муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 101 воспитанников/101тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Янгын куркынычсызлыгы 08.10.2024

Балаларның шаянлыгы аркасында янгын чыгуга юл куймау һәм балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы караш формалаштыру максатыннан, бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән инспекторы Тимерханов Л. М. балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Балаларга янгын сүндерү техникасын күрсәтте, янгын сүндерү өчен нинди чаралар кулланылуы турында сөйләде.
-
Бөтенроссия куркынычсызлык ачык дәресе 04.10.2024

2024 елның 04 октябрендә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия куркынычсызлык ачык дәресен үткәрү кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында үсеп килүче буын арасында Тормыш иминлеге мәдәниятен пропагандалауга һәм төрле шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсызлык күнекмәләрен практик яктан өйрәнүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.
-
Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашу 03.10.2024

3 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы да читтә калмады. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм «Алдынгылар хәрәкәте» буенча пилот балалар бакчаларына кергән мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән бергә Гаилә елына багышланган матур чыгыш ясадылар. Хөрмәтле укытучылар, сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2024

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында бәйрәм чарасы узды.
-
"Одна семья. Одна страна.Одна Россия" 30.09.2024

30 сентября в нашем детском саду с воспитанниками подготовительной группы проведена беседа по теме: "Одна семья. Одна страна.Одна Россия", посвящённое памятной дате воссоединение Донецкой Народной Республики, Луганской Народной Республики, Запорожской области и Херсонской области с Российской Федерацией.
-
СВO сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюда коллективыбыз актив катнаша 30.09.2024

Узган атна дәвамында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы,әти-әниләр белән берлектә СВО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю буенча «СВО сугышчысына ярдәм ит» акциясен үткәрде.
-
27 сентябрь - Тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне! 27.09.2024

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез! Сезнең һөнәр –гаять мөһим һәм җаваплы. Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы аны кечкенәдән тәрбия кылучының зирәклеге, сабырлыгы һәм игътибарына бәйле. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә. Яшь буында мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык хисләре тәрбияләвегез, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүегез күңелләрдә соклану һәм хөрмәт хисе уята.Һөнәри осталыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә зур уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телибез!
-
Котлыйбыз!!! 27.09.2024

27 сентябрь-Тәрбиячеләр, мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан , бүген Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Д.С. Теләче авылының 1 нче балалар бакчасында булып тәрбиячеләр белән очрашты, һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Шакирова Г.И, Галлямова Р.Р. бар иде. Коллегаларыбызны без дә чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Тәрбиячегә рәхмәт белдерәм.." дигән "Алдынгылар хәрәкәте"акциясендә катнашу 26.09.2024

Россиядә 27 сентябрьдә тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләр көне бәйрәм ителә. "Тәрбиячегә рәхмәт белдерәм.." дигән "Алдынгылар хәрәкәте"акциясендә катнашу- тәрбиячеләргә рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр “Алдынгылар хәрәкетнедә катнашучы балалар белән берлектә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә үз куллары белән ясаган йөрәкләрне бүләк иттеләр һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар!
-
«Татарстан Республикасы Остазлары» чарасы 25.09.2024

25 сентябрьдә «Татарстан Республикасы Остазлары» чарасы булды. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан методик эшләре буенча мөдир урынбасары Сафина Е.В.һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Р. Г. Хуҗина катнашты. Семинарның төп темасы - балалар бакчаларында “Алдынгылар хәрәкете”нең методлары, практикалары, эше һәм мәктәп шефлары белән үзара бәйләнешле чаралар, дәвамчанлык иде.







