муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
3 сентябрь-терроризмга каршы бердәмлек көне
03.09.2015
Бүген илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды.
Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар. Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң дистә ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.
Бүген илебез мәктәпләрендә, террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан чаралары үткәрелде. Безнең мәктәптә дә һәрбер сыйныфта бу турыда әңгәмә үткәрелде. Террорчылык актында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
ГТО га әзерлек башланды 02.09.2015

Бүген мәктәбебездә көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Көн саен укучыларыбыз иртәнге зарядкага төзеләчәк. Бу, чын мәгънәсендә, ГТО га әзерлек. Укучыларыбыз авырмасыннар, спортны белән һәрвакыт дус булсыннар .
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Мәктәптә бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Кояшлы Белем көне.
Әйе, бүген безнең мәктәптә беренче кыңгырау яңгырады. Бәйрәм котлауларга бай булды. Кунаклар да үзләренең изге теләкләрен теләделәр. Балалар капиталь ремонт үткәрелгән, тагын да матурланган мәктәпткә дәртләнеп беренче дәрескә керделәр. Дәресләр өч звенога бүленеп үткәрелде. 1-4 сыйныф укучылар тынычлык дәресендә, 5-8 нче сыйныф укучылары ГТО буенча, ә өлкән сыйныф укучылары "Мин талантлы" дип исемләнгән дәрестә булдылар. Бу дәрестә Суыксу авылы җирлеге башлыгы Низамев Р. С., өстәмә белем бирү педагогы Гиниятов Г. И. катнашты. Дәресләр эчтәлек ягыннан бай иде.
-
Наркотикларсыз тормыш 29.06.2015

26 июнь көнне "Наркотикларсыз тормыш акциясе тәмамланды. Бу айлык буенча мәктәптә шактый чаралар үтте. План нигезендә каралган спорт чаралары оешкан төстә үтте. Балалар бу чараларда актив катнаштылар. Бигрәк тә егетләр актив булдылар. Футбол, воейбол, ГТО номаларын үтәү буенча да алдынгы булдылар. Соңгы көнне асфалька акбур белән язу буенча ярыш оештырылды. Шулай ук велосипед ярышы да күңелле узды. 6 сыйныф кызлары тарафыннан оештырылган "Мы за спорт"! исемле флеш-мобны барлык балалар да яратты. "Акция бетте" -дип кенә сәламәт яшәү рәвешен туктатырга ярамый. Балалар һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Шул вакытта гына сау-сәламәт булып үсәрләр.
-
Соңгы кыңгырау 25.06.2015

Сау бул, мәктәп! Исәнме, яңа тормыш!
Бүген мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе булды. 9 нчы сыйныфның 9 укучысы һәм 11 нче сыйныфның 2 укучысы кулларына аттестат алдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
День памяти и скорби 22.06.2015

22 нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Яу кырында ятып калганнарны искә алып, бүген балалар, сугыш чоры балалары һәйкәл янына җыелдылар. Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимович безнең җирлектән илебезне азат итәргә киткәннәр турында сөйләде, балалар шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан илебезнең азатлыгы өчен һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр куйдылар. Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз. Янәшәдә булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә исә сәламәтлек һәм лаеклы картлык телибез. Авыр сугыш сынауларын узган кешеләр турында кайгырту – безнең бурыч һәм җаваплылык.
Без Бөек Ватан сугышы елларында илебезнең иреге өчен башын салган ватандашларыбыз истәлегенә лаеклы булырга тиешбез.
Үлгәннәргә һәм исәннәргә мәңгелек дан! -
ГТО 20.06.2015

20 нче июнь көнне Суыксу мәдәният йорты каршында ГТО күрсәткечләре буенча балалар сабантуе оештырылды. Балалар ераклыкка сикерү, отжимание, 100 метрга йөгерү һәм башка ГТО нормаларын үтәделәр. 11 сыйныф укучысы Минуллин Булат, 9 сыйныф укучысы Гиниятуллин Эмиль судья булып күрсәткечләрне язып, нәтиҗәләрне чыгарып бардылар. Спорт күрсәткечләрен иң яхшы үтәүчеләр: Мәхмутов Зөлфәт, Сәйфуллин Булат, Юсуф Анатолий , Сәйфуллина Динә. "Наркотикларсыз тормыш" кысаларында үткәрелгән бу чара сәламәтлеккә файдалы булды. Балаларыбыз сау-сәламәт булсын өчен мондый чаралар үткәрү бик әһәмиятле.
-
Накотикларсыз тормыш 16.06.2015

Наркотикларсыз тормыш акциясенең тагын бер атнасы узып китте. 13 июнь көнне Суыксу авылы мәдәният йорты бакчасында спорт уеннары оештырылды. Капчык киеп йөгерү, таяк тарту, аркан тарту, бер аякта сикерү, кыршау әйләндерү һәм башка уеннарда балаларыбыз бик теләп катнашты. Катнашканнарга бүләкләр дә бирелде. Һәрвакыт балаларыбыз сәламәт булсын өчен спорт уеннарының әһәмияте зур.
-
"Наркотикларсыз тормыш" атналыгы дәвам итә 08.06.2015

"Наркотикларсыз тормыш" атналыгы дәвам итә. Бу атнада балаларның көтеп алган бәйрәме – сабантуй булды. Балалар өчен сабантуйда төрле уеннар оештырылды. Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү һ.б. кызыклы уеннар. Сабантуйның иң күркәм уены – көрәш. Укучыларыбыз көрәштә бик актив булдылар. Низамиев Ришат, Ахметханов Әнис, Гиниятуллин Эмиль, Камалиев Гомәр, Нургалиев Рәсим, Минуллин Булат һәм башка укучылар үз весларында җиңү яуладылар. Шундый бәйрәмнәр булганда наркотикларга урын булмаячак.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2015

1 июнь-Балаларны яклау көнендә без ел да балалар сабантуе үткәрәбез. Кындырлы полосасында төрле спорт уеннары оештырабыз. Балалар рәхәтләнеп уйныйлар, ярышларда һәрберсе отарга тырыша.











