муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Кубок безнеке! 21.03.2016
Мәгариф хезмәткәрләренең волейбол ярышында мәктәбебезнең укытучылар командасы 1 нче урын яулады. Грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр. Чын күңелебездән котлыйбыз!!! Молодцы!!!
-
Волейбол ярышында I урын 19.03.2016
Мәктәбебезнең кызлар волейбол командасы Асрутдинов Н.М. истәлегенә үткәрелгән ярышта II урын яуладылар. Молодцы, кызлар!!! Котлыйбыз!!! Тренерлары - Шакиров Рамил Шамилевич.
-
Сингапур укулары 15.03.2016
ц
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2016
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып.
-
"Нур" драма түгәрәге эшчәнлеге 06.03.2016
"Нур" драма түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз авыл мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" спектаклен сәхнәләштерделәр. Авыл халкы укучыларыбыз чыгышын бик җылы кабул иттеләр. Инзилә Гибадуллина, Илһам Шакиров, Илнар Муллаянов, Алия Халиуллина, Таңсылу Саубанова, Алия Шайхлиева, Гөлнар Шайдуллина һәрберсе үз рольләрен искиткеч зур осталык белән башкардылар. Түгәрәк җитәкчесе Зөһрә Гатауллинаның да спектакльдә катнашуы нур өстенә нур өстәде. Молодцы!!!
-
Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз! 05.03.2016
2000-2001 нче елгы укучылар арасында үткәрелгән волейбол ярышында безнең мәктәпнең егетләр командасы район күләмендә 1 нче урын алдылар. Молодцы егетләр!!! Җиңүчеләрне һәм тренерлары Шакиров Рамил Шамилевичны чын күңелебездән котлыйбыз!!!
-
Кооператив институт вәкилләре белән очрашу 04.03.2016
Бүген 9-11 класс укучылары өчен Казан кооператив институты вәкилләре белән очрашу булып узды. Кадрлар бүлеге җитәкчесе Валиева Илхамия Рахимовна укучыларны уку йорты, керү имтиханнары, белгечлекләр, торак шартлары белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
- 01.03.2016
-
Аҗаган - 2016 26.02.2016
1-11 нче сыйныф укучылары “Десантники” һәм “9 рота” командаларына бүленеп “Аҗаган - 2016” хәрби - патриотик уеннарында көч сынаштылар: стройда йөрү, автомат сүтеп-җыю; турникта тартылу; отжимание ясау; гер күтәрү; пакет эзләү; окоп казу һәм граната ату; кече һәм олы байракларны эзләү; аркан тарту; башлангыч класс укучылары белән чаңгыда эстафета. Барлык уеннарда очколар тигез булып барса да, олы байракка беренче булып “Десантники” командасыннан Дәниф Шарифуллин барып җитте.
-
"Татар егете" бәйгесе 24.02.2016
Татар дисәм мине дөнья белә,
Ул исем бит ташка сырланган.
Шушы исем белән халык гомер иткән
Шатланган да ,янган, сызланган.Татар кызы , татар уллары без,
Саклыйк, яклыйк туган илебезне.
Без, көч биреп яшәтергә тиеш
Җандай газиз туган илебезне.Бүген 8-11 нче класс егетләре катнашында “Татар егете” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 4 егет тапкырлыкта, җитезлектә, осталыкта сыналдылар. Галиев Рәдиф “Иң тыйнак егет”, Гафуров Ильзат “Иң сәләтле егет”, Шакиров Илһам “Кызлар күңелен яулаган егет”, Сабирзянов Ильмир “Иң зирәк егет” номинацияләрендә җиңүче булып танылдылар.