма
18.08.2025
Аны барсы да ярата. Туңдырма дигәч, күз алдына – балачак, җәй һәм яллар килеп баса...
Шундый якты истәлекләр белән бәйле тәм-томның үзен ясадык бүген. -
Көне җиллеее булды кичә⠀
14.08.2025
...һәм без мини "җил тегермәннәре" ясадык.⠀
Әйләнгеч, бөтерчек, боргалак, җил тегермәне.⠀Төрлечә исем биреп карадык бу уенчыкларга.⠀
-
Кечкенә рәссамнар
13.08.2025
Бүген рәсемнәребез үзенчәлекле булды.⠀
Геометрик фигураларда төрле эмоция, хич-кичерешләрне сурәтләдек.Шул фигуралардагы сурәтләр ярдәмендә, әлеге моментта, нинди хис-кичерешләр кичергәнебезне тасвирларга тырыштык.
Эмоциональ интеллектны үстерү, үзеңне һәм башкаларны яхшырак аңлау өчен яхшы чараларның
берсе бу. -
TIMERKIDS
11.08.2025

Балалар арасында йөгерү ярышы.⠀
Әлеге ярышта безнең бакчабыз балалары ел саен актив катнашалар.⠀Быел да искәрмә түгел, фотода:⠀
Багырова Самира⠀
Минеханова Риана ⠀
Минеханов Арслан ⠀
Арсентьева Лия⠀
Арсентьев ТимурАлар барсы да безнең бакчабызныкылар!⠀
Афәрин!⠀
Сезнең уңышларыгазга ихластан сөенәбез, балалар! -
Кенәриләр ясадык
08.08.2025
Балалар белән кенәри (канарейка) – сайрар кошлар турында сөйләштек.⠀
Кайда яшиләр, нәрсәләр белән тукланалар һ.б .⠀
Әңгәмәдән соң кенәриләрнең үзләрен дә ясап куйдык.⠀
Моның өчен безгә:⠀
– төсле кәгазьләр⠀
– альбом бите⠀
– фломастерлар⠀
– кайчы һәм җилем⠀
кирәк булды.⠀
⠀
Нәтиҗәдә, шундый нәни һәм матур кенәриләр килеп чыкты -
Таяну ноктасы
07.08.2025

Бакчабыз мөдире – Айгөл Ганиевна "Таяну ноктасы" тапшыруында катнашты!
Тапшыруның темасы дәүләт һәм шәхси балалар бакчаларына багышланган иде.⠀
Аларның +/- яклары, нинди аермалары һәм охшаш яклары булуы һ.б. күп кенә актуаль булган сорауларга җавап эзләде катнашучылар.⠀
Ә сез ни уйлыйсыз бу турыда?⠀
Фикерләрегезне көтеп калабыз










