муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 101 воспитанников/101тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
28 октябрь – Халыкара әби-бабайлар көне! 28.10.2024

Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә.
Бүген без иң якын кешеләребезне - әбиләребезне һәм бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме балалары кадерле әби-бабайлары өчен зур ярату һәм җылылык белән открыткалар әзерләделәр! Хөрмәтле ӘБИ, БАБАЙЛАР!
Сезгә хәерле озын гомер, җан тынычлыгы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның кадер хөрмәтендә, аларга терәк һәм кирәк булып яшәргә дә яшәргә язсын әле! -
“Сөмбелә” бәйрәме 25.10.2024

Бүген безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте. Сөмбелә- бәйрәме иген-кырлардан уңышлар җыелып беткәч уздырыла. Көзге муллык - уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Бу бәйрәм туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыра. Безнең балалар да бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунакка килгән Сөмбелә балалар белән төрле уеннар уйнады, табышмаклар әйтеп, тапкырлыкларын сынады һәм тәмле алмаларын бүләккә калдырды.
-
Сөйләм үсеше шөгылендә 22.10.2024

Бүген уртанчылар төркеме тәрбияче Хафизова А.Р.сөйләм үсеше шөгылендә балалар белән Л. Леронның"Яфрак бәйрәме" шигырен укыганнан соң, йомгак коллектив эш башкардылар. Эшчәнлек төрләрендә сөйләм үсешенең сүзлек эше, сөйләмнең грамматик төзелеше өстендә эш, аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм үстерү, матур әдәбият һәм халык иҗаты белән таныштыру бурычлары хәл ителә.
-
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә чыгыш ясадылар 21.10.2024

18 октябрь көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәният көннәре кысаларында бәйге фестивале концерты булып үтте. Әлеге чарада безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы, Баевлар гаиләсе катнашты, тәрбияче Хафизова А.Р., музыка җитәкчесе- Мингазова Г.Р. «Ныклы гаилә – ил терәге» дип исемләнгән концерт программасы алдыннан мәдәният үзәгенең фойесында төрле күргәзмәләр янында һәм топ концерт программасында матур итеп чыгыш ясадылар.
-
Әтиләр көне 18.10.2024

Бүген, бәйрәм алдыннан, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә "Әтиләр көне”нә багышланган чаралар циклы узды. Балалар педагогларның бәйрәм тарихы турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, әтиләренең һөнәре турында табышмакларга җаваплар таптылар. Барлык әтиләрне дә әлеге бәйрәм көне белән котлыйбыз һәм балаларыбызга үрнәк булып, кыю, ышанычлы булып калыгыз. Бәхетле һәм, иң мөһиме, сәламәт булыгыз!
-
Сәләтлелекне ачыклау 17.10.2024

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Сәетова Д.Р. сәләтлелекне ачыклау буенча диагностика үткәрде.
-
«БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә актив катнаштылар 16.10.2024

"Эколяталар белән агачларны коткарабыз!"- шундый девиз астында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында уртанчы төркеме тәрбияләнүчеләр (тәрбиячесе Хафизова А.Р.) «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә актив катнаштылар.
-
«Алдынгылар хәрәкәте» остазлары һәм яшь армиячеләр активистлары бергә 15.10.2024

Үсеп килүче буынга рухи-патриотик тәрбия бирү максатыннан бүген «Алдынгылар хәрәкәте» остазлары һәм яшь армиячеләр активистлары Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларга танып-белү экскурсиясен үткәрделәр.
-
Участие в районной отчётно-выборной конференции 10.10.2024

10 октября 2024 года состоялась отчетно-выборная конференция Тюлячинской районной организации Общероссийского Профсоюза образования. На данной конференции выступила с докладом о работе организации в отчетном периоде и наш председатель Профсоюза МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 Хафизова А.Р.
-
«Акча яши торган йорт» - Ак Барс банкына экскурсиядә булдылар. 10.10.2024

Һөнәри юнәлеш бирү һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре өчен финанс грамоталылыгын өйрәнү кысаларында тәрбиячеләр Хуҗина Р.Г., Минһаҗева Г.Р., Хафизова Н. Р. “Ак Барс” банкына – «Акча яши торган йорт”ка экскурсия үткәрделәр.







