муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Страус фермасына сәяхәт 16.06.2014

11 апрель көнне лагерьга йөрүче балалар белән Ямаширмә авылында урнашкан страуслар фермасына сәяхәт кылдык.
-
Мәктәп яны "Дуслык" балалар ял лагере 02.06.2014

2 июнь көнне мәктәптә "Дуслык" балалар ял лагере эшли башлады. Анда барлыгы 30 бала ял итәчәк. Лагерь ачылу уңаеннан балалар сабан туе үткәрелде.
-
Глава олимпиадасындагы уңышларыгыз белән котлыйбыз!
24.05.2014
место
1 этап
2 этап
лыжи
шорт-трек
бег
итог
4 класс
5
41,7
68,5
36
30
13,2
189,4
80.5
5 класс
1
49
60,2
30
25
12,7
176,9
93.1
10 класс
2
87,5
75
19
13
32,5
227
102.5
11 класс
2
64,7
77,1
23
20
29,4
214,2
91.4
-
"СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ" белән котлыйм 24.05.2014

Барлык укытучыларны, укучыларны һәм аларның әти-әниләрен ЗУР бәйрәм "СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ" белән котлыйм!!! Чыгарылыш укучыларына киләчәк юлларында, ап-ак юллар, уңышлар, бәхет, экзаменнарын бик яхшы билгеләргә биреп, югары уку йортларына керүләрен телим!
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч,изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Иң изге теләкләр белән М.Р.Камалов
-
9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме 08.05.2014

9 май - Бөек Җиңүнең 69 еллыгы билгеләп үтелде. Мәктәбебездә дә бу бәйрәм зурлап билгеләп үтелде. Без кунакка тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын чакырдык. Митингта аларга багышлап шигырьләр, җырлар яңгыраттык. Укучылар бик оста сәнгатьле итеп чыгыш ясадылар.Соңыннан тынычлык теләп шарлар очырдылар.
-
Глава олимпиадасының финал этабына узуыгыз белән котлыйбыз!
30.04.2014
место 1 этап 2 этап лыжи шорт-трек бег итог 4 класс 4 41,7 68,5 36 30 13,2 189,4 5 класс 5 49 60,2 30 25 12,7 176,9 10 класс 2 87,5 75 19 13 32,5 227 11 класс 1 64,7 77,1 23 20 29,4 214,2 -
Г.Тукай туган көн 26.04.2014

26 апрель көнне мәктәбебездә сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укучылары бик бай эчтәлекле чара күрсәттеләр. Алар "Кәҗә белән сарык" әкиятен яңача сәхнәләштерделәр. Бәйрәм Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җыры белән тәмамланды
-
Котлыйбыз!!! 24.04.2014

Об итогах районных соревнований по авиационным моделям для закрытых помещений среди учащихся.
-
108 минут Гагарин белән 12.04.2014

12 нче апрель - космонавтиканың туган көне. Моннан 53 ел элек дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан "Восток" космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Шул уңайдан мәктәбебездә "Кеше галәмдә" - дип исемләнгән чара булып узды.
-
Кошлар көне 09.04.2014

9 апрель көнне мәктәбебездә "Хуш киләсез, кошкайлар!" дип исемләнгән кичә булып үтте. Башлангыч сыйныф укучылары кошлар турында эчтәлекле сәхнәләштерелгән күренеш күрсәттеләр. Кошлар көнен үткәрүдә әти-әниләрнең дә өлеше зур булды. Әниләр костюмнар белән булышсалар, әтиләр сыерчык оялары ясадылар. Бәйрәм күңелле узды.











