Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 124 ,иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
"Иң матур бәйрәм!" 06.03.2024

Шигырьләр, җырлар өйрәнеп,
Матур киемнәр киеп.
Әни бәйрәменә килдек,
Иң матур бәйрәм диеп.
5нче төркем балалары да бәйрәмнән читтә калмадылар – иң матур киемнәрен киеп, әниләр, әбиләр өчен бәйрәм концерты куйдылар. Милли киемнәрдән безнең балаларыбыз бигрәк тә матурлар инде!
Барлык әниләр, әбиләр һәм апаларны язның беренче бәйрәме – 8 март белән котлыйбыз! Бәхетле тыныч тормыш, сәламәтлек телибез!
-
"Яз аенда бар бер бәйрәм..." 05.03.2024

Мин әнигә булышам -
Табак -савыт юышам,
Чистартым савыт -сабаны,
Ышкафларга куешам.
Мин әнигә булышам -
Идәннәрне юышам.
Көн дә шулай бик тырышып
Мин әнигә булышам.
Ә менә безнең 2нче кечкенәләр төркеме балалары да әниләренә бик тырышып булышалар икән. Бәйрәм көнендә генә түгел, әлбәттә, көн саен!
-
"Әниләргә күчтәнәч" 05.03.2024

Минем дә бәйрәм ул –
Әниләр бәйрәме.
Сагынып көтәм бит
Мин дә ул бәйрәмне!
3нче төркем балалары әниләренә күчтәнәч – тәмле чәй әзерләгәннәр. Кадерле әниләребез! Һәрвакытта сезнең өстәлләрегез мул, чәйләрегез кайнар, йөзләрегез гел көләч булсын! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
-
"Минем әти - чемпион!" 23.02.2024

Һәркемгә дә Ватан газиз,
Һәркемгә дә кадерле.
Әй солдатлар, ил сакларга,
Сез бүгеннән әзерме?
Әтием дә минем солдат булган,
Хәзер солдат абыем.
Үсеп җиткәч мин дә шулай
Туган илне саклармын.
Бакчабызның 6нчы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бүген Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм Салих Сәйдәшевның "Җиңү маршы"на атлап керү һәм тезелү белән башланды. Аннан әтиләр коткаручылар да, автомат җыючы хәрбиләр дә булып, ярышларда катнаштылыар. Хәрби хезмәттән инде күптән кайткан булсалар да, безнең әтиләр әле чын спортсменнар кебек икән. Балаларның "Минем әти - чемпион" дигәннәренә тагын бер кат ышандык!
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2024

Бер бәйрәм бар февральда
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме -
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Бүген 5нче төркем әтиләре "Без - Ватанны саклаучылар" дип аталган спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә җыелдылар. Әтиләр белән бергәләп балалар да төрле ярышларда катнаштылар, әтиләргә багышлап җыр-шигырьләр башкардылар. Бу бәйрәмнән әтиләребез бары уңай эмоцияләр генә туплап кайтып киттеләр дип уйлыйбыз. Барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш телибез!
-
Милли бизәкләр 21.02.2024

Милли рухи байлык аерым халыкның гына түгел, ул – гомум кешелек кыйммәтләренең нигезе. Балаларны кечкенәдән үк үз халкының, үз туган җиренең үзенчәлекләре белән таныштыру - гомум кешелек кыйммәтләре белән таныштыруның башлангычы булып тора. Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү.
Бала үзен шәхес итеп тойсын өчен, аңарда милли үзаң формалашу зарур. Шунлыктан балаларны бакчада тәрбияләүдә туган якны, туган телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен өйрәнү һәм аларны куллану мөһим чараларның берсе булып тора. Без, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү хәзмәткәрләре, ата-аналар белән берлектә кешелекле, милли аңлы шәхес, сәламәт рухлы патриот тәрбияли алсак, милли тәрбиянең нәтиҗәсе шунда күренәчәк.
Бакчада уздырыла торган төрле бәйрәмнәр, сәхнәләштерелгән күренешләрне декорацияләрсез күз алдына китерү мөмкин түгел. Ә безнең музыка залында алар арта бара, һәм бу эштә бакчабызның татар теле тәрбиячесе Халикова Гөлшат Наилевна күп көч куя. Иптәшенең алтын куллары ярдәмендә ул милли бизәкле өй, песиле мич һәм купшы сандык та булдырды. Бик зур рәхмәт сезгә!
-
"Аккалфаклылар" эшчәнлеге 21.02.2024

Бүген Казан шәһәре Совет районының 206нчы балалар бакчасында Аккалфаклылар өчен оештырылган "Туган җирем - дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле" темасына багышланган семинарда булдык. Туган телләрне саклау һәм өйрәтү өчен тырышучы, милли мәдәниятне алга чыгару эшендә актив катнашучы, татар теле ярдәмендә матурлык һәм игелекне аңлатучы хезмәттәшләребезнең эшенә сокланып кайттык.
Туган телләр көне - дуслык, тынычлык бәйрәме булсын! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
-
"Әкият" - бездә кунакта! 20.02.2024

Сегодня у нас необычные гости, а настоящие актеры Татарского государственного театра кукол "Әкият"! Они, как настоящие кукольные волшебники сказочного дворца, принесли с собой атмосферу праздника и смеха. Наши дети окунулись в мир сказок и волшебства: увидели настоящих кукол, познакомились технологией создания постановок, получили ценные советы от режиссера и актеров. А мы, педагоги, испытали настоящее удовольствие от исполнительского мастерства представителей театрального искусства. Выражаем огромную благодарность и ждем новых встреч!
-
"Башваткыч" уены 19.02.2024

2024 ел – Гаилә елы булу уңаеннан, бакчабызда әти-әниләр белән төрле чаралар оештырыла. Ә бүген, 6 нчы төркемнән өч гаилә “Башваткыч” дип исемләнгән интеллектуаль уен-бәйгедә катнаштылар. Уен барышында әти-әниләр һәм балаларга әдәби һәм музыкаль сорауларга җавап бирергә туры килде. Нәтиҗәдә, беренче урынны – Нуртдиновлар гаиләсе, икенче урынны – Әхмәтҗановлар, ә өченче урынны – Төхватуллиннар гаиләсе яулады. Уен җыр-бию чыгышлары белән тәмамланды, бик күңелле булды.
-
Муса Җәлил - герой-шагыйрь 15.02.2024

Бүген бездә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бакчабызның татар теле тәрбиячесе Гөлшат Наилевна балаларга шагыйрьнең бала чагы, иҗаты һәм батырлыгы турында сөйләде. 3, 5 һәм 6 төркем балалары М. Җәлилнең шигырьләрен, җырларын башкардылар. Халкыбызның бөек улы батырлыгына, көчле рухына соклану һәм горурлану хисе безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.










