• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Школы
  • МБОУ «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү учреждениесе"

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт
Телефон: +7(85559)-4-62-42
E-Mail: nurkeevo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большенуркеевская СОШ"
Руководитель: Шайхеразиева Лайля Назимовна
Год основания учреждения: 1919
У нас учатся: 135
У нас учат: 33

2024-2025

Директорлар семинары

Опубликовано: 27.01.2017

26 январь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә “Укытучылар һәм укучыларның бердәм эшчәнлеге-сыйфатлы белем нигезе” темасы астында мәктәп директорларының район семинары үтте. Семинарда мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ахметшина Р.Р., методистлар Хафизова Р.Г., Ахмадуллина А.Ф., 20 мәктәп директоры катнаштылар. Зур Нөркәй мәктәбе семинарга бик яхшы әзерләнгән иде. Балаларның үзенчәлекле сәламләвеннән соң мәктәп директоры Шайхеразиева Ләйлә Назимовна кунакларны мәктәп тормышы белән таныштырды. Аның чыгышы Нөркәй мәктәбе тарихы белән башланды һәм барлык өлкәләрне дә яктыртты. Мәктәпнең материаль – техник базасы елдан-ел яхшыра. 2015, 2016 елларда үткәрелгән ремонттан соң мәктәп танымаслык булып үзгәргән. Кабинетларда да заман сулышы сизелә. Һәр кабинетта интерактив такталар, проекторлар, маркер белән яза торган такталар куелган. Спортзал, медпункт, ашханә, гардероб, холлар –бар да искиткеч. Коридорларда тиешле таләпләргә туры килгән матур стендлар, гөлләр. Мәктәпнең гөрләп яшәве “Минем мәктәбем” видеоролигында да ачык күренә.

 Мәктәп директорлары өчен ачык дәресләр дә күрсәтелде. 2 нче сыйныфта Саетова Лилия Махмутовна әйләнә-тирә фәненнән, 6 нче сыйфта Зарипова Гүзәл Әминовна инглиз теленнән, 7 нче сыйнфта Ахметзянова Диләрә Галимзяновна математика фәненнән һәм 9 нчы сыйныфта Хузина Миләүшә Рафисовна рус теле фәненнән дәресләр үткәрделәр. Бу дәресләр мәктәп директорлары тарафыннан югары бәя алдылар.

Семинар азагына таба иң күңелле чара – “Кабат ачтым мәктәп ишеген...” исеме астында очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәне татар теле укытучысы Зарипова Зөлфия Флюровна алып барды. Бу кичәгә Зур Нөркәй мәктәбендә укып, озак еллар төрле мәктәпләрдә директор вазыйфасын башкарган кешеләр чакырылды. Иске Кәшер мәктәбен җитәкләгән Курмашев Дамир Ядкәр улы, Зур Нөркәй мәктәбен җитәкләүчеләр Хафизов Наил Һади улы, Абдуллин Нур Габделхак улы, Иске Әлмәт мәктәбен җитәкләгән Фаттахов Рәҗәп Сабирҗан улы, Кәүҗияк мәктәбен җитәкләгән Шакирова Фәүзимә Соббух кызы, Шәрләрәмә мәктәбен җитәкләгән Валиев Рамил Әзһәр улы. Мәктәбебез директоры Ләйлә Назимовна да шушы мәктәп укучысы. Кичә һәркем күңеленә хуш килде. Кичәдә элеке елардагы утын кисүләр, эшкә чыгулар, ташкүмер, мазут ташулар, агитатор, лектор вазыйфаларын башкарулар һәм башкалар шаян скетчлар белән искә төшерелде. Элеке директорлар хәзерге директорларга үзләренең төпле киңәшләрен бирделәр, теләкләрен җиткерделәр. Алар үзләренең укыган елларын, эшләгән чорларын бик яратып, сагынып сөйләделәр. Алардан үрнәк алырлык әйберләр бик күп. Без аларның тырыш хезмәтләре алдында башыбызны иябез. Кичәдә директорларга балалар кулы белән ясалган кыңгыраулар бүләк ителде. Кыңгыраулар - мөгәлимнәрнең гомер юлдашлары. Кыңгырау чыңы барыбызны да дәресләргә чакыра, алга әйди.

Мәктәп директорлары семинардан бик канәгать таралыштылар. Тәҗрибә уртаклашу үз югарылыгында үтте.

Онытылмаслык якты хатирәләр

Ераклардан озата киләләр.

Һәр мизгеле изге - бу гомерне,

Яратасың икән син әгәр.

Ераклардан үзләренә дәшкән,

Кыңгыравы гына ни тора!

Күз тигезә күрмәгез сез берүк,

Зур Нөркәйнең белем йортына!

 

 



К списку новостей