муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Ватанны саклаучылар айлыгының эш планы 03.02.2014

Биектау районы Суыксу урта гомуми белем мәктәбенең
2014 нче елга Ватанны саклаучылар айлыгының эш планы
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха 28.01.2014

О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха
Классы
Сельские школы
1-4 классы
-23 C
5-9 классы
-25 C
10-11 классы
-30 С
Проведение занятий по физической культуре в зимний период на открытом воздухе допускается при следующих погодных условиях (СанПиН 2.4.2.2821-10):
Возраст учащихся
Температура воздуха и скорость ветра, при которых допускается проведение занятий на открытом воздухе
Без ветра
При скорости ветра до 5 м/сек
При скорости ветра 6-10 м/сек
При скорости ветра более 10 м/сек
До 12 лет
-9 C
-6 C
-3C
Занятия не проводятся
12-13 лет
-12C
-8 C
-5 C
14-15 лет
-15 C
-12 C
-8 C
16-17 лет
-16 C
-15 C
-10 C
Одновременно с этим Министерство образования и науки Республики Татарстан считает необходимым приостановить перевозку детей школьными автобусами и выезды детей за пределы муниципальных образований при температуре наружного воздуха -25 C и ниже.
-
Котлыйбыз!!!
28.01.2014
Итоговая таблица результатов Олимпиада Главы
1 этап
2 этап
итог
4 место
Суксинская 4 класс
41,7
68,5
110,2
3 место
Суксинская 5 класс
49
60,2
109,2
3 место
Суксинская 10 класс
87,5
75
162,5
3 место
Суксинская 11 класс
64,7
77,1
141,8
-
Фидаил Сиразиев призына үткәрелгән көрәш нәтиҗәләре
28.01.2014
Фидаил Сиразиев призына үткәрелгән көрәш нәтиҗәләре
-
«Корэш» в честь юбилея Сиразиева Федаиля Галлямовича
23.01.2014
«Согласовано»
Начальник ОДМС
Р.Р. Гаязов
«Согласовано»
Директор МОУ ДОД «ДЮСША.А.Хабибуллин
«УТВЕРЖДАЮ»
Директор Скусинской СОШ М.Р.Камалов
Положение
о проведении Первенства Высокогорского муниципального района по национальной татаро-башкирской спортивной борьбе абсолютного чемпиона во многих « Сабан-туях » и чемпиона по гиривому спорту «Корэш» в честь юбилея Сиразиева Федаиля Галлямовича.
-
Юбилеең белән !!! 22.01.2014

Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләгез!
-
Юбилеең белән !!! 17.01.2014

Хөрмәтле Гомәр Ибрагимович!
Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, кызыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Туган көнегез - бәйрәмегез белән
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык - куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыгызга ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзегездә,
Яшәү дәрте гел-гел ташып торсын-
Шул теләкләр Сезнең үзегезгә.
Иң изге теләкләр белән коллегаларың, укучыларың.
-
"Биектау хәбәрләре" безнең турыда яза 17.01.2014

