муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Башваткычлар илендә. 08.06.2015
-
География иленә сәяхәт.
05.06.2015
Иртәнге аштан соң, география укытучысы Шафигуллина Ә.Г. белән бергәләп, "География иле"нә сәяхәт кылдык.
Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
Төшке аштан соң , авылыбыз табигатенә сокланып , экскурсиягә бардык.
Туган авылым - тау куенында
Борма инеш буенда.
Кайларга гына барсам да,
Һаман минем уемда.
Хәтфә таулар, зифа таллар,
Җиләкле үзәннәрең...
Синдә генә сихри моңы
Тылсымлы чишмәләрнең.
-
Лагерьның 4 нче көне 04.06.2015
-
Лагерь ачылу тантанасы 03.06.2015
Бүген лагерьны ачу тантанасы булды. Укучылар үзләренең матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен башкардылар, скетчлар уйнадылар.Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте. Кызыклы уеннарга да бай булды әлеге чара.
-
Мәктәп яны лагере 01.06.2015
Бүген мәктәбебезнең 20 укучысы өчен “Кояшкай” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагере үзенең ишекләрен ачты. Укучылар лагерьдагы тәртип кагыйдәләре белән таныштылар. 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан асфальтка рәсем ясау конкурсында катнаштылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 25.05.2015
-
Без хәзер зур үстек, бишенчегә үк күчтек 23.05.2015
-
Соңгы кыңгырау - 2015 22.05.2015
"Саубуллашыр вакыт җитте менә,
Дәреслегем, язу дәфтәрем,
Парталарым, класс бүлмәләрем,
Укытучым, сөйгән мәктәбем.
Кире кайтмас өчен үтте инде
Балачагым, үсмер елларым,
Беренчедән унберенчегә хәтле
Үткәрдек күк бер ел нибары", - дип саубуллаштылар бүген 11 нче сыйныф укучылары Халиуллин Рәнис, Нургалиев Фәнзил, Шаехов Нурдил, Шарафиева Әдилә, Шарифуллина Зилә. Бүген алар өчен мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырады.
Без укучыларыбызга хәерле, матур юллар, киләчәк тормышларында зур уңышлар гына теләп калабыз. Ак юл сезгә, кадерле укучыларыбыз!
-
Мәктәбебез горурлыгы. 18.05.2015
Агымдагы уку елында укучыларыбыз фән олимпиадаларының район турында 10 призлы урын яуладылар. 1 нче урын ияләре 7 нче сыйныф укучысы Загриев Фоат (география) һәм 9 нчы сыйныф укучысы Шакиров Илһам (геология) ;районда үткәрелгән олимпиадада ; җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында катнаштылар. Барлык призлы урын алучы укучылар атналык линейкада тәбрикләнделәр.
Призлы урын алучы укучыларга һәм аларның укытучыларына зур рәхмәт белдерәбез! Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Әмирнең җиңүе 16.05.2015
Бүген Саба гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Фән дөньясына беренче адым" дип исемләнгән проект эшләре конкурсы булды. " Табигать күренешләре" номинациясендә 4 нче сыйныф укучысы Шакиров Әмир 2 нче урын яулады. Укытучысы - Маннанова Нәсимә Ринатовна. Афәрин! Җиңүегез белән котлыйбыз.