муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Тукай бәйрәме 28.04.2016
Олуг шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Сарысаз-Тәкермән укытучы йорты"нда бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, мәңге үлемсез әкият һәм шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Өмә 27.04.2016
Бүген МБББУ “Зур Нөркәй урта мәктәбе”ндә зур өмә булды. Һәммәбез дә бердәм булып мәктәп территориясен чүптән һәм кипкән үләннән арындырдык, яшелчә бакчасын чистарттык, мәктәп алдын себердек. Мәктәп тирәсе матурланып калды. Эшләгән эшебездән үзебез бик канәгать калдык.
-
Шигырь бәйрәме 27.04.2016
26 нчы апрель көнне Саклаубаш мәдәния йортында Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган зур шигырь бәйрәме узды. Ут – күршеләребез безне, Нөркәй урта мәктәбе укучыларын да зурлап чакырдылар. Без шатланып риза булдык.
Бәйрәмне Саклаубаш авыл җирлеге рәисе Ә. Мөхәммәтгәрәев ачып җибәрде. Анда районыбыз шагыйрьләре Д.Гарифуллин, В.Хәйруллина һәм үзешчән артистлар Р.Уразаев, Р.Гыйләҗев һ. б. катнашты. Алар Г.Тукайга багышлап иҗат иткән шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар.
Бәйрәм укучылар чыгышы белән дәвам итте. Без башкарган “Карлыгач”, “Ат, арба, чана”, “Шаян песи”, сәхнәләштерелгән “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырьләре бик матур яңгырады. Бу бәйрәм Г.Тукай иҗатының үлемсез булуын тагын бер кат исбатлады. Бәйрәм барыбызда да җылы тәэсирләр калдырды.
-
Сөлектә бәйрәм 27.04.2016
Бүген, 27 нче апрель - Сөлек башлангыч мәктәбендә “Г. Тукайга – 130 ел” хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырылды. Балалар әти-әниләре белән берлектә, Тукайның шигырь, әкият геройлары белән Шүрәле урманында кунакта булдылар.
-
"Син Тукайны беләсеңме?" 27.04.2016
Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгы уңаеннан, “Иске Имән укытучы йорты” мәктәбендә дә төрле чаралар үткәрелде. Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясалды, , шигырь бәйрәме, “Син Тукайны беләсеңме?” темасына викторина, китаплар күргәзмәсе оештырылды.
-
"Мин татарча сөйләшәм" 27.04.2016
Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары “Сарман мәгълүмат һәм мөхәррият үзәге” уздырган Шигырь бәйрәме кысаларында “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә бик теләп катнаштылар. Алар башта алынма сүзләрнең татарча тәрҗемәсен үзләре таптылар, аннан Пенсия оешмасына барып, андагы хезмәткәрләрнең бу сүзләрнең тәрҗемәсен белү-белмәүләре турында сораштыру үткәрделәр. Соңыннан кинотеатр каршында Тукай туган көнгә багышланган зур кичәдә катнаштылар. Үзләре дә төрле оешмалар биргән сорауларга җавап бирделәр, күп мәгълүмат алдылар. Бәйрәм балаларга бик охшады,
-
Г. Тукайның тууына 130 ел 27.04.2016
26 нчы апрельдә бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел. Шул уңайдан Саклаубаш авылы мәдәният йортында үткәрелгән
“И, мөкатдәс моңлы сазым,
Син, Тукай!” – дип исемләнгән бәйрәм чарасында Сарысаз-Тәкермән һәм Сөлек башлангыч мәктәбе укучылары Салихова Айгөл (укытучысы Хасаншина Ф.Х.), Газизова Лилия (укытучысы Ахметшина Ф.Ф.) уңышлы чыгыш ясадылар. Укучыларның район язучылары белән очрашу һәм бәйрәм тәэсирләре күңелләрендә тирән эз калдырды.
-
НПК школьников имени Л.Н.Толстого 26.04.2016
Ежегодно в Казани в апреле месяце проходит Научно-практическая конференция школьников имени Л.Н.Толстого, где учащиеся нашей республики представляют свои авторские и исследовательские работы. В этом году на заочный этап конференции было отправлено около 1260, а на очный тур отобрано 140 работ. Ученица 9 класса нашей школы Хайруллина Айгуль(научный руководитель – М.Р.Хузина) 23 апреля в Казани защищала своё исследование по теме «Мотив счастья в лирике Мусы Джалиля» и заняла 3-е место. Желаем Айгуль дальнейших успехов!
-
Бердәм дәрес 26.04.2016
Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, мәктәбебездә шагыйрьгә багышланган Бердәм дәрес үткәрелде. Укучылар бөек шәхесебезнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, ул йөргән юллар буйлап “сәяхәткә” чыктылар. Шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Соңыннан шагыйрьнең тормышы, һәм иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
День птиц 25.04.2016
Ежегодно в МБОУ «Болшенуркеевская СОШ» в апреле месяце проводятся мероприятия, посвященные нашим пернатым друзьям. Ведь в эти апрельские дни перелетные птицы по зову миллионов своих птичьих предков летят в родные края, преодолевая тысячи километров. Несут благую весть о наступающей весне. В мероприятии, которая была проведена учителем химии и биологии, Хазиевой С.В., учащиеся сделали много удивительных открытий из жизни птиц, познакомились с легендами посвященными нашим маленьким друзьям. Среди учащихся была проведена викторина о птицах, а также конкурс на лучшее знание пословиц и поговорок о пернатых. Дети прослушали фонограммы с пением различных птиц. Птицы - друзья нашего детства; вестники радости, приносящие весну; верные наши помощники, защитники лесов и полей, садов и огородов; птицы - это красота и тайна. Так давайте же их беречь!