Кыш, җир өстенә ак юрганын ябып куя да, үз тәртипләрен урнаштыра.
Кышның холкы үзе белән. Теләсә, көтелмәгән карлы яңгырлары белән бөтен кышкы бизәкләрне юып ташлый да, яңадан суытып, рәсемнәрне яңа үрнәктә ясарга керешә. Теләсә, 30-40 градуслы салкын сулышын өреп, урамдагы кешеләрне тизрәк җылы өйләренә йөгерергә мәҗбүр итә. Теләсә, Тукай әйткән Каф таулары артындагы җеннәрен бәйдән ычкындырып җибәрә дә, күз ачкысыз буран кузгата. Елның шундый матур фасылында Кондырлы авылының Әлфия апа һәм Ибраһим абый Гыйниятовлар гаиләсендә 1954 елның 18 нче гыйнварында Гомәр исемле бала аваз сала. Беренче бала – малай туу шатлыгыннан ул көнне Ибраһим абый, мөгаен, атлап түгел, очып йөргәндер. Гомәрнең балачагы туган авылында үтә. 1961 елда Кондырлы башлангыч мәктәбенә укырга керә. 4 сыйныф укыганнан соң Суыксу сигезьеллык мәк-тәбенә китә. 1969 елда укуын Дөбъяз урта мәктәбендә дәвам итә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Суыксу мәктәбендә балалар укыта башлый. Бер елдан аны ДОСААФ юлламасы буенча Казанга «танкист, механик-водительләр» әзерләү курсларына җибәрәләр. 1972 елның маенда армиягә китә. Гомәр Себердә Эчке гаскәрләрдә 2 ел хезмәт итә, ефрейтор була. Армиядән кайткач, Казанның “Теплоконтроль” заводында 17 ел хезмәт куя. 1976 елда Әлмәт физкультура техникумына читтән торып укырга керә һәм бу уку йортын 1979 елда бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Ике ел ирекле спорт җәмгыятендә эшләп ала һәм яңадан заводка кайта. “Теплоконтроль”дә эшләү чорында чаңгы, ату, җиңел атлетика буенча ярышларда катнашып, бик күп Мактау грамоталары ала.
1991 нче елда туган авылына кайта, башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Туган авылында йорт төзеп, Казаннан тормыш иптәше Гөлшатны да алып кайта. Кондырлы башлангыч мәктәбендә биш ай эшләгәннән соң, Суыксу урта мәктәбенә география һәм технология укытучысы итеп билгеләнә. 1999 елда военрук итеп тә билгеләнә, шул вакытта география һәм технология укытуын дәвам итә. “Ел укытучысы” конкурсында 1, 2 нче, “Тормыш иминлеге укытучысы” конкурсында 1 нче урыннарны ала, грамоталар белән бүләкләнә.
Гомәр Ибраһим улы үзен спорттан, ярышлардан башка күз алдына да китерә алмый. Ул “Лыжня России” бәйгесендә 2007-2012 елларда даими рәвештә 1 һәм 2 нче урыннарны яулый, “Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы”нда 1 нче урын, 2012 елда “Мил-ләтләр кроссы”нда
1 урын, “Татарстан кроссы”нда 3 урынга лаек була. Бу уңышлары аның чын спортчы булуын һәм Кондырлы, Суыксу мәктәбе укучыларын да үз артыннан ияртүен күрсәтә.Безнең Суыксу урта мәктәбе укучылары инде күп еллардан бирле спорт буенча да, туризм буенча да районда яхшы исәптә йөриләр, һәрвакыт алдынгы урыннарга ия булалар. Гомәр Ибраһим улы кебек спортта янып йөргән кеше янындагы укучылар ничек спортны үз итмәсеннәр инде!?
Гомәр Гыйниятов хәзерге вакытта “Тулпар” Үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. Гомәр тормыш иптәше Гөлшат ханым белән бергә кызлары Зөбәрҗәтне тәрбияләп үстерделәр. Ул хәзер икътисад, идарә һәм хокук нститутында (ИЭУП) 2 нче курста укый.Бик яшьли төрле эшләрдә катнашып үскәнлектән, Гомәргә авылның бер эше дә ят түгел. Үзлегеннән умартачы һөнәренә өйрәнеп, хәзерге вакытта йортында умарталар асрый, бу һөнәрне бик теләп башкаларга да өйрәтә, ярдәм итә. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз диләр бит. Бу нәкъ Гомәр турында әйтелгән кебек. Җәй көне бакчасында нинди генә чәчәкләр үстерми ул – күз явын алырлык була. Ат елында тугангамы, Гомәр бер эштән дә курыкмый, бик тырыш һәм уңган.
Кеше гомеренең иң гүзәл сәхифәләре, җуелмас тирән эз калдырган истәлекле мизгелләре табигать белән бәйле. Гомәр Гыйниятовта да бар бу мизгелләр. Кондырлыдан Суыксуга укучылары янына ашыкканда юлның ике ягында чыршы һәм наратлыклар юлдаш аңа. Бу мәһабәт агачларны ул укучылары белән үзе утыртып йөрде бит. Алга ашкынган вакытка ияреп гомерләр үтә тора. Агачларга карап, Гомәр Ибраһим улы үткән гомерләрен искә төшерә. Куаклар утырткан укучыларының балалары аның янына шул ук юлдан төрле түгәрәк-ләргә йөриләр, ярышларда уңышларга ирешәләр.
Бу мәкаләмне язганда Гомәр Гыйниятовның тагын бер шөгылен әйтми калсам, һич ярамас. Ул бик шигъри җанлы кеше. Күбрәк җәяү йөрергә ярата, менә шул вакытта аңа илһам килеп, ул шигырьләр иҗат итә.
Гомәр Ибраһим улын гомер бәйрәме, 60 яше тулган көне белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, муллык, бәхет, мактаулы һәм җәмгыятебезгә кирәкле эшендә иҗади уңышлар телим.
Фәүзия РӘКЫЙПОВА, Суыксу урта мәктәбе укытучысы.
-
Котлыйбыз! 02.01.2014

Приложение № 1 к приказу
Министерства образования и науки Республики Татарстан
от 30 декабря 2013 г. № 4974/13
СПИСОЧНЫЙ СОСТАВ
педагогических работников образовательных организаций Республики Татарстан, установленных соответствие
уровня квалификации требованиям высшей, первой квалификационной категории
по Высокогорскому муниципальному району
для установления соответствия уровня квалификации требованиям первой квалификационной категории
Ахметханова Гульсина Камиловна
учитель начальных классов филиала муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Суксинская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Ташсунская начальная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Закирова Фирдаус Ахатовна
учитель английского языка муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Суксинская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Камалов Марат Радикович
учитель ОБЖ муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Суксинская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Хакимзянова Гульнара Фаридовна
учитель географии муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Суксинская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
-
Яңа ел белән! 31.12.2013

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр!
Сезне якынлашып килүче 2014 нче ел белән ихлас котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр һәм озын гомер телим. Киләсе елда сезгә шатлык һәм уңыш, мәхәббәт һәм хөрмәт юлдаш булсын. Туачак таңнарыгыз, киләчәк көннәрегез кояш кебек якты, барыр юлларыгыз хәвефсез, тормыш күгегез аяз булсын.
Иң изге теләкләр белән, Суыксу урта гомуми белем мәктәбе директоры М.Р.Камалов











