Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 128 ,иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Абдулла Алиш - безнең күңелләрдә 16.09.2024
15 сентябрь - сөекле язучыбыз Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан бакчабызда әдәби музыкаль кичә булып узды. Язучы иҗатындагы әсәрләрдә табигатькә соклану, аңа мәхәббәт уяту әйләнә-тирәне саклау темасы белән бергә үрелеп бара. А. Алиш әкиятләренең төп геройлары - бөҗәкләр, кош-кортлар, җәнлекләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары нәкъ менә бөҗәкләр турында "Бал корты һәм шөпшә" күренешен сәхнәләштереп куйдылар. Афәрин, чын артистлар!
-
2 сентябрь - Белем көне 02.09.2024
Бүген - Белем көне! Безнең бакча балалары да бу бәйрәмнән читтә калмады. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Хади Такташ исемендәге 27нче гимназиягә Белем көненә багышланган тантанага бардык. Тәрбияче Заббарова А.А. белән берлектә балалар шигырьләр сөйләделәр, бакчабызда тәрбияләнгән, бүгенге 1 сыйныф укучыларына уңышлар теләделәр.
-
Вакцинация от гриппа 22.08.2024
Уважаемые родители! В рамках подготовки к эпидемическому сезону заболеваемости гриппом и ОРВИ с сентября в нашем детском саду будет проходить вакцинация воспитанников против гриппа. Вакцина Ультрикс-Квадри разрешена детям от 6-ти месяцев. Всем родителям необходимо оформить согласие или отказ в письменной форме.
-
Минем яраткан мультфильм 16.08.2024
Атналык белем һәм тәрбия бирү проекты темасын йомгаклап, "Минем яраткан мультфильм" дип аталган рәсемнәр күргәзмәсен оештырдык. Кемгәдер Смешариклар, Маша Белән Аю, ә кемгәдер кызыклы мәчеләр, этләр ошый икән. Бик кызыклы булды бу!
-
Балачакның хәвефсез юлы 08.08.2024
Бакчабызда Куркынычсызлык атнасы дәвам итә. Бүген безгә юл хәрәкәте иминлеге буенча ДБУ хезмәткәре Музафарова З.В. килде. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерде, автомобильдә, җәмагәть транспортында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге, балалар креслосының мөһимлеге турында сөйләде. Аннан балалар асфальтта рәсемнәр: светофор, транспорт төрләрен ясадылар. Без Зөлфия Вагизовнага кызыклы әңгәмәсе, алып килгән бүләкләре өчен рәхмәт әйттек.
-
Светофорның өч төсе 05.08.2024
5 август - Халыкара Светофор көне. Бу уңайдан бакчабызда 3, 4, 5нче төркем балалары белән "Светофорның өч төсе" дип аталган чара уздырылды. Тәрбиячебез Гөлшат Илдусовна балаларга Светофорның барлыкка килү тарихын сөйләде, хәрәкәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәрвакытта истә тотарга кирәклегенә басым ясады. Балалар юл хәрәкәтен җайга салып торучы регулировщик һөнәренең бик кирәклеген дә аңладылар. "Без - тәртипле җәяүлеләр", "Кызыл, сары, яшел", "Рөхсәт ителә - ителми" уеннарын уйнадылар.
-
Славный доктор Айболит! 31.07.2024
На улице с утра льет дождик, но мы не унываем! Ведь сегодня у нас в гостях - детский театр кукол "Скворец" с замечательной постановкой под названием "Добрый доктор Айболит". Всем известный доктор сново лечит зверей и птиц в интерактивной сказке. Спектакль наполнен добрым юмором и веселыми играми на тему здорового образа жизни.
-
Балалар - Тынычлык яклы, балалар яшәргә хокуклы! 27.07.2024
27 июль – Донбасстагы сугыш хәрәкәтләре барышында һәлак булган балаларны искә алу көне. Шул уңайдан бүген безнең бакчада да Хәтер көне булып узды. Балалар белән «Балалар яшәргә хокуклы» дигән темага әңгәмә үткәрдек, оригами техникасын кулланып, Тынычлык символы – ак күгәрченнәр ясадык. Донбасс гаиләләренә килгән кайгыларны күрергә язмасын... Балалар – Тынычлык яклы, балалар яшәргә хокуклы!
-
Куянкай 25.07.2024
Куянкай (Н. Исәнбәт)
Әй куян, куян,
Кечкенә генә,
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагы
Озынкай гына,
Аягы җиңел –
Мамыктай гына.Бакчабыздагы “Авыл ишегалдында” балаларның иң яраткан яшәүчесе бар бит әле. Ул – Тимоша, матур һәм җитез куянкаебыз. Урамга чыккан саен балалар Тимошаны яшел үлән, кишер, кәбестә белән сыйлыйлар. Балалар кечкенәдән җан ияләренә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булып үсәләр.
-
"Авыл ишегалды" тере почмагы 22.07.2024
"Борын-борын заманда, авылда, яшәгәннәр ди әби белән бабай. Аларның булган ди Чуаркай һәм Аккай дигән тавыклары. Көннәрнең берендә тавыкларның берсе йомырка салган ди. Гади йомырка түгел, ә ......" Ягез, кайсыгыз белә бу әкиятнең дәвамын?