Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2026

1нче октябрь — Халыкара өлкәннәр көне! Бу бәйрәм — еллар узган саен күңелләрендәге җылылыкны, зирәклекне һәм игелекне саклап калган олы буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтү көне. “Мәрҗән” балалар бакчасында да хезмәт ветераннарын һәм сабыйларыбызның әби- бабайларын өлкәннәр көне белән котлау чарасы булып узды..
Балалар музыка җитәкчесе Илзирә Фанисовна җитәкчелегендә һәм тәрбиячеләребез ярдәмендә әби- бабайларыбызга, җыр, бию, шигырь, музыка уен коралларында чыгышлар әзерләделәр. Зурлар төркеме тәрбиячесе Айгөл Рамазановна алып барган бәйрәм чарасы исә әби- бабайларыбызны күңеленә бик хуш килде. Әниләр, әби- бабайларыбыз үзләре дә читтә калмадылар, җырладылар , гармунда уйнап барысында биеттеләр.
Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, иҗади активлык күрсәттеләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгыртуның һәм аларга ярдәм итүнең мөһимлеге турында белемнәрен ныгыттылар. Бәйрәм балалар һәм өлкәннәр күңелендә дә җылы эз калдырды.
-
Внимание грипп и ОРВИ! 23.09.2026

Внимание! Открыта «горячая линия» по вопросам профилактики
гриппа и ОРВИ
С 21 сентября по 02 октября 2026 года начинает работу Российская горячая линия по вопросам профилактики гриппа и ОРВИ.
Сотрудники службы готовы ответить на все вопросы, связанные с мерами профилактики гриппа и ОРВИ.
Телефон Единого Консультационного Центра Роспотребнадзора 8 800 555 49 43. За консультацией также можно обратиться в Управление Роспотребнадзора по Республике Татарстан по телефону 8 (843) 222 84 31 с 9-00 до 12-00 и с 12-45 до 18-00 (пт. - до 16.45) ежедневно в рабочие дни.
-
"Көзге ярминкә" 21.09.2026

Бүген "Мәрҗән" балалар бакчасында инде традициягә кергән “Көзге ярминкә” узды. Гадәти ярминкә түгел иде ул, ә Идел буе халыкларына багышланган, 2026 ел – Россия халыклары елын күз алдында тотып оештырылган ярминкә иде. Һәр төркем берәр халыкның сый- нигъмәтләрен, көн- күрешен, мәдәниятен чагылдыргант өстәл әзерләде. Бәйрәм әти- әниләр әзерләгән төрле халыкларнының җыр- биюләре белән үрелеп барды. Сәүдә рәтләре җиләк- җимеш, яшелчә, кайнатмалар, төрле халыкларның пешкән ризыкларыннан сыгылып торды.
Әти- әниләргә мастер- класслар оештырылды, ә балаларо понига утырып йөреп күңел ачты.
“Көзге ярминкә” бик күңелле һәм күтәренке рухта үтте. Балалар, әти- әниләр, тәрбиячеләр күңелендә күп якты онытылмаслык хис-кичерешләр һәм тәэсирләр калдырды.
Барлык әти- әниләргә дә катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Әкиятләр илендә" 15.09.2026

Бүген танылган татар балалар әдәбияты язучысы Абдулла Алишка 118 яшь тулды.
Бәйрәм көне уңаеннан балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме белән " Әкиятләр илендә" интелектуаль уен уздырылды.
Максат: балаларның Абдулла Алиш иҗаты белән кызыксынуларының нәтиҗәлелеген арттыру.
Бурычлар:
- баларның А. Алишның укыган әкиятләре турында белемнәрен ныгыту;
- балаларда хайваннарга карата кызыксыну һәм мәхәббәт, бәлагә юлыккан геройларга теләктәшлек һәм ярдәм итү теләге тәрбияләү;
-Абдулла Алиш әкиятләренә белән кызыксыну уяту.
Татар теле тәрбиячесе Рәмзия Шәрипҗановна әзерләгән интелллектуаль викторина балаларның күңеленә хуш килде, белемнәрен ныгытты. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Сания Магсумовна балаларны әзерләүдә зур тырышлык күрсәтте. Афәрин!
Төркемнәрдә дә Абдулла Алиш иҗатына багышланган шөгыльләр үткәрелде, әкиятләре сәхнәләштерелде. -
"Йомры күмәч" көне 14.09.2026

