муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 101 воспитанников/101тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Безнең җиңүчеләр! 15.11.2024

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Сәетов Самир (тәрбиячесе Сәетова Д.Р.), Шакиров Амирхан (тәрбиячесе Шакирова Г. И.) «Бозда һәм суда уяу булырмын» дигән республика рәсем һәм видеороликлар бәйгесендә катнаштылар. Әлеге бәйгедә «Бозда куркынычсызлык» дигән видеосы җибәрелгән иде. Бәйге йомгаклары буенча безнең тәрбияләнүчеләр җиңүче булдылар. Бүләкләү өчен алар Казан шәһәренә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәгенә чакырылдылар, анда аларга диплом һәм җиңүче кубогы тапшырылды! Яшь җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан 15.11.2024

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан,Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.
-
Региональ фәнни-гамәли конференциядә катнашу 14.11.2024

Бүген Казан педагогика көллияте базасында "ДО ФОПны гамәлгә ашыру: балалар бакчасының һәм гаиләнең балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә социаль партнерлыгы" темасына региональ фәнни-гамәли конференция узды. Анда тәрбияче - Биккинина Р. Р., мөдир урынбасары Сафина Е. В. катнашты.
-
«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале 13.11.2024

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале ел саен Татарстан Республикасы буенча дәүләт архивы тарафыннан үткәрелә. Проект шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә багланышларын һәм буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Әлеге фестивальдә район этабында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының Һадиятуллиннар гаиләсе дә катнашып, 2 урынны яуладылар. Котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!!!
-
«Мин һәм Кызыл китап» район этабына йомгак ясалды. 12.11.2024

Район күләм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Мин һәм Кызыл китап» республика балалар кул эшләре бәйгесенең район этабына йомгак ясалды. Комиссия барлыгы 51 эшне карады . Безнең балалар бакчасыннан 1 дәрәҗә призерлар булып Саетов С (Саетова Д.Р.), Хадиятуллина А. (Хуҗина Р. Г.), 2 дәрәҗә призерлар булып Валияхметова З (Шакирова Г. И.), Хисамиева А. (Хафизова А. Р.) танылдылар. Тәрбияләнүчеләребезне котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
Гаилә фестивале узды 07.11.2024

7 ноябрь көнне «Батыр» спорт комплексында "Алдынгыларны чакыру" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенең "Алдынгылар хәрәкәте" һәм Гаилә елы "Бөтенроссия проекты кысаларында "Гаилә командасы " спорт Гаилә фестивале узды. Ярыш йомгаклары буенча Низамовлар һәм Хафизовлар гаилә командаларына Рәхмәт хаты тапшырылды. Тагын Хафизовлар гаиләсе оригиналь видеоролик өчен махсус приз, «Гаилә тарихлары»видеога төшерүгә бүләк сертификаты белән бүләкләнде. Теләче3нче номерлы балалар бакчасы гаилә командаларына рәхмәт белдерәбез, алар безнең пилот балалар бакчасын гаилә спорт фестивалендә бик яхшы тәкъдим иттеләр! Сез-җитезләр! Үзегезнең үрнәгегез белән сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәтегезне күрсәтәсез һәм балаларга спорт кыйммәтләрен сеңдерәсез.
-
«Янгынга каршы темага иң яхшы рәсем яисә аппликация» 05.11.2024

Район күләм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Янгынга каршы темага иң яхшы рәсем яисә аппликация» конкурсына йомгак ясалды. Барлыгы 7 балалар бакчасыннан һәм 3 мәктәпкәчә төркемнән 65 эш катнашты. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан «Мин һәм минем гаиләм» декаратив-гамәли иҗат (аппликация) номинациясендә 1 урынны Шакиров А (Шакирова Г.И.), Саетов С. (Саетова Д. Р.) «Мин үзем» номинациясендә Галияхметов А (Хафизова А. Р.) алдылар. Тәрбияләнүчеләребезне һәм аларның әти-әниләрен, тәрбиячеләребезне котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
-
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне! 05.11.2024

1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе – республиканың Төп законы, заманча хокукый системаның үсешен билгели торган мөһим сәяси-хокукый документ кабул ителә. Татарстан Конституциясе республикада суверенитетка ия булган һәм хакимиятнең бердәнбер чыганагы – аның күп милләтле халкы, ә кеше, аның хокуклары һәм ирекләре – иң зур хәзинә, дип беркетеп куя. Татарстан Республикасы Конституциясе көне имин киләчәк һәм иртәгәсе көнгә ышаныч символы булсын иде!
-
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 01.11.2024

Бүген 01 ноябрь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан күңелле чара булып узды. Мондый бәйрәм берничә ел рәттән үтә. Шуңа да елдан-ел үз осталыкларын күрсәтүче балалар саны да арта. Бу юлы да өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәренә йөрүче малайлар һәм кызлар, төрле милләт вәкилләре киемнәреннән киенеп, матур биюләр һәм җырлар, шигырьләр аша үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
“Янгынга каршы тематикага иң яхшы рәсем яки аппликация” 31.10.2024

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында район этабында “Янгынга каршы тематикага иң яхшы рәсем яки аппликация” бәйгесендә катнаштылар.







