Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
-
Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2026

1нче октябрь — Халыкара өлкәннәр көне! Бу бәйрәм — еллар узган саен күңелләрендәге җылылыкны, зирәклекне һәм игелекне саклап калган олы буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтү көне. “Мәрҗән” балалар бакчасында да хезмәт ветераннарын һәм сабыйларыбызның әби- бабайларын өлкәннәр көне белән котлау чарасы булып узды..
Балалар музыка җитәкчесе Илзирә Фанисовна җитәкчелегендә һәм тәрбиячеләребез ярдәмендә әби- бабайларыбызга, җыр, бию, шигырь, музыка уен коралларында чыгышлар әзерләделәр. Зурлар төркеме тәрбиячесе Айгөл Рамазановна алып барган бәйрәм чарасы исә әби- бабайларыбызны күңеленә бик хуш килде. Әниләр, әби- бабайларыбыз үзләре дә читтә калмадылар, җырладылар , гармунда уйнап барысында биеттеләр.
Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, иҗади активлык күрсәттеләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгыртуның һәм аларга ярдәм итүнең мөһимлеге турында белемнәрен ныгыттылар. Бәйрәм балалар һәм өлкәннәр күңелендә дә җылы эз калдырды.
-
Внимание грипп и ОРВИ! 23.09.2026

Внимание! Открыта «горячая линия» по вопросам профилактики
гриппа и ОРВИ
С 21 сентября по 02 октября 2026 года начинает работу Российская горячая линия по вопросам профилактики гриппа и ОРВИ.
Сотрудники службы готовы ответить на все вопросы, связанные с мерами профилактики гриппа и ОРВИ.
Телефон Единого Консультационного Центра Роспотребнадзора 8 800 555 49 43. За консультацией также можно обратиться в Управление Роспотребнадзора по Республике Татарстан по телефону 8 (843) 222 84 31 с 9-00 до 12-00 и с 12-45 до 18-00 (пт. - до 16.45) ежедневно в рабочие дни.
-
"Көзге ярминкә" 21.09.2026

Бүген "Мәрҗән" балалар бакчасында инде традициягә кергән “Көзге ярминкә” узды. Гадәти ярминкә түгел иде ул, ә Идел буе халыкларына багышланган, 2026 ел – Россия халыклары елын күз алдында тотып оештырылган ярминкә иде. Һәр төркем берәр халыкның сый- нигъмәтләрен, көн- күрешен, мәдәниятен чагылдыргант өстәл әзерләде. Бәйрәм әти- әниләр әзерләгән төрле халыкларнының җыр- биюләре белән үрелеп барды. Сәүдә рәтләре җиләк- җимеш, яшелчә, кайнатмалар, төрле халыкларның пешкән ризыкларыннан сыгылып торды.
Әти- әниләргә мастер- класслар оештырылды, ә балаларо понига утырып йөреп күңел ачты.
“Көзге ярминкә” бик күңелле һәм күтәренке рухта үтте. Балалар, әти- әниләр, тәрбиячеләр күңелендә күп якты онытылмаслык хис-кичерешләр һәм тәэсирләр калдырды.
Барлык әти- әниләргә дә катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!










