Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 124 ,иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Татар малае, татар кызчыгы -2024" 15.02.2024

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбия һәм белем алучы Мөхәммәтҗанова Сәйдә "Татар малае, татар кызчыгы -2024" район бәйгесендә катнашып, II урынга лаек булды. Сәйдәне бу бәйгегә әзерләгән педагогларга, әти-әнисенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ә Сайдәгә киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен теләп калабыз!
-
Юлларда сак булыгыз! 14.02.2024

ЮХИДИ хезмәткәрләренең белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендәге эше - балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән. Бу өлкәдә эшне алып баручы специалист Зөлфия Вагизовна бакчабызда балалар белән чираттагы профилактик әңгәмә уздырды. Ул балаларга "юл тозаклары", киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементларның мөһимлеге турында сөйләде. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп, сорауларга җавап бирделәр. Буранлы кышкы көннәрдә, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен истән чыгармаска сүз бирделәр.
-
Экологическая агитбригада "Друзья природы" - "Табигать дуслары" 12.02.2024

С сентября 2023 года наш детский сад является участником международной программы "Эко-школы/Зеленый флаг", который реализует экологическое направление в своей образовательной деятельности. Мы организовали работу над проектом "Создание системы взаимодействия с социальными партнерами и организациями экологической направленности в эколого-образовательной деятельности ДОУ". Одной из форм работы проекта является организация экологической агитбригады под названием "Друзья природы". Дети из агитбригады не только занимаются природоохранными делами, но и активно выступают вокальными номерами в мероприятиях детского сада.
-
Методическая активность 09.02.2024

Наши педагоги - Заббарова А.А., Зияутдинова И.Ф., Фатыхова А.Ф. и Хасанова И.Р. участвовали в Межрегиональном фестивале педагогического мастерства в рамках сетевого взаимодействия по реализации основных направлений международной программы "Эко-школы/еленый флаг" по Самаре и Самарской области по теме "Природа, экология, будущее".
Цель организации и проведения фестиваля: развитие инновационной практики педагогов дошкольных образовательных организаций в решении задач экологического образования детей дошкольного возраста и повышение уровня профессиональной компетентности работников дошкольного образования в соответствии требованиями ФГОС ДО.
-
Бүген бездә - театр! 09.02.2024

Бүген безнең бакчада - "Алина" курчак театры! Балалар белән бергәләп "Барбос исемле эт һәм аның дусларының кызыклы маҗаралары" дигән музыкаль спектакль карадык. Бик күңелле булды, яңа очрашуларга кадәр!
-
Методик активлык 01.02.2024

Бакчабызның уңышлары педагогларның һөнәри эшчәнлегендә активлык күрсәтүенә бәйле. Белем һәм тәрбия бирү эшендә безнең тәрбиячеләребез яңадан-яңа үрләргә ирешәләр - методик берләшмәләрдә, семинарларда үзләренең тәҗрибәләре белән бүлешәләр, эш нәтиҗәләрен күрсәтәләр, бәйгеләрдә катнашалар. Барыгызга да бу катлаулы һәм бер үк вакытта, кызыклы эшегездә уңышлар телибез!
-
Йолдыз Шәрапова шигырьләре бәйгесе. 31.01.2024

Бүген Р.Миннулин исемендәге республика балалар китапханәсендә Йолдыз Шәрапова шигырьләре бәйгесе булып узды.Безнен бакчадан 3 бала Афлятунова Алия, Шарифуллина Мадина, Хафизов Амирхан катнаштылар.
-
Акция "Блиндажная свеча - подари бойцу тепло!" 22.01.2024

В нашем саду объявлен сбор жестяных банок для изготовления блиндажных свечей. Свеча - необходимая вещь нашим боцйцам на фронте. Она не затухает при сильном ветре, служит для обогрева и освещения, необходима для приготовления пищи. Собираем жестяные банки из-под горошка, кукурузы, фруктов и т.д. Банки должны быть чистыми и без этикеток.
Бакчабызда - чираттагы акция! Бу юлы без фронттагы сугышчыларыбызга "блиндаж шәме" ясар өчен тимер савытлар җыябыз. Окоплар өчен бик кирәкле әйбер ул - блиндаж шәме. Яктылык, җылы бирү, азыкны җылытыр өчен дә бик уңайлы алыштыргысыз әйбер.
Җылылыкны бүлешүче йөрәкләрегез өчен зур РӘХМӘТ!
-
"Буран" операциясе 17.01.2024

17 - 28нче гыйнвар көннәрендә шәһәребез буенча "Буран" планы игълан ителде. Кар-буран безнең бакчабызны да читләтеп узмады - уен мәйданчыклары, бакча сукмаклары кар көртләре белән күмелде. Балалар өчен азык-төлек алып килүче машинаны ничек кабул итәргә? Ничек балалар белән урамга, саф һавага чыгарга? Бу сораулар безне бик борчыды. Ә ярдәм - безнең бакчабызның әти-әниләреннән килде! Вакытында ярдәмгә килүче, бакчабыз территориясендә кар ачучы әти-әниләребезгә - зур РӘХМӘТ!
-
"Күңелле уен мәйданчыгы" 13.01.2024

Яңа ел яллары узып та китте. Озын яллардан берникадәр арып та, бер-беребезне сагынып та яраткан бакчабызга килдек. Уен мәйданнарын кардан ачып, кызыклы кар корылмалары ясап куярга тырыш әти-әниләребез булышты. Беренче, бишенче һәм алтынчы төркем мәйданнарында төрле зурлыктагы әкияти Аҗдахалар пәйдә булдылар. Яңа 2024нче елның билгесе бит алар. Комлыкларда гына яши торган Ташбака да бар әле монда, күрегез!
Балаларның саф һавада йөрүләрен тагын да күңеллерәк, кызыклырак итүдә ярдәмен күрсәткән хезмәткәрләребезгә һәм әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез!










