• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Школы
  • МБОУ «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү учреждениесе"

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт
Телефон: +7(85559)-4-62-42
E-Mail: nurkeevo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большенуркеевская СОШ"
Руководитель: Шайхеразиева Лайля Назимовна
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 135
У нас учат: 33

2024-2025

"Сау бул, Әлифба!"

Опубликовано: 13.02.2017

         11 нче февраль  көнне  Зур  Нөркәй  урта мәктәбенең   I сыйныф укучылары

«Сау бул, Әлифба!» дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Шатлыклы да, бераз моңсу да булган бәйрәмгә әти-әниләрен, башлангыч сыйныф укучыларын чакырдылар . Кичә барышында белем дөньясында иң беренче китап булган Әлифбага, аны өйрәнүдә ярдәм иткән укытучыга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Кунаклар  татар халкының гаять бай Әлифба фонды, Әлифба китабының тарихы, Арча педагогия көллиятендәге   «Әлифба»  музее  турында күп мәгълумат алдылар.

      Көтмәгәндә   әкият геройлары  Шүрәле һәм Убырлы карчыкның килүе бәйрәмгә ямь

өстәде.Укучыларга аларның биремнәрен үтәргә, җыр-биюдә осталыкларын күрсәтергә туры килде. Урман кунаклары,  кыска гына вакыт эчендә күпне өйрәнгән балаларга соклануларын һәм кызыгуларын әйттеләр.Балаларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.

     Йомгаклау өлешендә укучыларны мәктәп директоры Шайхеразиева Л.Н. һәм әти-әниләр тәбрикләделәр, белем үрләрен яулауда  зур уңышлар теләделәр.

    Бәйрәм кичәсе  һәркемгә ошады,  күңелләрдә җылы тәэсир калдырды.

 



К списку новостей