муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Виктория 25.02.2014

25 февраль көнне мәктәптә 5-9 сыйныф укучылары арасында “Виктория” хәрби-патриотик җыр фестивале булып узды. Барлык укучылар да бик ныклап әзерләнгән.
1 урын - 6, 10-11 сыйныф, 2 урын -7, 8 сыйныфка, 3 урын - 5, 9 сыйныфка бирелде.
-
Әтнә районында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды 25.02.2014

2014 нче елның 20 нче февралендә Әтнә районы Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды. «Театр – яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә» (Г.Тукай) секциясендә Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Кадыйрова Йолдыз Ильнур кызы (җитәкчесе Гарипова Клара Барый кызы) уңышлы чыгыш ясадылар һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
молодой избиратель 24.02.2014

Югары сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айрат Булатович "День молодого избирателя" темасына сыйныф сәгате үткәрде. Анда Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимович та чакырылды.
-
Cолдатлар белән очрашу 22.02.2014

22 февраль – Ватанны саклаучылар көненә карата мәктәбебездә солдатлар белән очрашу үткәрелде. үзләренең Ватан алдындагы бурычлары турында онытмаска кирәклеге турында искәртелде. Кичәнең икенче өлешендә солдатлар белән укучылар арасында ярыш булды. Кичә бик күңелле булды. Әлбәттә инде дуслык җиңде.
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 21.02.2014

Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
Хөрмәтле ир-егет коллегарым, укучы егетләр һәм әтиләр!
Сезне 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйм. Илләр-көннәр имин, куңелегез тыныч, сәламәтлегегез бөтен, шатлык-куанычларыгыз иксез-чиксез булсын! Сез - батырлык, чыдамлылык, ныклылыкның иң күркәм мисалы. Киләчәктә дә кыюлык һәм чиста намус озата барсын сезне. Алда торган киртәләрне жиңү яңа максатларга, яңа батырлыкларга рухландырсын. Һәрвакыт алдынгы булып биеклектә, бөеклектә яшәгез. Янәшәгездә гомергә ышанычлы тыл, баш очыгызда аяз күк йөзе булсын.
Иң изге теләкләр белән , Суыксу урта гомуми белем мәктәбе директоры М.Р.Камалов
-
Студентлар белән очрашу 16.02.2014

Мәктәбебездә тагын бер күңелле очрашу - студентлар белән очрашу булды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнар Рәфкатовна очрашуны бик күңелле итеп оештырган. Очрашуга мәктәпне соңгы елларда гына тәмамлаган элеккеге укучыларыбыз килгән иде. Алар белән 11 нче чыгарылыш сыйныф укучылары арасында интеллектуаль уен булды. Әлбәттә дуслык җиңде.
-
ЕГЭ-2014.Ата-аналар һәм укучылар игътибарына. 16.02.2014

Справка об изменениях КИМ ЕГЭ 2014 года в сравнении с 2013 годом
-
Әфганстан 15.02.2014

15 февраль көнне Әфган җиреннән Совет гаскәрләренең соңгы интернационалист- солдатын чыгаруга нәкъ 25 ел булды. Бу көнне искә алып, безнең мәктәптә әлеге темага класс сәгатьләре хтте.
-
Әлифба бәйрәме 13.02.2014

13 февраль көнне безнең мәктәптә Әлифба бөйрәме булды. 1 нче сыйныфның ике укучысы һәм аларның укытучылары Лилия Дамировна бу бәйрәмгә бик нык әзерләнгәннәр: бик күп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәттеләр. Аларны котларга "Дуслык" балалар бакчасыннан да балалар килгән иде. Алар да бик күп концерт номерлары күрсәттеләр.
-
Котлыйбыз!
13.02.2014
Район күләмендә уздырылган өлкән кадет класслары арасында уздырылган конкурста Безнең Кадетлар икенче урынны яуладылар.











