Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
E-Mail: | yoldyz.yamash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 84 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 0 |
У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе. - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Уртанчылар , зурлар катнаш төркемендә “12 ноябрь – песнәкләр көне “ акциясе. / Акция «Синичкин день в средней, старшей, подготовительной группе»
10.11.2017
12 нче ноябрь - песнәкләр көне уңаеннан уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "кошларга ярдәм кулы сузыйк" дигән акция астында җимлекләр элдек. Режим вакытында кошлар турында видеоязмалар каралып, шигырьләр, табышмаклар укыдык, саф һавада “Кошлар һәм читлек”, “Чыпчыклар һәм мәче” хәрәкәтле уеннары уйналды. Көн ахырында оригами кулланып песнәк ясадык.
Синичкин день очень заинтересовал детей средней, старшей, подготовительных групп. В этот день воспитатели беседовали о зимующих птицах, о роли человека в жизни зимующих птиц, наблюдали за синицами на улице. Вместе с детьми рассматривали иллюстрации, слайды с зимующими птицами, читали стихи, рассказы, загадывали загадки, на прогулке играли в игры . Сделали подарки для птиц - повесили кормушки на участке и будем подкармливать их на протяжении долгой зимы. В завершении дня сделали синицу в технике оригами.
-
Кечкенәләр катнаш төркемендә " Минем шәһәрем, минем Ватаным" атналыгы узды
10.11.2017
Кояшлы ил – безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә Кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз.
Кечкенәләр катнаш төркеме балалары “Минем шәһәрем, минем Ватаным” атналыгында Татарстан Республикасының гимнын тыңладылар, Республиканың картасын күзәттеләр, башкалабыз Казан шәһәре турында презентация карадылар. Башкалабызның истәлекле урыннары, елгалары белән таныштылар. Татар халкының милли бизәкләрен өйрәнүне дәвам иттеләр.
-
“Аквариумда балыклар”
09.11.2017
2017 нче ел Татарстанда экология елы итеп игълан ителгәнлектән, балалар бакчасында балаларны тере һәм тере булмаган табигать күренешләре белән таныштыруга басым ясала. Балалар табигать белән саф һавада, табигать почмагында, белем бирү эшчәнлеге вакытында танышалар.Зурлар катнаш төркем балалары белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә “Аквариумдагы балыклар” ны ясау белән шөгыльләндек. Балалар бирелгән өлгеләрдән аквариум кистеләр, буягычлар итеп чыгарылган төрле балыкларны буяп кисеп, аквариумга урнаштырдылар. Һәм логик фикерләрен ныгыту исәбеннән, балаларга аквариумны тулыландырырга тәкъдим ителде. Алар төрле суүсемнәр һәм ташчыклар кисеп ябыштырдылар.
-
“Чукмар белән Тукмар” әкияте
07.11.2017
Театр түгәрәгенә йөрүче балалар белән бергә Абдулла Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштердек. Әкиятне башка төркем балалары да бик кызыксынып карадылар. Ул балаларны дус-тату яшәргә, бер-береңә карата дуслык мөнәсәбәтләрен сакларга өйрәтә. Әкияттә песи ролен Хамидуллина Алинә, Чукмар – Гатиятов Әмир, Тукмар – Асылгариев Булат, әби ролен –Мифтахова Рүзинә уйнадылар.
-
Көздә кунакта
03.11.2017
Әткәм кебек тырыш көз.
Әнкәм кебек юмарт көз.
Көзләр юмарт булганга,
Бик бәхетле, бик шат без.31 нче октябрь көнне уртанчылар төркеме белән көз бәйрәмен үткәреп, “Көздә кунакта” булып кайттык.
-
Әти-әниләр белән бердәм эшчәнлек.
03.11.2017
Бакчабыз эшчәнлегендә безнең әти-әниләр бик актив актив катнашалар. Уртанчылар төркеме әти-әниләре папье- маше технологиясе кулланып татар кызы белән рус кызын ясадылар. Бу балаларга бик әйбәт күрсәтмә материал булып тора. Әти – әниләргә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрвакыт шулай тыгыз мөнәсәббәттә, бер-беребезне аңлап эшләргә язсын.
-
Русский язык в режимных моментах
03.11.2017
Зурлар катнаш төркеме балалары режим вакытында "Изучаем русский язык" УМК асыннан бармак уеннарын уйнап алган белемнәрен ныгыталар.
В режимных моментах мы с детьми старшей разновозрастной группы в игровой форме закрепляем пройденный материал, который они изучили по УМК "Изучаем русский язык"
Раз, два, три, четыре, пять,
Будем листья собирать.
Листья березы, листья рябины,
Листики тополя, листья осины,
Листики дуба мы соберем,
Маме осенний букет отнесем. -
Кечкенәләр катнаш төркемендә көз бәйрәме
29.10.2017
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
27 октябрь көнне кечкенәләр катнаш төркемендә “Балалар көзне ничек коткарганнар” дип аталган көз бәйрәме булып узды.
-
Көздә кунакта
29.10.2017
Көзге табигать белән кем генә сокланмый икән дә, аның мул уңышларына кем генә сөенми икән. 27 октярь көнне зурлар катнаш төркеме балалары "Көздә кунакта" күңел ачу кичәсе уздырды.
-
Бармак уены ясыйбыз
28.10.2017
Зурлар катнаш төркеме балалары тәрбияче Мифтахова Алсу Әдехәм кызы белән режим вакытында бармак уены ясадылар
Дети из старшей разновозрастной группы сделали пальчиковую игру