Бүген " Мәрҗән" балалар бакчасында, балаларның яраткан әкият каһарманы "Йомры күмәч" көне (День Колобка) уздырылды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кече төркем балаларына әлеге әкиятне сәхнәләштерде. Әкиятне әзерләүдә төркемнең тәрбиячесе Сания Магсумовна һәм балалар зур җаваплылык белән әзерләнделәр. Балалар үз рольләрен өйрәнеп зур осталык белән тәкъдим иттеләр. Каһарманыбызның туган көне уңаеннан әкиятнең ахры яңача борылыш алып, яхшы тәмамланды. Бу күренеш балаларның күңеленә бик хуш килде. Балалар бакчасы мөдире Ләйсән Ришатовна тәкъдиме белән балаларның сөйләм телен активлаштыру һәм баету максаты белән барлык төркемнәргә дә ешрак әкият, хикәяләрне сәхнәләштерү карары кабул ителде.
-
"День тыквы" 10.09.2026

Сегодня воспитатели в группах провели "День тыквы". На занятиях дети узнали какой овощ является символом осени, расширили представления о тыкве, о разнообразии её видов, о пользе блюд и истории появления. Рассматривалии тыкву снаружи, каждый ребёнок подержал в руках, говорил какая она на ощупь, затем разрезали и увидели внутри семечки, их собрали на следующий год. Закрепили умения и навыки в технике объёмной аппликации. Каждый ребёнок вложил в свою работу частичку души. -
"День языков народов России" 08.09.2026

Сегодня в детском саду отметили День языков народов Российской Федерации! 
8 сентября 2026 года Россия впервые отмечает День языков народов Российской Федерации— праздник, учреждённый Указом Президента В. В. Путина № 798 от 4 ноября 2025 года. Его главная цель — сохранить и поддержать языковое богатство нашей страны, укрепить межнациональное согласие и показать, насколько важно беречь культурное наследие каждого народа.
Познакомили детей с понятием "родной язык" и разнообразием языков России. Играли игры народов России с целью воспитания у детей чувства патриотизма, уважения и дружелюбного отношения к представителям разных национальностей через знакомство с их языками и культурами.
-
"Керпе көне" 07.09.2026

Бүген тәрбиячеләр төркемнәрдә гадәти булмаган көнне "Керпе көне"н билгеләп үттеләр. Хәтта кунакка керпе үзе дә килде. Балалар керпе турындагы белемнәрен арттырдылар, агачның кызыл, сары яфракларыннан керпе ясап ябыштырдылар.
Бу көн кешеләргә керпеләрне һәм аларның яшәү тирәлеген саклау зарурлыгын ,шулай ук табигатьне саклауның мөһимлеген искә төшерү өчен кирәк. -
"Белем көне" 01.09.2026

Бүген "Мәрҗән" балалар бакчасында белем көне узды. Ата- аналарны һәм балаларны иртәдән музыка, шарлар, фотозона белән бергә бөйрәм рухы каршы алды. Бәйрәм уңаеннан төркемнәрдә тәрбиячеләр балалар белән төрле уеннар уйнадылар, викториналар оештырдылар. Балалар белем дөньясына чумып үзләренең зирәклеген, сәләтләрен күрсәтте.
Яңа уку еллары уңышлы, кызык, яңа ачышларга бай булсын!
Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар белем бәйрәмен
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында чәчәк бәйләме!
-
Участия во Всероссийских учениях. 19.08.2026

Сегодня наш детский сад присоединился к всероссийским учениям по комплексной отработке сценария "Действия сотрудников охраны и работников образовательных организаций при захвате заложников и при нападении с использованием горючих жидкостей"










