Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 128 ,иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Чыршыбызны бизибез! 23.12.2024
Елның балалар тарафыннан иң көтеп алынган тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бакчабыәда чыршыга кулдан ясалган уенчыклар ясап элү традициягә керде. Быел чыршы уенчыклары арасында Яңа ел символы - Еланнар күп күренә. Уенчыклар ясауда балаларга ярдәм иткән әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Кошлар ашханәсе" 13.12.2024
Ел дәверендә бакчабызда күп кенә экологик чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - "Кышны авыр кышларга, азык сибик кошларга!" девизы астында уза торган "Кошлар ашханәсе" акциясе. Быелгы акциядә 1нче төркем балалары һәм әти-әниләре бик актив катнаштылар. Нинди генә җимлекләр юк монда! Бердәм эш аша балалар табигатьне сакларга, барлык җан ияләренә кайгыртучан карашта булырга өйрәнәләр. Акциядә катнашкан әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Уен аша өйрәнәбез 02.12.2024
Уен - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эшчәнлеге. Балалар бакчасында татар телен өйрәнүдә УМК уеннарының әһәмияте бик зур. Бүгенге түгәрәк өстәл янында педагогларның җыелу форматы бик кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, укытучы-логопед үзләренең эшләрендә кулланыла торган уеннарны күрсәттеләр, уйнау рәвеше белән таныштырдылар. Татар теле тәрбиячесе Гөлшат Наилевна һәрберебезгә бүләкләр дә әзерләгән иде. Бу файдалы утырыш бергәләп чәй эчү белән тәмамланды, педагоглар бик кәнагәть калдылар.
-
Конкурс "Лучший сценарий по БДД" 29.11.2024
Сегодня состоялось награждение участников районного конкурса "Лучший сценарий по БДД" по пропаганде безопасного поведения на дороге среди воспитателей дошкольных учреждений Вахитовского района г. Казани. В конкурсе участвовала Миндубаева Г.И. со сценарием развлечения "Знатоки правил дорожного движения" и стала лауреатом. Мы желаем ей творческих успехов и воплощения новых педагогических идей!
-
Зеленый флаг - наш! 22.11.2024
Сегодня на базе МБОУ "Гимназия 125" Советского района г. Казани прошла торжественная церемония вручения Зеленых флагов образовательным организациям, реализующим Международную программу "Эко-школы/Зеленый флаг". Наш сад получил первый флаг за эколого-образовательную деятельность в 2023-2024 учебном году. Педагог нашего сада Заббарова А.А. презентовала свои авторские экологические игры участникам Всероссийского мероприятия.
Благодарим всех участников данной программы - педагогов, детей и родителей нашего детского сада за участие в экологических акциях, проектах и мероприятиях. Надеемся, что это не последняя награда за нашу природоохранную деятельность.
-
"Аулак өй - көрәш" бәйгесе 20.11.2024
Безнең бакчада төбакара "Аулак өй - көрәш" проекты кысаларында чираттагы әдәби бәйге булып узды. Проектның җитәкчесе Сәрия Минеәхәтовна кунакка үзе белән балалар шагыйрәсе, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Йолдыз ханым Шәрәпованы, баянчы һәм композитор Рафинат Сәлаховны, Идел буе районының 242нче бакча тәрбиячесе Тәнзилә Галяутдинованы да алып килгән иде.
Бәйге ике команда - зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары арасында узды. Бәйге барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, татар халкының гөреф-гадәтләрен, йолаларын күрсәттеләр, уеннар уйнадылар. Бу чара якынлашып килүче иң җылы бәйрәм - Әниләр көненә багышланган иде, шунлыктан бу көнне әниләргә багышлап бик күп җылы сүзләр әйтелде, җырлар җырланды.
Бакчабызда "Мәрҗән иҗат студиясе" кысаларында "Әллүки" остаханәсе эшләп килә. Анда йөрүче тәрбиячеләр һәм әниләрнең "Ачык сандык янында" дип аталган күренеше жюри әгъзалары тарафыннан аеруча югары бәяләнде.
-
Халыклар бердәмлеге көне! День народного единства! 05.11.2024
Балаларда Россия тарихы турында күзаллаулар формалаштыру, шулай ук балаларның Россиядә яшәүче халыклар турында күзаллауларын киңәйтү максаты белән бакчада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрелде».
С целью формирования у детей представлений об истории России, ее героическом прошлом, а также с целью расширения представлений детей о народах населяющих Россию, в детском саду было проведено мероприятие, посвящённое Дню народного единства»
-
У нас в гостях волонтеры! 02.10.2024
Студенты- волонтеры Казанского инновационного университета им.В.Г.Тимирясова, в рамках акции «Осенняя неделя Добра 2024», посетили наш детский сад и помогли в проведении субботника.Выражаем благодарность всем кто принимал участие в благом деле.
-
Көзге ярминкә 20.09.2024
Ярминкәгә чакырабыз,
Рәхим итеп килегез.
Тәмле сыйлар, шәп товарлар
Сезне көтә күрегез.
Матур гармун көйләренә
Җырлап басаек әле.
Кызык такмакларга биеп,
Күңел ачаек әле.
Бездә бүген – Ярминкә! Көзге уңыш җыелган, киштәләргә куелган. Барыгызны да бу күңелле чарага көтеп калабыз!
-
Көзге уңыш 18.09.2024
Кәбестәләр, суганнар
Түтәлләргә тулганнар.
Кишер белән чөгендер –
Тик җыеп кына өлгер.
Бакчабызда көзге уңыш өлгерде. Җәй буе без аларны карап, су сибеп үстердек. Үзебез үстергән яшелчәләрне җыясы да бик күңелле!