муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 101 воспитанников/101тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
“Милләтләр кроссы-2024” 23.09.2024

2024 елның 21 сентябрендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр,әти-әниләр һәм хезмәткәрләр "Милләтләр кроссы – 2024 "Бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар. Спортка мәхәббәт һәм үз тәрбияләнүчеләрен физкультурага җәлеп итү теләге ел саен массакүләм чарада актив катнашуга этәргеч булып тора. Призлы 2 урынны безнең балалар бакчасы хезмәткәре Губайдуллина А.А. алды, барлык катнашучылар һәм җанатарлар күтәренке кәеф белән таралыштылар. Барыгызга да катнашкан өчен рәхмәт! Афәрин!!!
-
«Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе» район бәгесе 19.09.2024

2024 елның 19 сентябренда Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында тәрбияләнүчеләр өчен Гаилә елына багышланган ,Куркынычсызлык атналыгы кысаларында «Әти, әни, мин – автомобиль гаиләсе» район бәгесе уздырылды. Бәйгенең максаты балалар тарафыннан урамнарда һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп күнекмәләрен формалаштырудан гыйбарәт иде. Бәйгедә Олы Кибәхуҗа, Шәдке, Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасыннан 9 гаилә катнашты. Гаиләләр «визит карточкасы», «юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар» һәм радиоидарәле модельләр классында ярышлардан торган бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйгедә гаиләләр бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, шулай ук автомобильнең радиоидарәле моделен йөртә белүләрен дә күрсәттеләр.Барлык гаиләләргә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
«Гаилә традицияләре» милли аш-су фестивале 18.09.2024

Бүген районыбыз “Туган авыл” кафесында Гаилә елына багышланган «Гаилә традицияләре» милли аш-су фестивале узды.Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан Баевлар гаиләсе катнашты. «Камыр ризыклары» номинациясендә 1 урынны яуладылар. Котлыйбыз!!!
-
Мәктәпкә экскурсия 12.09.2024

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Хуҗина Р.Г.) мәктәп тормышының кызыклы һәм гаҗәеп дөньясына чумдылар, алар "Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә экскурсиядә булдылар.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик акция 12.09.2024

Куркынычсызлык атналыгы кысаларында бүген урта төркем тәрбияләнүчеләре (тәрбиячесе Хафизова А. Р.) Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы, өлкән лейтенант Кыямов Л. һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик акция уздырдылар.
-
Сәяхәт 10.09.2024

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре «Туган авыл» кунакханә комплексының музей һәм мини зоопаркына экскурсиягә бардылар, аның җитәкчесе-Шәфиков Рифкат Зыятдин улы. Экскурсияне "ТНВ" каналы төшерде, әлеге тапшурыны 13.09.2024 елда 18:00 сәгатьтә "ТНВ" һәм “ТНВ” планета каналларында карарга мөмкин.
-
Всероссийский открытый урок по основам безопасности жизнедеятельности 06.09.2024

В рамках Месячника безопасности детей в МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 с воспитанниками старшей и подготовительной группы воспитатель Хабирова Ф.Ф. , Хузина Р.Г. провели Всероссийский открытый урок по основам безопасности жизнедеятельности
-
Экскурсия в Ледовый дворец 04.09.2024

Воспитанники подготовительной группы МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 посетили Ледовый дворец «Тюлячи-Арена».
-
Коляскаларның матур Парады узды 30.08.2024

30 август- Республика көнендә, Теләче муниципаль районында Коляскаларның матур Парады узды, ул беркемне дә битараф калдырмады. Чара Гаилә елына багышланган иде. Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасын Шакировлар гаиләсе тәкъдим итте. Төрле номинацияләрдә ярышкан һәр гаилә Рәхмәт хаты һәм бүләк белән бүләкләнде.
-
Татарстан Республикасы көне белән! 30.08.2024

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлый!
Бу истәлекле көн республикабызның күпмилләтле халкының бердәмлеген күрсәтә, аның нигезендә туып-үскән җиргә мәхәббәт, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итү, бай мәдәни һәм рухи мирасны саклау урын алган.Күпмилләтле халкыбызга иминлек һәм тынычлык, киләчәктә дә күркәм традицияләрне ныгытуда зур уңышлар телибез.







