муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 22.02.2016
Кадерле ир-егетләр! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.
Ир-ат булса ,хәвеф-хәтәр юк,
Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.
Балаларның—тынычлыгын ,әниләрнең
Саф ягымлы елмаюын саклыйсыз Сез
Атомнарның куәте бар күңелегездә,
Яшибез без һәрчак яклау сездән көтеп.
Җиһан,заман, Ватан,халык—бөтен дөнья
Карый сезгә үзенең сакчылары итеп.
Сез саклыйсыз безне җил-давылдан
Сез барында күңел дә тыныч.
Илен сакларга да баса ир-ат,
Килеп туа калса куркыныч.
Яшәрегез яшь өстәлгән саен,
Яшәү булсын сезгә күңелле.
Безнең өчен ныклы терәк бит сез
Иң зур бәхет шушы түгелме?
Без котлыйбыз сезне чын йөрәктән,
Гөрләп үтсен алгы көнегез.
Ак бәхетләр, шатлык, сәламәтлек ,
Озын гомер сезгә телибез.
-
Кубок безнеке!!! 21.02.2016
Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел тулуга багышланган волейбол ярышыннан безнең мәктәп егетләре командасы 1 нче урын һәм Кубок алып кайттылар . Молодцы егетләр!!! Тренер - Шакиров Рамил Шамилевич. Котлыйбыз!!! Киләсе ярышларда да зур уңышларга ирешүегезне телибез.
-
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел! 15.02.2016
Бүген патриот – шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 118 ел! Шул уңайдан мәктәбебездә М.Җәлилне искә алу кичәсе үткәрелде.
Муса Җәлил дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның “Моабит дәфтәре” циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына,намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде.
-
Котлыйбыз!!! 15.02.2016
Фән олимпиадаларының республика этабыннан тагын бер укучыбыз призер булып кайтты . 10 нчы сыйныф укучысы Гибадуллина Инзиләне һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллаянова Талия Тәлгат кызын зур җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз!!! Молодцы!!! Киләчәктә дә белем үрләрен яулауда уңышлар телибез.
-
Чаңгы юлы-2016 13.02.2016
Бүген "Чаңгы юлы-2016" ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта барлык укучылар, укытучылар коллективы һәм хезмәткәрләр катнашты. Җиңүчеләр грамота һәм акчалата бүләккә ия булдылар.
-
Әлифба бәйрәме 12.02.2016
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең
Син кадерле син туган
Телемнең алтын ачкычы,-дип рәхмәт әйттеләр беренче китапларына 1 нче сыйныф укучылары Булат, Солтан, Мәдинә, Гөлзирә, Елизавета. Беренче укытучылары Нәсимә Ринатовна, әти-әниләре аларга изге теләкләркн җиткерделәр, киләчәктә дә тырышып укуларын, акыллы, тәртипле укучылар булуларын теләделәр.
-
Парламент дәресләре 11.02.2016
Бүген 9-11 нче сыйныфларда "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дигән темага парламент дәресе үткәрелде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Талипов И.М. әлеге төшенчәләрнең үзара бәйләнешен аңлатты. Дәрестә Югары Симет авыл җирлеге һәм район Советы депутаты Хабибуллин Илнур Габизович катнашты һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Патриотик тәрбия айлыгы 09.02.2016
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә!
Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы бара. Шул уңайдан, 10 нчы сыйныф укучылары, ОБЖ укытучысы Закиров Д.Р. белән берлектә, сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган обелискның тирә-ягын кардан чистарттылар, чәчәкләр куйдылар.
-
Юбилеегыз белән! 05.02.2016
Бүген укыту эшләре буенча директор урынбасары Махиева Фәүзия Мәсгутовнага 50 яшь!
Хөрмәтле Фәүзия Мәсгутовна!
Сезне олы бәйрәмегез — 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
Чын күңелдән Сезне тәбриклибез,
Котлы булсын туган көнегез.
Куанычтан –куанычка атлап,
Шатлык чәчеп, бәхет игегез!
***
Һәрвакытта көләч, шат, ягымлы
Сау-сәламәт, таза булыгыз.
Бәхетләрдән-бәхетләргә генә
Алып барсын йөргән юлыгыз.
-
Китаплы гаилә - бәхетле гаилә 22.01.2016
Китап укучылар атналыгы кысаларында, китапханәче Гарипова Лилия Әхмәтовна, "Китаплы гаилә - бәхетле гаилә" дип исемләнгән уен-кичә үткәрде. Кичәдә 2 нче класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнаштылар.