муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Эзтабар сафларына кабул итү 23.09.2016
Бүген 22 нче сентябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә беренче дружина сборы үтте. Сборга чаклы һәрбер отряд үз командирын сайлады. Җыен Татарстан варисларынын туган көненә һэм икенче сыйныф укучыларын Эзтабар сафларына кабул итүгә багышланды. Мәктәп бусагасын бер ел элек атлап кергән бу балалар инде матур итеп укырга, чиста итеп язарга, мәктәптә үз -үзләрен дерес итеп тотарга өйрәнделәр. Алар чын Эзтабар булырга әзер икәнлекләрен төрле уеннарда, җәзалар үтәп дәлилләделәр. Дружина сборы Россия һәм Татарстан гимны белән башланды. Тантаналы өлештә сыйныф командирлары рапорт тапшырдылар, аннан соң педагог-оештыручы Хафизова И.Б. Татарстан варислары берлеге оешмасы турында сөйләде . Соббух Рафиков исемендәге дружина сборы бик кызыклы үтте.Икенче сыйныф укучылары галстук тагулары белән һәм Эзтабар сафларына басулары белән бик канәгать калды .
-
"Юлда йөри беләсеңме?" 22.09.2016
21 нче сентябрь көнне безнең мәктәпкә киноучреждение хезмәткәрләре килде. Алар башлангыч класс укучыларына “Юлда йөри беләсеңме?” дип исемләнгән фильм күрсәттеләр. Фильм бик эчтәлекле булды. Соңыннан киноучреждение җитәкчесе Ринат Шарафутдинов балаларга кызыклы уеннар уйнатты. Уенда 2 класс укучысы Шамсутдинова Илзия җиңүче булды. Ул краска белән бүләкләнде.
-
Единый день голосования 22.09.2016
Бөтен ил буенча 200 һәм 2000 сумлык акчаларга бастыру өчен символлар сайлау бара. Бу эштә башлангыч сыйныф укучылары да актив катнаштылар, үзебезнең баш шәһәребезне яклап тавыш бирделәр.
-
Тимурчылык 22.09.2016
Безнең халыкта элек –электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз һәм узебездә шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдырырга тырышабыз. Безнең класста шефлык, тимурчылык эше планлы рәвештә алып барыла. Без, 10 класс укучылары, Суфия әбигә хуҗалык эшләрендә көчебездән килгәнчә булышабыз.
-
Нәсел шәҗәрәңне бел 20.09.2016
Татар халкының бик үзенчәлекле традициясе бар. Ул- нәсел шәҗәрәңне өйрәнү һәм белү. “Җиде бабаңны белү фарыз”, -дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Шул максат белән мәктәбебездә 16 нчы сентябрь көнне Әлмәт шәһәрендә оештырылган “Тамырлар” фонды белән очрашу булды. Аның җитәкчесе Туйкин М.Н. фонд эшчәнлеге белән таныштырды. Ямаева Ә.Ф. 5-8 класс укучыларын нәсел агачын төзергә өйрәтте. Укучыларыбыз “Тамырлар” фонды, Сарман туган якны өйрәнү музее белән берлектә оештырылган “Минем нәсел агачым” конкурсында катнашачакларын белдерделәр.
-
Сайлаулар 19.09.2016
18 нче сентябрь көнне МБОУ “Зур Нөркәй урта мәктәбе”ндә оештырылган Сайлау участогында Россия Дәүләт Думасына сайлаулар үтте. Участок сайлаучылары, югары дәрәҗәдә активлык күрсәтеп, үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәделәр.
-
Мәдәни көндәлек тапшыру 17.09.2016
Зур Нөркәй урта мәктәбенең 2в һәм 3в нче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшыру уңаеннан мәдәни дәрес үткәрелде. Көндәлек бик мавыктыргыч. Укучыларга әти-әниләре белән бергәләп аны тутырырга кирәклеге әйтелде.
-
Мәдәни көндәлек 16.09.2016
Бүген башлангыч класс укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Шушы көндәлек ярдәмендә балалар республикабызның тарихы, мәдәнияте турында тирәнтен мәгълүмат туплаячаклар.
-
Терроризмга-юк! 15.09.2016
Татарстанда сентябрь аенда экстремизмга каршы айлык үткәрү традициягә әверелде. Быел да бу айлык кысаларында мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. 5 нче класста “Терроризмга – юк !” исемле тәрбия сәгате үтте. Класс җитәкчесе Зарипова З.Ф. укучыларга террорчылык турында аңлатты. Үзара дус-тату яшәүгә, бердәмлеккә чакырды. Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты.
-
Сәламәтлек көне 15.09.2016
“Көзге изгелек атнасы” акциясен үткәрү кысаларында , 15 сентябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә сәламәтлек көне узды. Әлеге көнгә багышлап, 9нчы сыйныф укучылары арасында эстафета ярышлары оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар.Нәтиҗә – дуслык җинде!