муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
ВПР 11.05.2016
Сегодня четвероклассники выполняли первую часть Всероссийской проверочной работы по русскому языку.
-
Бөек Җиңүгә 71 ел 10.05.2016
Карашай-Саклау мәктәбе коллективы Ватан өчен сугышта башларын салган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янында митингта катнашты, мәдәният йортында ветераннар өчен матур концерт күрсәтте, аларны бәйрәм табыны артында сыйлады.
-
Митинг 10.05.2016
Үзгәрсә дә Заман,
Юк, үзгәрми,
Төсе уңмый ”Җиңү” сүзенең!
Нәкъ 71 ел элек
Шундый ук яз
Җиңү алып килгән бу Җиргә! -
дигән шигырь сүзләре белән башланып китте 6 май көнне Сөлек башлангыч мәктәбендә үткәрелгән сыйныф сәгате. Балалар авылыбыздан сугышка киткән бабайлары, туганнары турында бик күп мәгълүматләр белделәр, альбомнар карадылар. “Кирәкми безгә сугыш” темасына рәсемнәр, тыл ветераннарын котларга ләлә чәчәкләре ясадылар.
Ә бүген, 7 май көнне алар тыл ветераннарын котлап концерт номерлары күрсәттеләр. Бүген барча кешенең йөзендә елмаю, бәйрәм хисе иде.
-
Җиңүгә 71 ел 10.05.2016
Сарысаз-Тәкермән авылында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан митинг булды. Башлангыч класс укучылары яудан кайтмый калган авылдашларыбыз һәйкәленә венок салдылар. Сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган бәйрәм концертында чыгыш ясадылар.
-
Тимурчылык 10.05.2016
Мәктәбебездә изге эшләр дәвам итә. 6 классның малайлары Рәшидә апаның хәлен белеп, җир казып кайттылар. Рәшидә апа аларга бик рәхмәтле калды.
-
"Үлемсез полк" акциясе 09.05.2016
“Үлемсез полк” акциясе кысаларында Зур Нөркәй мәктәбе укучылары сугышта катнашкан бабайларының портретларын тотып, митингта катнаштылар.
-
Башлангычларда класс сәгате 07.05.2016
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынлаша. Бөтен җирдә бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелә. Шул уңайдан классларда "Батырларның даны мәңгелек" дигән тәрбия сәгате үтте. Укучылар хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелүе, Нөркәй авылыннан 400дән артык кешенең китеп, шуларның 165е сугыш кырында ятып калуы турында мәгълүмат алдылар. Канкойгыч сугышта катнашкан авылдашларыбызның сугышчан юлы белән таныштылар, альбомдагы фотосурәтләрне карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Тәрбия сәгате бик уңыгшлы үтте.
-
Психологический тренинг 07.05.2016
Бүген безнең мәктәпкә ППМС-центр "Радуга" җитәкчесе психолог Галялиева Винера Николаевна килде . Ул беренче сыйныфка керүче укучылар белән эшәләде. Чыгарылыш сыйныф (9, 11 класс) укучылары белән тренинглар үткәрде. Мәктәбебез ППМС центр белән даими элемтәдә тора. Без психологларыбызга киңәшләре өчен бик рәхмәтле.
-
Җиңү парады 07.05.2016
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган Җиңү парады районыбыз авылларында 7 майда үткәрелде. Иң беренче мәктәп укучылары колонна белән матур җырлар җырлап, шарлар тотып авыл әйләнделәр. Анннан соң һәйкәл янына митингка тезелделәр. Тантаналы җырлар, шигырьләр белән бәйрәм дәвам итте. Митингта катнашучыларны район депутаты Шайхеразиев Х. Ш., авыл җирлеге башлыгы Гайсин Р.М. котлады. Сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Авылыбызның бердәнбер ветераны Абдуллин Габделхак бабай үзенең сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Бәйрәм ветераныбыз, тыл ветераннары, килгән кунаклар өчен чәй өстәле артында дәвам итте.
-
"Тынычлык күгәрчене" 06.05.2016
«Без сугыш теләмибез! Безгә тынычлык кирәк!» дигән девиз астында Зур Нөркәй урта мәктәбенең 6 класс укучылары “Тынычлык күгәрчене” дигән акция уздырдылар. Укучылар, бөтен җир шарында тынычлык булуын теләп, авылдашларыбызга үз куллары белән ясаган ак күгәрченнәр бүләк иттеләр.