муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Терроризмга юк! 09.03.2017

6-7 сыйныф укучылары терроризм, экстремизм турында видеофильм карадылар. Видео буенча әңгәмә оештырылды.
-
Рушан хәзрәт бездә кунакта 09.03.2017

Мәктәбебезгә бүген Рушан хәзрәт килде. Ул укучыларга үзенең вәгазьләрен җиткерде. Вәгазьләре укучыларның күңеленә үтеп керерлек булды. Ялганламау, тупас булмау, өлкәннәрне хөрмәт итү, кечкенәләргә ярдәм итү, миһербанлы булу , әти-әниләрне ярату һәм башка мөһим сүзләр әйтелде.
-
Бәйрәм белән, гүзәл затлар! 07.03.2017

Егетләребез 8 март-халыкара-хатын -кызлар көненә карата концерт куйдылар. Яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр, скетчлар барысы да гүзәл затларга багышланды.
-
Рәсем күргәзмәсе 07.03.2017

5 -6 сыйныф укучылары тарафыннан "Без терроризмга каршы!"-дип исемләнгән рәсем күргәзмзсе оештырылды.
-
Без-бер планета балалары! 04.03.2017

Бүген башлангыч сыйныфларда "Без бер планета балалары!"-дигән сыйныф сәгате булып узды
-
"Терроризмга юк!"-дибез. 03.03.2017

1 марттан 10 мартка кадәр район күләмендә терроризмга һәм экстремизмга каршы профилактика чаралары буенча декада игълан ителде. Район планына нигезләнеп төзелгән план буенча мәктәп күләмендә дә чаралар үткәрелә башлады.
-
Сау бул, әлифба! 01.03.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары әлифба бәйрәме үткәрделәр.1 нче сыйныф укучысы Мәхмүтова Эльвинаның укуга, исәп-хисапка осталыгы тикшерелде.Әкият герое -Кызыл шапка рус теленнән белемен тикшерде. Ул сынатмады. Алга таба ул рәхәтләнеп укый алачак. Укучылар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Алар барысы да әлифба китабына рәхмәтле. Соңыннан тәм-томнар белән сыйландылар.
-
ГТО осталары 01.03.2017

Шул ук көнне ГТО да иң оста булган укучыларыбызга тантаналы рәвештә ГТО значоклары тапшырылды. Укучыларны котларга спорт мастеры Нәфис Миннебаев һәм “Тулпар” класстан тыш эшләр үзәге методисты Рушан Билалов килде. . Безнең мәктәптә барлыгы 13 укучы алтын, көмеш, бронза значокларына ия булдылар. Алар безнең горурлыгыбыз! Молодцы !
-
Аҗаган 25.02.2017

Шимбә көнне мәктәптә аҗаган уены булып узды. Яшелләр һәм кызыллар командасы үзара көч сынаштылар. Граната ыргыту, төз ату, мина эзләү, марш-бросок һәм башка уеннар буенча ярыштылар.Нәтиҗә ничья.
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2017

23 февраль Ватанны саклаучылар көне буларак бүген мәктәп кызлары егетләребезне, ир укытучыларыбызны бәйрәм белән котладылар. матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Шулай ук егетләрдән торган 2 команда арасында ярыш үткәрелде. Егетләребез сынатмады. Молодцы! Ир егетләребез! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз.











