муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Чиста ишек алды 21.04.2016
Карлар эреп бетү белән каралты-кура тирәсендә эшләр дә күбәйде. Бакча, капка төпләре, ишек алларын чистарту дисеңме. Авыл кешеләренең җиң сызганып эшкә тотынды. 7 нче сыйныф укучылары Хамидуллина Сиренә, Халиуллина Рузилә, Ситдикова Диләрәләр үзләренең йорт тирәләрен ялт иттереп чистартып та куйдылар.
-
Ветеран китаплар бүләк итте 21.04.2016
Сугыш ветераны Нәкыя Мөхәммәтфатыйх кызы Сәфәрова белән Карашай-Саклау мәктәбе даими элемтәдә тора. 2010 елдан башлап, Казанда яшәүче авылдашыбыз Н.Ф. Сәфәрова мәктәпкә китаплар бүләк итә. Бу атнада килгән китапларның берсе – 2015 елда чыккан «Кто водрузил Знамя Победы над Рейхстагом..» китабы. Укучылар ветеран бүләк иткән китапларны кызыксынып укыйлар.
-
Донорство 20.04.2016
Донорство – одно из важнейших направлений социальной деятельности государства, направленное на охрану здоровья доноров крови и её компонентов.
Чтобы расширить знания о доброте, дать понятие слова «донор», в 6 классе прошёл классный час на тему донорства. Дети узнали о том, что донором может стать любой здоровый человек в возрасте от 18 до 60 лет. Просмотрели презентацию «Дарящие жизнь!». Познакомились с правилами для доноров. Гульзар Алисовна рассказала о первом русском доноре. Им был 19-летний крестьянин Ефим Михайлов. В 1869 году его кровь спасла жизнь женщине-роженице. Первый институт переливания крови был создан в Москве в 1926 году. На мой взгляд, мы выбрали очень интересную и актуальную тему для сегодняшнего разговора.
-
Тукайга багышлап 20.04.2016
Тукай ае кысаларында мәктәптә уткәрелгән чараларда 1-2 класс укучылары да актив катнаша. 20 нче апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар үзләре ятлаган шигырьләрне сөйләделәр, белемнәрен арттырдылар. Сыйныф сәгате «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
-
"ОчУмелые ручки" 20.04.2016
Балаларның буш вакытларын дөрес оештыру, аларның сәләтләрен үстерү максатыннан, Зур Нөркәй урта мәктәбендә "ОчУмелые ручки" түгәрәге эшли. Бүген түгәрәктә балалар "Твори добро" акциясенә катнашып, чәчәкләр ясадылар. Үз куллары белән ясаган бүләкләрне алар өлкәннәргә бүләк иттеләр. Балалар өлкәннәрнең аздан да күңелләре булуына инандылар.
-
Рәсем күргәзмәсе 19.04.2016
Бүген безнең мәктәптә "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Балалар Г. Тукай шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар.
-
Китап күргәзмәсе 19.04.2016
Зур Нөркәй урта мәктәбендә Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар Г. Тукайның төрле чорда чыккан китапларын бик кызыксынып карадылар.
-
Баскетбол 19.04.2016
Команда МБОУ "Большенуркеевская СОШ" заняла второе место в Первенстве Сармановского муниципальнорго района по баскетболу среди девушек 2002 года рождения и моложе
-
Тимурчылык 18.04.2016
Рәшидә апа атна саен
Көтеп ала килгәнне;
Кем яратмасын инде
Килеп хәлне белгәнне?
Без, 6 нчы класс укучылары, 16 нчы апрель көнне тимурчылыкка бардык. Рәшидә апага ишек алдын җыештырырга булыштык. Ул бездән бик канәгать калды.
-
Шахмат ярышы 16.04.2016
15 нче апрель көнне 2 нче номерлы Җәлил мәктәбендә район беренчелегенә шахмат ярышлары булып узды. Безнең мәктәп данын Ишалин Искәндәр, Ибрагимов Исмәгыйль, Гимаев Данис, Мухаметова Рузилә, Салахова Ләйлә якладылар. Ишалин Искәндәр шәхси беренчелектә 3 нче урынга (җитәкчесе Валиев Р.А.), мәктәп командасы 12 мәктәп арасында 6 нчы урынга лаек булды.