муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Бәхетле балачак 21.01.2016
1-4 нче сыйныф укучылары "Бәхетле балачак" шөгылендә өйрәнгән әкиятләре белән мәктәп укучылары һәм укытучылар коллективы алдында чыгыш ясадылар. "Башак" рус халык әкиятен (1 кл. укучылары), Абдулла Алишның "Куян кызы" (2 кл.укучылары) һәм "Сертотмас үрдәк" әкиятләрен ( 3-4 кл.укучылары) тамашачылар югары бәяләделәр. Җитәкчеләре - өстәмә белем бирү педагогы Гатауллина Зөһрә Рәхмәтулловна. Укучыларның киләчәктә дә матур спектакльләр белән сөендерүләрен көтеп калабыз.
-
Фоат - Республика олимпиадасы призеры 18.01.2016
8 нче сыйныф укучысы Загриев Фоат география фәненнән фән олимпиадаларының региональ этабыннан призер булып кайтты. Укытучысы- Шафигуллина Әнисә Габделхәмит кызы. Фоатны һәм Әнисә Габделхәмитовнаны зур уңышлары белән чын күңелебездән котлыйбыз!!! Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез Молодцы!!!
-
Фоатка уңышлар телибез!
14.01.2016
8 нче сыйныф укучысы Загриев Фоат география фәне буенча олимпиаданың региональ этабында катнашырга китте. Фоатка зур уңышлар телибез, җиңү белән кайтуын көтеп калабыз.
-
Глава елкасында 07.01.2016
6 нчы гыйнвар көнне мәктәп тормышында актив катнашучы, фән олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре, төрле конкурсларда җиңүче укучылар Лесхоз мәдәният йортында үткәрелгән Глава елкасында булып кайттылар.
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2015
- 26.12.2015
- Бал-маскарад 26.12.2015
-
Тиздән Яңа ел! 24.12.2015
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан призлы урыннар
21.12.2015
"Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар", - ди халык мәкале һәм дөрес әйтә. Белеме булган кеше бервакытта да,беркайда да югалып калмас. Фән олимпиадаларының район туры тәмам. Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән укучыларыбыз тагын 3 призлы урын яуладылар: 6 нчы сыйныф укучысы Муллаянова Алсу татар теленнән 3 нче урын, 9 нчы сыйныф укучысы Шайхлиева алия, татар әдәбиятыннан 3 нче урын, 10 нчы сыйныф укучысы Гибадуллина Инзилә татар әдәбиятыннан 2 нче урын. Молодцы, кызлар! Укытучылары - Муллаянова Т.Т., Нургалиева Г.М.
-
Физика укытучылары семинары 17.12.2015
Бүген мәктәбебездә - физика укытучыларының район семинары булып узды . Семинар "Физика дәресләрендә активлаштыру методларын кулллану" дигән тема астында үтте. Физика укытучысы Гарифуллин Рафис Нәкыйп улы 9 нчы сыйныфта "Математик маятник " дигән темага ачык дәрес, Сабирҗанова Финә Мәгъруф кызы 8 нче сыйныфта "Яктылык безнең тормышта " темасына класстан тыш чара үткәрде. Семинар киңәшмә өлеше белән тәмамланды.